поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бөтенегез интернеттан чыгып торыгыз әле, бераз ялгыз каласым килә.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
09.06.2017 Хатлар

Бу искә ничек чыдыйк? (ХАТ ЭЗЕННӘН)

Туганына кирәк булмаганны без ни эшләтә алыйк? Казанның Хи­мик­­лар урамында урнашкан бер йортта яшәүчеләр әнә шулай дип аптырый. Ике күршеләре тынгы бирми аларга. Уртак тел табар идең дә, берсенең күзләре күрми, икенчесе гел салгалап йөри. Исерек вакытына туры килсәң, авызыннан юньле сүз чыкканы юк, диләр.

Дөресен генә әйткәндә, Авиа­төзелеш районына барырга баштарак никтер күңел тартмады. Укучыларыбызның гозеренә колак салмый калмыйбыз анысы. Әмма күршеләр, туганнар арасындагы мөнәсәбәтне журналистлар гына җайлый аламы? Алай да Химиклар урамында яшәүче Гөлси­нур апаның үте­нечен тыңламый кала алмадык. Кая гына мөрәҗә­гать итсә дә, булышучы табылмаган. Соңгы өмете редакциядә икән.

Исерек кемгә хаҗәт?


Йортта яшәүчеләр ике кеше­дән зарлана. 99 нчы фатирда яшәү­че 65 яшьлек Исмә­гыйльне өйдә туры китерә алмадык. Дөресрәге, күпме генә шакысак та, безгә ишек ачучы булмады. Әмма тавышка күршеләре чыкты. “Балабыз йок­лый торган бүл­мәнең теге ягында – Исмәгыйль абыйның фатиры. Кызым еш истән зарлана. Үзебез моңа ияләндек тә кебек инде. Тик болай итеп тагын күпме яшәргә була? Кая мөрәҗәгать итәргә белмәгәч, Гөл­синур апа сезне чакырткан”, – ди сул як күршеләре. Әйтүләренчә, Исмәгыйль абый­ның да заманында гаиләсе була. Беренче хатыны үлгәч, икен­чесенә өйләнә. Тик анысы да озын гомерле булмый. Ялгыз ирнең тормышы төпкә төшә башлый. “Бер ел эчендә фатирын гына түгел, бөтен подъездны сасытты. Исмәгыйль өенә кеше ташый. Бөтен ишегалды исереген җыеп ята. Ә бит заманында яхшы, яр­дәмчел кеше иде”, – дип зарлана Гөлсинур апа. Исмә­гыйль абый өенә иске-москы ташый икән. Азык-төлек тә череп ята, диләр. Хәзер бу йортта рәс­ми рәвештә тер­кәлмичә генә тараканнар бе­лән кырмыскалар да яшәп ята.  “Агулап карадык, тагын чыгалар. Хәер, даруга  да ияләшеп беттеләр инде. Исмә­гыйль абыйның өен җыеш­тырмыйча, таракан бетмәс инде. Ике тапкыр ремонт кына ясадык”, – ди тагын бер күршесе Али­­нә.
 
Күршеләрнең зары күп җыел­ган. Тормышлары өчен дә борчыла алар. “Искә чыдарлык түгел. Чир таратып яталар инде. Оныклар өчен борчылабыз. Утын, газын өзгәч, тынычлап калдык. Тик газ бал­лоны алып кайтты. Кайчан шартларбыз инде дип кот очып торды. Көчкә баллонын алдырттык. Исмәгыйль өенә чүплектән әйбер ташый. “Нәр­сәгә ул сиңа?” – дигәч, торсын, кирәге чыгар, ди. Катлы-катлы итеп сүгенә, җитмәсә. Ирдән ишетмәгән сүзләрне тың­лый­быз”, – ди Сания апа.

Туганнарым ташлады

Бишенче катта яшәүче Геннадий исә ишекне тиз ачты. Чит тавыш ишеткәч, ике күзе дә дөм сукыр абзый бөтенләй үзгәрде. Аны курку биләп алды. “Миннән ни кирәк? Күзләрем күрмәгәч, эшләп булмый. Акчам юк. Пенсиягә бер елым бар әле. Яныма килеп йөрүче кешеләрем юк. Туганнарым ташлады. Сеңлем фатир язуларын алды да өч ел инде күренми”, – ди ул. Генаның яшәгән фатирын, рөхсәт сорап, карап чыктык. Чынлап та, ашау-эчү булмагач, биредә тараканнар йөгерми. Фатир бик иске кыяфәттә. Аның өенә караганда подъезд ямьлерәк күренде. Кап-кара стеналар, идәннәр пычрак, фатирда ут та юк. Газ да  сүн­де­релгән.
 
Күршеләре сөйләвенә караганда, Генаның улы бар икән. “Әле ярый килми башлады. Монда яшәгәндә гел кемнедер кыйный иде. Әтисен дә кыйнап сукырайтты. Өйдәге бөтен әйберен сатып бетерде. Ә без Генаны ярдәме­без­дән ташламыйбыз. Чи­ратлап ашарына кертәбез. Картлар йортына җибәреп булмас микән? Бигрәк кызганыч бит. Табибка да күрен­гәне юк. Авырудыр  да инде. Юынганы да юк бит”, – ди күршеләре.

Беркемнең дә капчыгы буш түгел

Күршеләр кемгә генә шалтыратмаган да кая гына бармаган. “Идарәче оешмада бармакка бармак сукмадылар. Участок инс­пекторын да бер ел буе аптыратам инде. Тик подъездда тәртип урнаштырып булмый”, – ди Гөл­синур апа. Әмма бире­шергә уйламыйлар. Газетада язма чыккач, Казан мэриясенә барырга, кала башлыгы Илсур Метшин белән күрешергә җыеналар. Без исә участок инспекторы белән элемтәгә кердек. “Ул ике кешенең якыннарын эзләдем. Исмәгыйльнең дә, Геннадийның да туганнары бар, – дип сөйләде безгә участок инспекторы Әмир Ахияров. – Әмма аларга бу кеше­ләр кирәк түгел. Исмә­гыйль­нең туганнан туганы фатир яллап яши. Аңа да, монда кайтып торыгыз, дип карадым. Геннадийны махсус оешмага урнаштырырга кирәк. Социаль яклау бүлегенә бер тапкыр документлар илткән идем инде. Тагын яңадан җыярга дип торам. Туганнары болай битараф булмаса, әлеге ирләр мондый көнгә калмас иде”.

Инспектор белән килешми мөм­кин түгел. Полиция яки түрә­ләр ярдәме белән генә хәл ителә торган эш түгел бу. Туганнары ник ярдәм итми? Без ки­ләсен белгәч, Исмәгыйль абый­ның бер туганы килеп, фатир эчен себереп киткән. Анда тәртип урнашсын өчен, редакция хезмәткәрләре бу йортта кизү тора алмый бит инде. Никтер без бер-беребезгә битараф булырга өйрәндек. Туганның туганында эше юк. Әти-әниләрнең дә кадерсез чаклары күп. Тормышның иң асыл сыйфатлары – кешелеклелек, ярдәм кулы сузу, булышу юкка чыгып бара. Дөнья куганда без бу хакта уйлап та карамыйбыз, ә башка китереп бәргәндә соң була. Соңга калмасак иде. Һәр­кемнең дә Гөл­синур кебек күр­шесе юк бит.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы