поиск новостей
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Март
  • Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) - язучы
  • Илья Никулин - хоккейчы
  • Госман Бакиров (1896-1982) - балалар язучысы
  • Фәхрелислам Агиев (1887-1938) - язучы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
09.06.2017 Матбугат

“Бердәмлек” быелгы матбугат фестивалендә катнашмавының сәбәбен аңлатты

“Бердәмлек” өлкә татар газетасы апрель аеннан үзенең 28нче елын саный башлады инде. Хәзер ул, типография, почта чыгымнары елдан-ел үсеп, язылу хаклары артып торуга карамастан, укучыларына 2600 данә тираж белән барып ирешә. Бу, беренче карашка аз булып күренсә дә, күп рус телле басмаларның тиражы белән чагыштырганда, аларның шул кадәр укучылары да юк.

Кайбер газеталарга бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләрне түрәләр мәҗ¬бүри яздыралар, ә күп очрак-ларда тиражларның зур өлеше төрле оешмаларда, ки¬бетләрдә бушлай таратыла. Кайбер урыннарда андый басмаларның өеме-өеме белән укучыларын көтеп ятуларын үзем күргәнем бар.

Заманында "Самарада иң күп - унбишләп милли мәгъ¬лүмат чарасы чыгарыла", - дип шапырынып сөйләүче түрә¬ләр авызларын ябарга мәҗбүр. “Бердәмлек”тән башка милли басмаларның кайсысы басыла икән? Баш мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетованың фидакарьлеге нәтиҗәсендә ике-өч айга бер тапкыр 300 данә тираж белән генә әлегә дөнья күрүче “Ыргыз” башкорт газетасымы? Әллә Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте, әллә өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе басмасымы икәнлеген белмичә, юнәлешен дә, укучыларын да югалткан “Сәлам” газетасамы? Моңа кадәр атнасына бер мәртәбә чыгып торучы чувашларның “Самар-Ен” газетасы да үткән елның икенче яртысында тукталды. 2016 елда эрзя-мордваларның “Валдо Ойме” газетасының да бары өч саны гына чыккан диләр. Ә быел бу турыда бернинди хәбәр дә юк әлегә. Башка милли газеталарның үзләре генә түгел, тиздән исемнәре дә онытылыр кебек.

Башка елларда да милли газеталарга яшәү җиңел түгел иде, ә быел алар бөтенләй мөшкел хәлгә калды. Өлкә губернаторы администрациясенең мәгълүмат сәясәте департаменты, мә¬сәлән, “Бердәмлек”кә тиешле матди ярдәмне апрельдә, аннан майда, июньдә бүлеп биреләчәк дип вәгъдә итеп торды. Ә хәзер инде июль-август айларында гына булачак, диләр. Янәсе, Россия Федерациясе хө¬күмәте карары нигезендә, грантлар һәм субсидияләр бүлеп би¬рү кагыйдәләре үзгәргән. Шу¬лар¬ны өл¬кә хөкүмәте карарына кертмичә, моны берни¬чек тә хәл итү мөмкин түгел икән.

Май ахырына кадәр “Бер¬дәмлек” подпискадан кил¬гән акчага очын-очка ялгап килде. Хәзер исә, бер¬ничә кешегә генә калган хезмәткәрләребезгә хез¬мәт хакын, типография чыгымнарын түләмичә яшәргә мәҗбүрбез.

Өлкә түрәләре газета чыгару эшенең туктаусыз хезмәт булуын, басманы өйләренә язды¬рып алучыларның аны атна саен көтеп торуларын бел¬миләр, яисә белергә телә¬миләр, кү¬рәсең. Бюджет акчаларын бүл¬гәндә дә, артык нык санап тормыйча, халык әйтемен бер¬никадәр үзгәртеп “кемгә бүредәй, кемгә шүредәй” дигән принципны кулланалар төсле.

Шуңа күрә “Бердәмлек” газетасы 24 ел буена үткәрелеп килгән Матбугат фес¬тивалендә быел беренче мәртәбә катнашмады да инде. Югыйсә, без анда үзебезне “чума вакытында күңел ачу мәҗлесе”ндәге кебек хис иткән булыр идек. “Халыклар дуслыгы йорты” мәйданчыгындагы өстәлләрдә “Самар татарлары” журналлары, “Сәлам”, “Ыргыз”, “Валдо-Ойме” газеталары тезеп куелган булган. Чуваш, белорус халыклары үзешчәннәре чыгыш ясаганнар. Нәрсә дисәң дә, бәйрәм инде ул.

Ә “Бердәмлек” газетасы укучыларыннан без гафу үтенәбез. Әгәр бүгенге кыен хәлебездән исән-имин (без аның юлларын эзлибез) чыга алсак, безнең һәм сезнең бәйрәмнәребез һәм фес¬тивальләребез алдадыр әле.

Бөтен өметебез сездә, хөр¬мәтле укучыларыбыз! Сез “Бер¬дәмлек” газетасына никадәр күбрәк язылсагыз, аның гомере дә шул кадәргә озын¬рак булачак. Юкка гына халык: “Бердәмлек”тә - көч” дип әйтми торгандыр. Бердәм булыйк, бергә булыйк, бер-беребездән аерылмыйк, ташлашмыйк, туганнар.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 09.06.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы