|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2017 Җәмгыять
Кеше ышанмаслык: үзенең авырлы икәнен белмәгән хатын супермаркетта бәбиләгәнАмерикада булган бу хәл. Үзенең авырлы икәнен белмичә йөргән Эшли Миллер-Кросс әнисе белән супермаркетка бара. Кинәт кенә эче авырта башлагач, ул бәдрәфкә керә. Хатын-кызның кычкырган тавышына хезмәткәрләр килеп җитә, эшне аңлап, тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта. Шулай, гадәттән тыш хәлдә көе, бу хатын 3,6 килограмм авырлыктагы сау-сәламәт малай таба. Ун ай элек кенә бәбиләгән Эшли үзенең янә авырга узганын белми калган икән. Сәер дә, сөнечле дә вакыйгадан соң, кибет хезмәткәрләре бәхетле гаиләгә бер елга җитәрлек подгузниклар бүләк итә. Эшли кибеттә фотосессия дә оештыра. Сабыйның әлеге фотосы 16 мең “лайк” җыеп өлгергән инде, дип яза deti.mail.
--- |
Иң күп укылган
|