поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2009 Җәмгыять

ЙОРТ ҖИҺАЗЛАРЫН ЧИСТАРТАБЫЗ

Быел, кризиска сылтау итеп, эш урыннарыннан кыскарту очраклары еш күзәтелә. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләрендә чиратта торучыларның саны көннән-көн арта. Кукмара районында яшәүче Венера апа Әхмәтшина да әлеге проблема белән күзгә-күз очраша – дәртләнеп эшләп йөргән чагында кинәт эшсез кала.

Хезмәт куйган оешмасыннан үз теләге белән китәргә мәҗбүр итәләр аны. Югыйсә лаеклы ялга чыгарга да 5 ел гына калган була.

 

Инде бу яшендә юньле хезмәт урыны тапмасын аңласа да, төшенкелеккә бирелми үҗәт ханым. Эш белән тәэмин итү үзәгендә чиратта торучыларга бирелүче, кире кайтарылмаучы 58 800 сум субсидия алып, үз эшен башлап җибәрә –  “Чисталык+” ширкәте оештыра.

 

– Эшчәнлегегезнең исеме бигрәк яңгырашлы. Кем уйлап тапты? – дим Венера апага.

 

– Исем сайлау авыр процесс икән. Әйтелеше җиңел һәм җайлы булсын дип, шактый вакыт эзләндем, баш ваттым. Йорт җиһазларын чистартабыз, шунлыктан исеме җисеменә туры килсен дип, “Чисталык+” атамасын бирергә карар иттем, – ди яңа гына эшмәкәрлек эшен башлаган ханым.

 

Венера апа махсус тузан суыргыч белән ковралин идән, келәмнәр юа, йомшак җиһаз, жалюзи, пәрдәләрне тузаннан арындыра. Әлегә бу эшне үзе генә башкарса, якын киләчәктә ярдәмче алырга уйлый. “Чисталык+” ширкәте октябрь азагында гына эшли башлавына карамастан, өй җиһазларын чистарттырырга теләк белдерүчеләр шактый икән. Венера апа эшчәнлегенең халыкта кызыксыну уята алуына сөенә, чөнки Кукмарада моңа кадәр андый юнәлештә эшләүче булмаган. Бу конкурентлар юк вакытта эшмәкәр ханымның ширкәтен үстерергә мөмкинлекләре дә зур дигән сүз.

 

50 яшен тутырган Венера апада үз эшен башлап җибәрү идеясе 58 мең субсидия бирелү турында ишеткәч туа. Тик ул әлеге акчаны авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючыларга гына бирелә дип уйлый һәм 150 каз үстерергә бизнес-план төзи.

 

– Җәен танышларымнан шул субсидия алучылар хакында ишеттем. Ләкин аны мал асраучыларга гына бирәләр дип аңладым. Уйлап йөрдем дә, казлар үстерәм дип, бизнес-план төзедем. Ул Казаннан кайтып, мондагы махсус комиссия аша узды. Соңыннан шулкадәр казга ничек урын җиткерербез икән дип куркуга калдым. Кәгазьдә бер нәрсә, ә чынлыкта башкачарак бит. Район җирендә авылдагы кебек су буйлары да юк. Шулай итеп, бу уемнан кире кайттым, – дип сөйли Венера апа.

 

Бераздан ул шул субсидияне башка юнәлештә дә кулланып булу турында ишетә, хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә барып, бу хакта тулырак белешмә ала. Кечкенәдән үк характерында үҗәтлек сыйфаты чагылган, бер башлаган эшен ярты юлда калдырырга яратмаган Венера апа яңа бизнес-план төзү теләге белән яна башлый. Тик ниндине? Шул вакыт аңа Төмән өлкәсенең Яңа Уренгой шәһәрендә яшәүче улы Ленар шалтырата. Әни кеше аның белән планнарын уртаклаша. Улы исә үзенеке кебек үк хезмәт күрсәтү эшчәнлеге ачып җибәрергә киңәш итә. Бу идея Венера апаны битараф калдырмый. Һәм ул тәвәккәлләп, кызы Гөлнара ярдәмендә яңа бизнес-план төзи. Аның бу адымын халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе дә хуплый.

 

Эш башлау турындагы кәгазьләрен тәртипкә салып, Венера апа Төмән өлкәсенә юл тота. Бизнес-планда күрсәтелгәнчә, анда ул дымландырып чистартучы тузан суыргычы сатып алырга тиеш була. Тик тотылганны, чөнки яңасын алырга 58 мең сум гына җитми – ул 120 мең сум тирәсе. Яңа Уренгойда үзенә кирәкле җиһазны кулына төшереп, улы Ленардан аның эшләү тәртибен өйрәнеп, бер атна эчендә Кукмарага әйләнеп тә кайта.

 

Өч көн үтүгә, җирле радио һәм газетага “Чисталык+” ширкәте ачылу турында белдерү бирә. Ә иртәгәсен инде шалтыратулар һәм беренче заказын кабул итә.

 

– Тәүге эш көнемдә берәүләрнең 47 кв.метрлы ковралин идәнен, кухня җиһазын һәм матрасларны чистарттым. Хезмәтем өч сәгатькә сузылды. Хакын 1100 сумлык дип бәяләдем. Беренче заказ бирүчеләр булганлыктан, ташлама да ясадым, – ди Венера апа.

 

Шул көннән алып, эшмәкәрлек эшенә кереп китә ул. Визит карточкасы булдыра. Аны юлында очраган танышларына өләшә. Җирле радиога “Чисталык+” ширкәте ачылу турында интервью биреп, реклама да ясый. Моңардан соң, аның эшчәнлеге белән кызыксынучылар тагын да арта.

 

– Кукмарада мондый хезмәт күрсәтү булмаганлыктан, халык кабул итмәс дип шүрләгән идем. Курыккан эш хәерлегә диюләре хак икән. Аллага шөкер, заказ бирүчеләр көннән-көн арта. Клиентларым да башкарган хезмәтемнән канәгать. Шалтыратып, кабат-кабат рәхмәт әйтүчеләр дә бар.

 

Чистарту процессының ничек баруын телефон аша сораштыручылар күп. Тузан суыргычның эшләү рәвешен аңлап бетермәүчеләр дә бар. Бер әби шалтырата: “Паласымны чистарттырсам, аны лычкылдатып юасызмы? Хәзер бит салкын, кибәр микән?” – ди. “Келәмегезне 30 процент кына юешлибез, без киткәнче ул кибәргә дә өлгерә”, – дигәч, бик аптырады. Ә бер ир-ат: “Идән паласын күтәреп киләсе идем. Сезне кайдан табарга?” – ди. “Өегезгә үзебез киләбез”, – дигәч: “Идәнне юешләтеп, су агызып утыртмыйм инде”, – ди. “Без бит су агызмый гына юабыз”, – дигән идем, бик ышанасы килмичә генә трубкасын куйды, – дип сөйли эшмәкәр ханым.

 

Венера апаны тузан суыргычы белән машинада өйдән-өйгә эшеннән бушаган арада ире Ринат, ә башка вакытта танышлары йөртә икән. Алга таба заказлары тагы да күбәеп, эшләре җайга китсә, аерым шофер һәм бер бина да булдырырга тели ул.

 

– Кайберәүләр өйләренә чит кешене кертергә читенсенә. Андыйлар чистартасы әйберләрен шунда алып килер иде, – ди Венера апа.

 

Эшмәкәр ханымның сүзләрен раслап, без сөйләшеп утырган арада гына да берничә кеше шалтыратып, ковралин идәннәрен чистарттырырга чиратка язылды. 

 

Венера апаның тузан суыргычы, гадиләреннән аермалы буларак, тузан талпаннарын, микробларны үтерә, һаваны сафландыра. Пычракны 50 сантиметр тирәнлектән үк суыртып ала. Эшмәкәр ханым әлеге тузан суырткыч ярдәмендә кышкы пәлтәләрне, машина салоннарын да чистартырга мөмкин булуы, киләчәктә  үзенең дә бу эшләргә алыначагы турында әйтеп узды. Башкарган хезмәтнең бәяләре белән кызыксына башлагач:

 

– Ковралин идән, келәмнең 1 кв.метрын 30 сумнан юам. Пенсионерларга, инвалидларга ташлама ясыйм. Ә җиһаз чистартуны авырлыгына карап бәялим. Авыл кешесенең аз хезмәт хакы алуын исәптә тотып, бәяне кыйммәт куймыйм, – дип аңлатты ул.

 

Бу эшкә алынганчы, Венера апа 20 ел буе Кукмара район үзәгендәге “Сельхозтехника”да хезмәт куя. Ул ябылгач, бераз вакыт шәхси кибетләрдә сатучы булып эшли. Тик бу профессиянең үзенеке түгел икәнен аңлап, “Вамин-Татарстан” филиалы Кукмара элеваторына эшкә урнаша. Нәкъ менә биредән, 1 ел хезмәт куйгач, үз теләге белән эштән китәргә мәҗбүр итәләр. Судлашып та карый Венера апа, тик  мәсьәлә аның файдасына хәл ителми.

 

– Һичьюгы кыскартыгыз дип ялындым. Юк, артык акча чыгарырга теләмәделәр. Төрле гаеп, нахак сүзләр тагып, куркытып, үз теләгем белән китү турында гариза  язарга мәҗбүриләделәр, – дип сөйләде Венера апа, күз яшьләренә буылып. 

 

Әнә шулайрак килеп эләгә ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә. Монда чиратка басканына 1 ел була дигәндә, үзе дә сизмәстән эшмәкәргә әйләнеп куя. Тормыш алып бару өчен кәсеп итүнең юлын уйлап таба. Ә хәзер исә эшсез калган вакытта кичергән авырлыкларны телгә алырга да курка.

 

– Эшсезлек кешене рухи яктан үтерә. Үз ширкәтемне ачып җибәргәнемә үкенмим,  – ди Венера апа.


Сиринә БӘДРЕТДИНОВА
Ирек мәйданы
№ 24 | 11.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»