поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең мәктәптә ике тәрәзә бар иде. Тимер читлеге булганы – терроризмга каршы. Тимер читлеге булмаганы – янгын куркынычсызлыгы өчен.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
Архив
 
08.06.2017 Җәмгыять

Казан уртасында йөрүче дөяне күреп күпләр хәйран калды: каян килеп эләккән? (ФОТО, ВИДЕО)


Узган ялларда Казанның Чистай урамы буйлап «сәяхәт итәргә» чыккан дөяне күреп, күпләр хәйран калды. Әлеге хәлләрнең шаһиты булучылар, хайванны фотога һәм видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә урнаштырдылар. Соңыннан мәгълүм булганча, тыныч кына үлән ашап йөрүче хайванны сак хезмәткәрләре хуҗасына илтеп тапшырган.

Хәбәр астында калдырылган комментарийлардан аңлашылганча, «чүл корабы»ның хуҗасыннан беренче тапкыр гына качып китүе түгел икән инде.



Социаль челтәрләрдә дөянең хуҗасы Солдат урамында яши дисәләр дә, без аны, дөресрәге, дөя яши торган сарайны, Кемерово урамыннан эзләп таптык. Аннан кала биредә тагын ике пони, ат, янут, йорт куяны, тавыклар һәм бозау кадәрле өч эт яшәгәнлеге дә ачыкланды. Дөресен генә әйткәндә, әгәр биредә яшәүче хайваннарны үз күзләребез белән күрмәсәк һәм аларның «хуш исләре» борынны ярып кермәсә, сарайны ташландык дип уйлар идек. Кызганыч, берничә тапкыр барсак та, Казан уртасындагы әлеге сарайның хуҗасын күреп сөйләшергә насыйп булмады. Шулай да күршеләреннән берникадәр мәгълүмат белешә алдык.

Лариса, хуҗа хатынның исеме әнә шулай икән, әлеге сарайны арендага алып тора. Ә хайваннарны ул бәйрәм, ял көннәрендә паркларга алып чыгып, балаларның күңелен ачар өчен тота икән.

– Ларисаның эше җайланган аның. Тизәкләрен дә әрәм итми. Чират торып алып китәләр. Бер капчыгы – 100 сум. Шуңа агач чүбе дә кушылган булса, 150 сумга сата. Атны кәләшләре белән очрашуга атка атланып барырга теләүче егетләргә дә арендага биреп тора, – диде үзенең исемен әйтергә теләмәгән абый.

Аның сүзләренә караганда, хайваннар монда өч ел яши икән инде.
– Дөясе икәү иде, берсе үлде, бичара. Хайваннардан килгән ис сасы булса да, ияләштек инде. Лариса бик тырыш хатын. Әгәр ул авылда яшәсә, менә дигән итеп тормыш көтәр иде. Килү белән үк өстен салып ата да, җиң сызганып, эшкә керешә, хайваннарны ашата. Дөясе ябык булса да, аты бик матур. Ә дөягә нәрсә аңа, алты айга бер ашаса да берни булмый, – дип көлде яңа танышыбыз, уенын-чынын бергә кушып.

Әлеге дөянең Ларисага ничек килеп эләгү тарихын да бераз белә алдык. Дөрес булса, кирәксез, мескен хәлдәге дөяне ул, кызганып, цирктан алып кайткан.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы