|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2009 Бәйрәм
"ТАТАРСТАН – ЯҢА ГАСЫР" ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕНДӘ ЯҢА ЕЛ ПРЕМЬЕРАСЫ!21 нче декабрьдә безнең каналда Яңа елга багышланган махсус "Хуш киләсең!.." дигән проект старт алачак. Аның кысаларында иң якын кешеләрен һәм туганнарын Россия, Германия, Литва, Израиль һәм Латвиядә яшәүчеләр дә котлый алачак. 21 нче декабрьдән алып 30 нчы декабрьгә кадәр "Татарстан – Яңа Гасыр" каналында күрсәтеләчәк Яңа ел тапшыруы 2010 елны ничек итеп күңелле каршы алу турында булачак. Студия кунаклары (татар эстрадасы йолдызлары, Татарстанның танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләре) алып баручылар белән бергә бәйрәм киеме сайлаячак, бәйрәм табыны әзерләячәк, балалар бәйрәмен күңелле итеп үткәрү өчен сценарий да язачак. Тамашачылар белән турыдан-туры эфирда (843) 570-50-75 телефон номеры аша аралашу да каралган. Туганнарны һәм якын кешеләрне SMS җибәреп тә котларга мөмкин. Сез җибәргән котлау шунда ук телевизор экранында күренәчәк!
Яңа проектны "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесенең иртәнге эфирында эшләүче Илдар Кыямов, Гөлназ Рәхмәтуллина, Эльнар Яркәев, Люция Нотфуллина, Раил Өметбаев һәм Роза Әдиятуллина алып барачак. "Хуш киләсең!.." тапшыруын 21-30 нчы декабрьдә 18 сәгатьтә карамый калмагыз!
SMS-котлауларны 4448 кыска номерына җибәрегез (бу номер бары тик Россия Федерациясе абунәләре өчен генә эшли. Бер котлау, уртача, 80 сум тора). Германия абунәләре өчен номер – 82300 (бәясе – 1,99 евро). Литва абунәләре өчен номер – 1624 (бәясен элемтә операторына белешегез). Израиль абунәләре өчен номер – 4070 (бәясе – 10,00 ILS). Латвиядә яшәүчеләр өчен номер – 1824 (бәясе – 1,28 LVL). Котлау "TNV" сүзеннән башланырга тиеш.
|
Иң күп укылган
|