|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2017 Сәясәт
Без белгән Фәрит Мөхәммәтшинның билгесез якларыТатарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның альбомында 70 ел эчендә шактый күп фото җыелган: аклы-каралысы да, төслесе дә, вакыт сөременнән саргаеп беткәннәре дә җитәрлек. Төсләре әһәмиятле түгел, иң мөһиме – аларның һәркайсында ил һәм республика тормышын төбе-тамыры белән үзгәрткән тарихи вакыйгалар, шатлык-куанычлар, кайгы-борчулар чагыла. Фәрит Хәйруллович үзенә 70 яшь тулганда, саллы альбомындагы фотосурәтләрен тагын бер кат күздән кичереп, тормыш сәхифәләрен барлады. “Тавышланмагыз, әтиегез кайта!” Әнием Маһинур Мирзиян кызы бик йомшак кеше иде. Балачакта, безне тынычландырыр өчен: “Тавышланмагыз, әтиегез кайта!” – дип бер әйтүе җитә иде. Гаиләдә әти сүзе зур көчкә ия булды. Республиканың сәүдә министры булып эшләгән вакытым иде. Миңа яңадан Әлмәткә партиянең шәһәр комитеты секретаре вазыйфасына кайтырга туры килде. Әти бу турыда радиодан ишетеп белгән, аңа ул вакытта 80 яшь иде. Кайтып кердем, исәнләштек. СССР Конституциясенең партиянең идарә итү роле турындагы 6 пунктының гамәлдән чыгарылган вакыты. Әти, каш астыннан гына карап: “Партияне таратырга кайттыңмы, эшләргәме?” – дип сорады. “Район эшен җайга салырга дип кайттым”, – дидем. “Кара аны, кесәдәге борчакны идәнгә чәчү җиңел ул. Яңадан җыеп бетерә алмассың. Йөземә кызыллык китермәслек итеп эшлә. Килештекме?” – дип, әти миңа үзенең фатыйхасын бирде. Әтинең фронттан кайткан куен дәфтәрен кадерләп саклыйм. Анда аның эшлисе эшләре, җыелышлар барышында туган уйланулары, шәһәр һәм районның проблемалары тәфсилләп язылган. Ничек яшәргә һәм эшләргә кирәклеген өйрәтүче иң яхшы кулланма (инструкция) бу минем өчен.
“Шулай кирәк сиңа” Әти хезмәт хакын әйбәт ала башлагач: “Әйдә, сиңа баян алып бирәбез”, – дип әйтә башлады. Ә миңа бүтән нәрсә – велосипед кирәк. Ялына торгач, “Пенза” дигән яшел сәпит алдырдым. Өч көннән соң ипигә баргач, кибеттән чыксам, велосипедтан җилләр искән. Елар дәрәҗәгә җитеп, өйгә кайтып кергәч, әти: “Шулай кирәк сиңа”, – диде. Милиция башлыгы янына бардык. Ул: “Һи-и, андый табылдык велосипедлар белән милициянең ишегалды шыплап тулган, җаныгыз кайсысын тели, шунысын алыгыз”, – диде. Әтием ризалашмады, мин дә бүтән велосипед сорамадым. “Без бит шыпырт кына...” Түгәрәк җитәкчесе бик елгыр кеше, безне җеназаларда уйнарга алып йөри иде. Шәһәрдә без бит – бердәнбер оркестр. Җеназа маршы өчен биш уен коралы да җитә. Оркестрда мин иң кечкенәсе, әмма минем уен коралыннан башка һичничек булмый. Безнең өйдә телефон юк иде, җеназага барасы булса, минем арттан кеше җибәрәләр. Уйнап бетергәч, җитәкчебезгә акча түлиләр, безгә дә өлеш чыга. Пионерлар йорты җитәкчесе: “Нинди тузга язмаган кәсеп белән шөгыльләнәсез?!” – дип канәгатьсезлек белдерсә дә, түгәрәк җитәкчесе: “Без бит шыпырт кына...” – дип тынычландыра иде.
“Үз урыныңа калдырырлык кеше бармы?” Казанга иртәнге тугызга барып җитәр өчен, иртәнге дүртенче яртыда юлга чыгарга кирәк. Луиза каршы килеп тормады: хәрби хатыны сыман андый кинәт һәм ашыгыч сәфәрләргә күнеккән иде инде. Казанга барып, барлык мәсьәләләрне хәл иттем. Икенче көнне Югары Совет утырышында мине Министрлар Советы рәисе урынбасары вазыйфасына расларга тиешләр иде, ә төнлә апам чылтыратып: “Әтине машина бәрде”, – дип котымны алды. Әти кич даруга дип чыккач, аны машина бәреп китеп, йөртүчесе качкан. Әти, кешеләр күреп алганчы, төнгә кадәр юл буенда яткан. Миңа нишләргә? Инде Әлмәткә кайтырга дип җыенган идем, баш табибка чылтыратып, әтинең хәлен белештем. – Аягы белән кабыргасы сынган. Борчылмагыз, бар да әйбәт булачак, – дип тынычландырды ул мине. Икенче көнне, Югары Совет минем кандидатураны раслау белән, Әлмәткә юл тоттым. Вице-премьер булуым менә шундый шартларда үтте. Әлеге чибәр туташ белән күпмедер вакыттан соң уртак танышларыбызның туенда очраштык. Дус кызы белән соңарып килгәнен хәтерлим. Булачак хатыным Луиза белән шул мәҗлестә якыннан таныштык та инде. Бөтен Әлмәт аша аны өенә кадәр озаттым. Ике ел йөргәч, өйләнешеп тә куйдык. Тигез мәхәббәт белән ике бала үстердек, улыбыз Дамирның һәм кызыбыз Лилиянең хәзер үз гаиләләре бар инде.
“Күпме яшь кешенең гомерен саклап калдык” Армиядә чакта чөгендер дә алдык. Суык булса да, өстебездә – пилотка белән гимнастерка гына. Әле ярый Пенза апалары бишмәт белән оек биреп, хәлебезне җиңеләйттеләр... Тик без күргәннәр солдат аналарының кайгысы белән чагыштырырлык та түгел. Нурлатта командировкада идем. Карыйм, бер подъезд янында ике табут. Чечняга җибәрелгән егетләр өч айдан соң сугышта һәлак булганнар икән. Аларны соңгы юлга озатканда, әниләренең өзгәләнүләре йөрәгемә үтеп керде. Яныма килеп, миңа үпкәләрен дә белдерделәр... Ә мин нишлим соң? Икенче көнне эшкә килдем дә, бу хакта депутатлар белән фикерләштем. Татарстан егетләрен сугышка бүтән җибәрмибез, бу хакта парламент карары булырга тиеш дип килештек. Дәүләт Советы утырышында бик җитди сөйләшү булды. Нәтиҗәсе – 1999 елның 15 сентябрендә Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылышны туктату турында карар кабул ителде. Документның беренче пунктында, 1999 елда армиягә алынган егетләр, “кайнар нокталар”дан үз хәрби частьләренә кайтканчыга кадәр, Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылышны туктатып торырга, дип язылган иде. Моннан тыш, республика гражданнары хәрби хезмәтне Төньяк Кавказда һәм бүтән “кайнар нокта”ларда үз теләкләре һәм контракт нигезендә үтә алалар, диелгән иде. Дәүләт Советы шундый Карарны кабул иткәч, иртән илнең оборона министры чылтыратты. – Сез нәрсә эшлисез? Ил чиген руслар гына сакларга тиешме әллә? – диде. Мәскәүгә барып, оборона министры белән очраштым. Озак кына сөйләшкәннән соң, ул, Дәүләт Советына беренче ел хезмәт итүчеләрне сугышка җибәрмәү турында телеграмма юллармын, диде. Телеграмма килеп җитте, әмма депутатлар ышанмый, приказның күчермәсен сорыйлар. Вәзгыятьне тикшерү өчен, сугыш барган җиргә бер төркем депутатларны җибәрдек. Татарстаннан анда беренче елын хезмәт итүче 42 егет барлыгы ачыкланды. Безнең тикшерүдән соң аларны һәм бүтән яшь солдатларны тынычрак җирдәге частьләргә җибәрделәр. Күп тә үтми, миңа рәхмәт сүзләре белән телеграммалар, хатлар килә башлады. Татарстаннан гына түгел, Саратов, Волгоград, бүтән шәһәрләрдән: “Безнең балаларны яклаганыгыз өчен рәхмәт, беркем дә алар турында уйламый, ә менә сез, татарстанлылар, кайгыртасыз”, “Улымны Чечнядан кайтардыгыз, шөкер, исән булыр”, – дип яздылар. Күпме яшь кешенең гомерен саклап кала алганбыз. хатыны Луиза ханым белән. “Истәлеккә калсын” Спектакль бик уңышлы узды, зал авторны да, артистларны да озак алкышлады. Соңыннан без артистлар янына кердек, рәхмәтләребезне әйттек, шактый вакыт сөйләшеп утырдык. Алдагы атнаның пәнҗешәмбесендә, 2012 елның 26 апрелендә, парламентның егерме сигезенче утырышы булды. Туфан абый татар язмышына, теленә, мәдәниятенә кагылышлы искиткеч тәэсирле чыгыш ясады, программага нигез итеп алырлык фикерләр әйтте. Парламент залында сирәк була торган хәл: әлеге чыгыштан соң депутатлар Туфанга озаклап кул чапты. Ул алкышларны мин хәзер дә ишетәм кебек... “Волга” “җене” кагылган Тормышымда машина белән нинди генә хикмәтле хәлләргә юлыкмадым: кар көртләренә дә барып кердем, ватылып, Кама елгасы аша боз кичүендә дә төн кундым... Ә иң истә калган вакыйга болай булды: миңа ДОСААФта курсантларны машина йөртергә өйрәтергә рөхсәт бирделәр. Шулай машинада йөрергә чыккач, бер тизлектән икенчесенә күчергәндә, бер курсантның машинасы тимер юл кичүендә сүнеп калды. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта поезд килеп чыкты. Машинаны рельслардан көч-хәл белән чыгардык. Бу миңа гомерлек сабак булды, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген, кем әйтмешли, колагыма киртләп куйдым. Язманы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хезмәткәре Линар ЗАКИРОВ әзерләде.
Линар ЗАКИРОВ |
Иң күп укылган
|