поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
09.06.2017 Җәмгыять

Июнь нинди яңалыклар китерә? (БӘЯЛӘР, ҺАВА ТОРЫШЫ, ЧАРАЛАР)

3 июньнән «Россия почтасы» хезмәтләре 25 процентка кыйммәтләнде. 20 граммга кадәр гади хатны почта аша җибәрү өчен элек 19 сум түләргә кирәк булса, хәзер ул 22 сум тора. Заказ белән юллана торган хат бәясе 37 сумнан 41 сумга, «кыйммәтле» хат 90 сумнан 95 сумга арткан. Гади бандероль җибәрү дә 40 сумга төшәчәк.

Җәйдән гомумйорт ихтыяҗлары өчен чыгымнарны каплауга тотылган түләүләр яңа тәртип буенча исәпләнәчәк. Димәк, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә үзгәрешләр булачак дигән сүз. Июнь аендагы үзгәрешләрне июльдә киләчәк квитанцияләрдә сизәрбез. Закон нигезендә, йортның гомуми ихтыяҗы дигән төшенчәгә торактагы бөтен кеше файдалана торган подъездларны яктырту, газоннарны сугару һәм башкалар керә.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, гомуми ихтыяҗлар, коммуналь хезмәтләр исемлегеннән алынып, торак хезмәтләр графасына күчереләчәк. Урын алыштырудан сумма үзгәрмәсә дә, яңа кагыйдәнең отышлы яклары бар. Әйтик, ОДН өчен түләгәндә, элек норматив күрсәткечләр белән фатирлардагы исәпләгеч җайланмалар күрсәткечләре арасындагы аерманы исәпләп, шул сумманы счетчик куйдырмаган фатир хуҗаларына бүлеп түләттерәләр иде. Хәзер исә норматив күрсәткечләр генә фатирлар арасында бүленәчәк. Ә менә исәпләү җайланмасы куйдырмаганнарга җиңел булмас кебек: коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә, аларга норматив суммадан 1,5 тапкырга күбрәк түләттерергә җыеналар. Бәлки моннан соң счетчик куйдыручылар саны да артыр. Бишәр-алтышар кеше яшәп ятсалар да, фатирда беркем теркәлмәгән дип, су өчен аз түләүчеләргә дә көн бетәр сыман.

Юллар

2 июньнән Казаннан Тбилисига туры авиарейслар ачылды. Очышлар атнага ике тапкыр башкарыла. Очыш вакыты 2 сәгать тә 40 минутны тәшкил итә. Шулай ук Казаннан Геленджикка да самолетлар оча башлаячак. Курорт шәһәреннән Казанга беренче рейс 13 июнь көнне очар дип көтелә. Рейслар сентябрь азагына кадәр башкарылачак. Очыш вакыты – 2 сәгать тә 25 минут. 13 июньнән Казаннан Пекинга да рейс ачылачак. Һава юлы дигәннән, 1 июньнән 4 июльгә кадәр, Конфедерация Кубогы матчлары белән бәйле рәвештә, спорт чаралары уза торган төп стадионнан 110 чакрым радиуста, 8100 метрдан да түбәнрәк очарга рөхсәт ителмәячәк.

1 июньнән «Юл куркынычсызлыгы турында»гы законга төзәтмәләр кертелә. Хәзер безнең илдә машина йөртүчеләрдән Россия машина йөртү таныклыгы таләп ителәчәк. Халыкара яки чит ил таныклыклары белән машина йөртү тыела. Исәпләүләр буенча, Россиядә 70 меңнән артык шофер Россия таныклыгы алырга өлгерми калган.

Чаралар

Июньнең иң төп чараларының берсе – Конфедерация Кубогы. Казандагы беренче матч 18 июньдә узачак.
Рамазан аенда мөселманнар өчен 15 июньдә Казан академия теннисында республика ифтары оештырыла. Әлеге чарада ун мең кеше катнашыр дип көтелә. 25 июньдә Ураза гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гает якшәмбегә туры килсә дә, яңа карар нигезендә, ул икенче көнгә күчерелми. Ә менә Россия көне уңаеннан, 10-12 июньдә өч көн ял туры килә.

Һава торышы


1 июньнән Татарстанда комлыклар сезоны ачылды. Тик елга буйлары әлегә буш. Өстән куртка төшмәгәндә, комлыклар турында хыялланырга гына кала. Июнь ае гадәттәгедән салкынрак һәм яңгырлы булыр, дип фаразлый синоптиклар.
Дөрес, бүгеннән һава температурасының 20 градуска кадәр җылынуы көтелә.
– Июнь тотрыксыз булыр кебек. Бу үз чиратында көтелмәгән табигать бәла-казаларына: көчле давылларга, шторм, яшенле яңгырларга китерергә мөмкин, – ди Казан федераль университетының метеорология кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев.

Чын җәйне июльдә генә көтәргә, ахры. Хәер, Ходайныкын белеп булмый. Синоптиклар үзләре дә, фаразлар 70 процент очракта гына дөреслеккә туры килә, диләр.

---
Шәһри Казан
№ --- | 09.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы