поиск новостей
Көн мәзәге
  • –  Россия кешесе футбол буенча дөнья чемпионатында җиңү яулагач нишли?
    –  Компьютер уенын сүндереп йокларга ята.
Бүген кемнәр туган
  • 07 Октябрь
  • • Данис Хәйруллин - шагыйрь
  • • Данил Салихов - язучы
  • • Рәшит Бәшәр - шагыйрь
  • • Әлфәт Закирҗанов - әдәбиятчы
  • • Владимир Путин - дәүләт эшлеклесе
  • • Айгөл Рәхимова - җырчы
  • • Яна Батыршина - гимнастка
  • • Руслан Нигъмәтуллин - футболчы
  • • Зифа Кадыйрова - язучы
  • • Әнәс Әскәров - медиаменеджер
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
09.06.2017 Мәдәният

Тинчурин театры футбол буенча FIFA Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә 10 спектакль күрсәтәчәк

18-29 июньдә, футбол буенча FIFA Конфедерацияләр Кубогы вакытында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры казанлыларга һәм башкала кунакларына 10 спектакль күрсәтәчәк. Спектакльләр рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Касса телефоны: 8(843)238-56-17

Спектакльләр циклы сезон премьерасы  – Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясе белән башланып китә һәм төгәлләнә. Дүрт дус егетнең җәйге маҗаралары турындагы әлеге заманча спектакльне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерде. Театр сәхнәсендә чагыштырмача аз вакыт уйналуына карамастан, тамашачы комедияне инде яратып өлгерде. Спектакльне 18 һәм 29 июнь көннәрендә тамаша кылырга мөмкин булачак:

     Электрон билет: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/461

19 июньдә “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясен карап булачак. Пьесаны театрның баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән. Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылык, гармонияле актерлар ансамбле һәм Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльне уңышлы һәм халыкчан итеп танытты.

Электрон билет: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/453

20 июньдә “Мәхәббәт баскычы” комедиясе күрсәтеләчәк. Көлкеле вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга, күңелдә якты өмет уятырга ярдәм итәр. Спектакльнең режиссеры – Рәшит Заһидуллин.


  Электрон билет: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/462

21 июньдә театр сәхнәсендә “Алтын көз” комедиясе куела. Традицион халык лирикасын, яшьлек дәртен, иң мөһиме күңел күтәренкелеген чагылдырган әлеге спектакль, сәхнә осталарының ачыктан-ачык сөйләшүе аша, тамашачыларга гомер көзенең ни икәнен бәян итә.

  Электрон билет: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/463

22 июньдә театр сезон премьерасы – “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк.  Спектакльнең яңа куелышы күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышлана. Төп рольдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.

  Электрон билет: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/460

23 июньдә Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” спектакле була. Комедия жанрындагы әлеге спектакль 6 яшьтән өлкәнрәк тамашачыга исәпләнгән, шуңа да аны бөтен гаилә белән килеп карарга мөмкин. “Эх, алмагачлары!” юмор, кешелеклелек белән сугарылган, ул кәефне күтәрә һәм күңелдә уңай тәэсирләр калдыра. Спектакльнең режиссеры — Рәшит Заһидуллин.

  Электрон билет: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/458

 25 июньдә Хәй Вахитнең “Кияүләр” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Инде нишләргә? Кунаклар киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк… Җырлы-биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли.

  Электрон билет: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/464

26 июньдә театр Исламия Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде...” спектаклен тәкъдим итәргә ниятли. Озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми уйналган, әлеге мелодрама бу көнне тамашачыларны кабат сөендерәчәк.

  Электрон билет: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/465

28 июньдә тамашачылар К. Тинчуринның “Назлы кияү” спектаклен карый ала. 1915 елда иҗат ителгән әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Бай кияү өйләнергә җыенуын белдерә. Күңеленә хуш килгән кәләшне табып биргән кешегә исә алтын бизәнү әйбере вәгъдә итә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. Спектакльне сәхнәгә Рәшит Заһидуллин куйган.

  Электрон билет: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/466


 

---
Тинчурин театры
№ --- | 09.06.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы