поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр дә нәчәлнигыгыз сезгә хезмәт хакын арттырам дип әбищәйт иткән икән, димәк, арттырачак, ел саен исенә төшереп тормагыз!

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
11.06.2017 Дин

Яңавыл мәчете манарасына ай урнаштырырга поп та килде (ФОТО)

Балык Бистәсе районы Яңавыл авылында бүген 11 июнь көнне мәчет манарасын күтәрделәр һәм ай куйдылар. "Матбугат.ру" хәбәрчесе әлеге чарага очраклы рәвештә эләкте. Һәм барысын да фотога төшерде.

Яңавылда бүген 25ләп хуҗалык исәпләнә. Авыл мәчете эшмәкәр һәм депутат Альберт Фәхретдинов тырышлыгы белән төзелгән. Манара куюда ул үзе дә бар иде.

Манара һәм ай куйганда авыл ир-атлары һәм район имамнары тәкъбир әйтеп тордылар.

Чарага Мамадыш районы Баскан авылыннан җырчы Илдар Хуҗа да килгән иде. Ул Яңавыл мәчете имамы Рамазан хәзрәт белән Россия Ислам университетында бергә укыган.

"Рамазан хәзрәт белән бик дус яшибез, бер-беребезгә булышабыз", - диде Шомбыт авылы чиркәвеннән килгән Александр атакай.

Шомбыт, Яңавыл һәм Яңа Сала авыллары бер-берсенә бик якын урнашкан. Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус яши.

Шушы төбәкне актив өйрәнүче тарихчы Нурулла Гариф (сул якта). "Яңа Сала авылы тарихы турында китабым әзер, шуны чыгарасым бар", - диде ул.

Әлеге эшләрне башкаручы техникага "Кулон-Агро" дип язылган иде.

Отец Александр һәм дипломлы теология белгече Илдар Хуҗа төрле диннәрнең аермалыгы турында сөйләшә. Сүз уңаеннан, әлеге чарага Отец Александр хатыны һәм балалары белән килгән иде.

Балык Бистәсе районында 40тан артык мәчет бар. Бу фотода шул мәчетләрнең имамнары.

Фотога төшкәндә имамнар Отец Александрны да үз яннарына чакырды. Әлге 25 хуҗалыклы авылда мәдрәсә дә бар. Мәчет манарасына ай куелгач, имамнар шул мәдрәсәгә кереп киттеләр. Монда районның дин әһелләре җыены узды.

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы