|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2009 Җәмгыять
БУ ДӨНЬЯНЫҢ ЭШЛӘРЕ, ШЫК-ШЫК ИТӘ ТЕШЛӘРЕ....Көннәре дә көн ише генә түгел бит аның, бер җылыта, бер суыта, иртән өскә ни киеп чыгарга да белгән юк. Тун кисәң – эссе, пәльтә кисәң – суык. Эштән кичен арып кайтып, суыткычка карагач, тагын бер җыенып чыгып китәсе булуы ачыкланды: май алырга онытылган икән. Эльвира бу юлы әнисен дә иптәшкә димләде, икәүләшеп кибеткә барып кайтасы булдылар. Хатын-кызны үзегез беләсез инде: майга дип барып, күлмәк киеп карарга булдылар болары да. Шөкер, хәзер бит бер түбә астына кибетләрне төрлесеннән берләштерделәр: ризыкны да, кием-салымны да бер кибеттән алып була. Кергән-кергән инде конфискатка да сугылып чыгасы итте Эльвира. Күрәчәк арттан этәчәк, ди бит: артына борылып карагач, тораташ булып катып калды ул бер мизгелгә. Конфискатның нәкъ түр почмагында, оекбашлар, эчке киемнәр арасында аның туны эленеп тора. Әйе, әйе – Эльвираның туны, муенында зур төлке якасы, ни хикмәт, бәясе дә бар – 11 мең сум тора. Янында әнисе булмаса, егылып та киткән булыр иде бер мәлгә...
Дүрт ел ярым элек кичергән тетрәнүне Эльвира тагын бер тапкыр йөрәге аша уздырды. Әтиләре иртүк эшкә чыгып киткәндә ишекне үз ачкычы белән бикли, ә өйдәгеләр йоклап кала. Ул көнне Эльвираны каршы яктан күрше ире кереп уятты. Иртәнге җиде, “ишегегез ачык бит, алып чыгып китәләр үзегезне дә”, ди күрше. Эльвира тиз генә әнисен, ирен уятты: алар тынычлап иртәнге йокыларын йоклап яткан арада, ватып ачып кереп, ишек алдындагы бүлмәдән (ягъни прихожаядан) барлык кием салымны караклар урлап чыккан. Бүлмә чип-чиста! Эльвира пөхтәлекне ярата, аларда аяк киемнәре дә матурлап коробкаларга тутырылган, каракларның кулы гына җитмәгән инде, сыйса аларын да алып чыгып киткән булырлар иде.
Кыш уртасында барлык кышкы киемнәрен шулай урлап киткәннәр... 02 буенча килгән оперативниклар “Әле ярый йоклап калгансыз. Әнә күршедә генә бер әби чыккан булган, башына берне тондырганнар, – без мәет өстенә барып кердек” дип тынычландырган боларны. Милиция кайнар эздән каракларны тота алмаса да, гариза әле бүгенгә кадәр тузан җыеп сейфта ятты, милициянең эше баштан ашкан бит, көн дә үтереш булган чакта...
Инде яралар төзәлгән, нервлар тынычлангач, һәм менә сиңа -кабат тун... Сатучы өр-яңа тун, ди. Ә Эльвира бит алган һәр киемен үзгәртмичә кими. “Мелита”дан алган бу тунына да билбау куеп, эчке җөйләрен үз куллары белән тегеп чыкан иде. Тунның бар “сер”ен дә белә, ә сатучы ханым һаман да үзенекен тәкрарлый, өр-яңа, ди. Эльвира озак уйлап тормыйча, милициягә чапты: гаризадан тузанны селкер вакыт җитте ахрысы. Дулкынланудан сулышы капкан, күзләре шар ачылган хатын хәлен сөйләп биргәч, милициядәге дежур лейтенантның инде болай да шактый гына салынган бит алмалары, тәмам иңбашларына ук асылынып төшкән: никадәр авыр җинаятьләрне күргән милиционер бу вакыйгага үзе дә шаккатып калган...
Хәзер Эльвира “тун вакыйга”сының ахырына чыкмакчы булып йөри. Әлбәттә, ул дүрт елдан артык әллә кемнәр кулы аша узган “өр-яңа” тунын кире алырга теләми, бары тик каракларның табылуын тели, кибетләрдә урланган кием-салым сатылуының сәбәпләрен дә белеп тору комачауламас иде.
Йомгаклап шул: кайчандыр югалткан берәр нәрсәгезне кибет киштәсендә күреп шаккатмагыз, була торган хәл....
Ләйсән ХАФИЗОВА |
Иң күп укылган
|