поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
13.06.2017 Шоу-бизнес

Күп балалы әти Илнар Сәйфиев: «Сабыйларны башка кешегә ияләштереп, Ләйсәнемнең күңеленә яра саласым килми»

Күптән түгел Сәйфиевлар гаиләсе берьюлы ике кешегә тулыланды. Ләйләгә әти-әнисе иптәшкә игезәк энекәш белән сеңлекәш алып кайттылар. Хәзер җырчының йорт түредә ике талбишек эленеп тора. Сабыйларга Аяз һәм Айзилә дип исем кушканнар.

Әти кеше зур батырлык кылган ананы лаеклы каршы ала: Ләйсәнгә ул Toyota RAV4 автомобиле бүләк итә.

- Соңгы вакытта Сезне иң сөендергән вакыйга?

- Әлбәттә, балаларым тууы. Әти булу – иң зур хыялым иде. Үз оябызны үзебез корып, шул ояга башта Ләйләбезне алып кайттык. Ә быел "ләкләк" безне икеләтә сөендерде, гаиләбез ишәйде. Миңа калса, иң сөендергән вакыйгалар бары тик гаилә белән генә бәйле була ала. Фатир алу, машина яңарту бер ничек тә мөһимрәк була алмый. Әлбәттә, көнкүреш тормышта да үсешләр булырга тиеш. Эштәге уңышлар, исемнәр алу - ул да күңелле, әмма гаилә туу, бала туу - тагы да күңеллерәк дип әйтәсем килә.

1 июнь көнне өлкән кызыбызга 3 яшь тулды. Аның туган көне Балалар көненә туры килә. Һәр айның беренче көнен бик якын кабул итәм: "Менә, кызым тагы бер айга үсте", - дим. Балаларны бик яратам, гастрольләргә китеп, берничә көн күрмәсәм, ул көннәр елларга тиң.

- Хатыныгыз берүзе җитешәме? Сез ярдәм итешәсезме?
- Ул җитез хатын! Әлегә әби ярдәм итә. Мин күбрәк эштә, Сабантуйлар чоры бит. Аннары, җәен болай да эш күп, вакыт тыгызрак. Өйдә булган вакытта, әлбәттә, ярдәм итешәм: кирәк икән – йоклатам, саф һавага алып чыгам... Балаларны Ләйсән үзе карыячак, няня ялламыйбыз. Сабыйларны башка кешегә ияләштереп, күңеленә яра саласы килми. Миңа калса, бала янында әни булырга тиеш.

- Гаиләгез ялларны ничек уздыра?

- Җәен еш кына табигатькә чыгабыз, су буена коенырга, кызынырга йөрибез. Чит илгә күптән чыкканыбыз юк, балалар белән куркыта.
 

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 12.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы