поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
Архив
 
09.06.2017 Язмыш

Тол хатыннан ачык ХАТ

«Ахырзаман алдыннан ирләр сугышсыз кырылыр», – дигән борынгылар. Әлеге сүзләргә инанырлык дәлилләр туып кына тора. Тормыш терәген югалтып, пар канатсыз калган олы йөрәкле ханымнарга теләктәшлек итеп, ярдәм кулы сузасы урында аяк чалып, нахакка гаепләүдән чирканмаучылар да җитәрлек.


Шундыйларның корбаны булып, сынмый-сыгылмый калган Зөләйха ханым:
– Бу хакта күптән язасым килеп йөри иде, – дип башлады сүзен. – Мин инде 20 еллык «стаж»ы булган тол хатын. Ирем йорт салып кергәннең икенче көнендә бакыйлыкка күчте. Йөрәк, диделәр. Хәсрәт тулы күңелем белән дүрт баламны кочаклап, 40 яшемдә япа-ялгыз калдым. Көне буе эштә, аннары йорт төзү белән мәшгуль, бернинди ял күрмәгән иремнең китеп баруы минем тормышны ике өлешкә бүлде: аның белән булган һәм ансыз көннәргә. Бер мәл тормыш туктагандай булды. Ул вакытта әти-әнием дә исән-сау иде, туганнарым да, дуслар да җитәрлек иде. Иремне соңгы юлга озатканда ярдәм дә итештеләр, әмма икенче көнне үк мин дөньядагы иң оятсыз, ирен сакламаган, аны вакытыннан алда гүргә керткән ялгыз хатынга әйләндем дә куйдым. Ятлар бер хәл, тик якыннар авызыннан да ишетү авыр булды. Иремнең үлемендә мин гаепле булганмын... Әлеге гаделсез тормыш сабагын татыган, минем кебек ялгыз калган хатын-кызлар бәлки минем ачык хатымны укып, юаныч табар, ә белер-белмәс нахакка гаепләүчеләрнең күңелендә бәлки рәхим-шәфкать уяныр, – диде ул, яшьләрен сөртеп...

«Хөрмәтле һәм гыйззәтле гаеп итүчеләр! Мин дә, һәркем кебек, бәхетле булыр өчен туган идем. Үзем яраткан кеше белән гаилә корып, күп итеп бала үстереп, үзебез салган нигездә тигез, матур гомер итү иде хыялым... Авырлыклар белән булса да, хыяллар чынга аша сыман иде. Тик биш ел буе тиенен тиенгә җыеп, беркем ярдәменнән башка салып чыккан өйдә гөрләшеп, пар канатлы булып яшәргә насыйп булмады. 45 яшендә ирем китеп барды, ә мин гаепле булып калдым! Ни өчен дисезме? Ирем исән калып, мин үлмәгәнгә, мөгаен! И кешеләр, күз алдыгызга китерегез инде, мин киткән булсам, сезгә җиңелрәк булыр идеме? Ятим калган дүрт баланың башыннан сыйпап, мескен иргә жәлли-жәлли хатын эзләү сезгә, әлбәттә, күбрәк канәгатьләнү хисе китергән булыр иде... Тик нишләтәсең, тәкъдирдә шулай язылган булган. Әниле бала ятим булмый, диләр, димәк, Ходай миңа гомер биреп, балаларымны ятим итмәгән. Әтисез үсү җиңел булгандыр димим, тик балалар күңелендә әтиләре рухын сүндерми, төрле хәлләр туганда: «Әтиегез болай әйткән булыр иде», – дип, аңа һәм үземә хыянәт итми яши белдем. Яучылар җибәреп, кияүгә чыгуымны сораучылар булмады түгел, булды, тик иремне алыштырырдай кешене эзләмәдем дә, кирәге дә юк иде. Чөнки үз балаларын үстерүдән баш тартучылар буа буарлык заманда, кеше баласына кемнең исе китсен.

Минем бар максатым – балаларны кеше итеп, аякка бастыру иде. Аллага шөкер, барысы да югары белем алып, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Йөземә кызыллык китермәделәр, мөстәкыйль һәм үз максатларына ирешә алырлык, туган җанлы булып үстеләр. Балалар яхшы гына урнашып, тормышлар көйләнеп киткәч, туганлык хисләре уянган һәм элеккеге дуслыкларын исләренә төшерүчеләр дә пәйда булды. Әй җаныкайлар, безгә авыр чакта сез кайда идегез соң? Хөкүмәткә рәхмәт, балалар пенсиясен вакытында алып барып, ач булмадык. Тик ишле гаиләңә ярдәм булсын дип, ярдәм иткән кеше булмады. Без беркемгә дә кирәкле һәм кызыклы кешеләр түгел идек...
Тол хатын, яши белсә, ялгыз булмый... Чөнки аның ялгызлыкны уйлап елап ятарга вакыты да, хакы да юк. Өйдән-өйгә кереп моң-зар таратып, ашарыма ризыгым булмый, мескен хәлендә калган булсам, бәлки мине жәлләп, савап булсын дип, учыма сәдака салучылар булыр иде. Тик мин мескен булырга тырышмадым. Ә бу күпләрнең ачуын китерде. Ничек инде бетәшкән мескен хатынның кеше шикелле яшәргә хакы булсын?! Җәмәгать, минем дә бу дөньяда нәкъ пар канатлы кешеләр кебек үк хакларым бар икәнлеген онытмагыз!
Елап утырырга вакытым булмады дидем, ләкин тормышта йөрәкне нык әрнетә торган минутлар була. Балалар үз тиңнәрен табып гаилә кора башлагач, туйларында изге теләкләр теләгәндә ялгызлык, үзен нык сиздереп, бәгырьне телгәли. Шундый мизгелләрдә: «Эх, әтиләре исән булып әлеге матур вакытларны күреп, үзенең хәер-фатихасын бирсә иде!» – дип бәргәләнәсең...

Сүземне йомгаклап, минем хәлдә калган ялгызларга шуны әйтәсем килә: сынмагыз, сыгылмагыз, үзегезгә хыянәт итмәгез! Балалар өчен борчылмагыз, авырлык күреп үскән балалар, рәхәттә үскәннәргә караганда, күбрәк игелек күрсәтә. Газизләрегезне тормыштан һәм эштән тәм табарга өйрәтсәгез, бар да яхшы булачак. Гаепләүчеләргә игътибар итмәгез, һәркем үз каланчасыннан чыгып фикер йөртә, үртәлеп, юкка вакытыгызны һәм көчегезне сарыф итмәгез. Ә парлыларга шуны әйтер идем: булганның кадерен белегез. Ирле кеше Идел кичкән, дип юкка гына әйтмәгән халык.
Изге теләкләр белән, Зөләйха апагыз.»


Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы