|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2017 Хәйрия
Татарстанда макулатура тапшырудан кергән акчаны авыру балаларга юллыйларТатарстанда мөселман яшьләре активистлары “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” хәйрия акциясен игълан итте, аннан кергән акчалар авыру балаларга юлланачак. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Макулатура җыю буенча хәйрия акциясе узган ел бик популяр була, быел исә ул инде республика масштабын яулаган. Акчалар “Зәкят” фондына җыела. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, быел макулатура 21 июньдә 13.00тән 16.00 сәгатькә кадәр җыела. Макулатура җыюда өстәмә көннәр булып 19 һәм 20 июнь тора, анда 15:00 тән18:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Макулатура җыю адресы: Тукай урамы, 38нче йорт. Барлык сорауларга да 8-927-033-31-42 телефоны аша җавап алырга була, дип яза "Татар-информ".
--- |
Иң күп укылган
|