поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.06.2017 Хатлар

"Гомерен караватка кадакланып уздырачагын уйлап җаны бәргәләнгән, үләсе килгән"

Гомерем буе көчле рухлы кешеләргә сокланып яшәдем. Кайчагында гайре табигый тоелган вакыйгалар алдында югалып калгалыйм. Чынлыкта нинди көчкә ия булуын адәм баласы үзе дә һичкайчан аңламаячак.

Алабугада белем алганда медучилищеда укучы Юлия исемле кыз белән дуслаштым. Бүтәннәрдән берни белән дә аерылып тормаган бу удмурт кызы белән китапханәдә таныштым. Галәмәт зур китапханәдә икебезгә дә кирәкле китап берәү генә булып чыкты. Башны башка терәп шул китапны укыган өч көн безне чынлап торып дуслаштырды. Укулар беткәч озак еллар дәвамында хат алыштык.

Бервакыт хатларыма җавап килми башлады. Кат кат язып, нәрсәгә үпкәләвен, хатларымны җавапсыз калдыруының сәбәбен сорасам да, хәбәр килмәде. Шундый дусны югалту бик авыр иде. 1987 елда өченче балама авырлы чагымда (бик хәсрәтле көннәрем: миндә яман шеш табылып, онкология диспансеры юлын таптаган, әнине яңа гына югалткан, туганнан туган абыемның берьюлы ике сабые янгында үлгән вакытлар) Канаштан хат килеп төште. Юлиядән! Башымны кайгы сөреме шулкадәр каплаган, анда язылган сүзләр тиз генә аңыма барып җитә алмый тилмертте. Аңышкач, тәмам миңгерәүләнеп, тораташ каттым. Баксаң, Юлия инде гомеренең биш елын урын өстенә кадакланган көе каршылый икән! Хатын тагын берничә мәртәбә укып чыктым. Хәлсезләнгән аякларым белән караватыма чак барып җиттем. Юлга чыгарлык хәлгә килү өчен тагын бер ай вакыт үтте.

Ниһаять, мин җиде айлык авырлы килеш юлга кузгалдым. Канашта Юлия яшәгән йортны тиз таптым. Фатир ишеген 5-6 яшьләр тирәсендәге ябык кына кызчык ачты, аның артыннан ук бер хатын килеп чыкты. Юлиянең апасы Нина белән аның кызы икән. Түр бүлмәгә узып, Юлиягә төбәлдем, ни гаҗәп, аның зур күзләрендә газап, әрнү, чарасызлык билгеләренең әсәре дә юк! Көләч күзләр якты йолдыз кебек янып-җемелдәп миңа теркәлгән. Шаярткан гына дип уйлар идем, карават янында торган инвалид арбасы ике уйларлык җирлек калдырмый...

Фаҗига уйламаган җирдән килеп чыккан. Юлия ире белән 1982 елны каршы аласы көнне башта тау чаңгысында шуып, аннан өйләренә кайтып бәйрәм итәргә уйлаганнар. Кичке сигездә үзләреннән әллә ни ерак булмаган, “Сергач” дип аталган шактый текә тауга киткәннәр. Онытылып, рәхәтләнеп шуганда таудан ук кебек атылып төшүче Юлиянең чаңгысы нәрсәгәдер эләгеп шартлап сынган, калган өч-дүрт метр араны ул инде мәтәләкадала төшкән. Аркасы белән ниндидер каты әйбергә бәрелеп, авыртудан, аңын җуйган. Сырхауханәдә генә аңына килгән. Бер-бер артлы өч операция ясасалар да, нәтиҗәсе әлләни булмаган: билдән түбән өлеше берни тоймый, аяклары йөрми, кулларының да нәрсәдер тотар рәте юк икән.

Үзе сөйләвенчә, Юлияне беренче мәлләрдә чарасызлык, нәүмизлек биләп алган. Бар җанын сумала кебек кара, куе сагыш баскан. Калган гомерен караватка кадакланып уздырачагын уйлап җаны бәргәләнгән, үләсе килгән. Тора-бара үз хәленә бераз күнегә төшкән, аек акыл белән уйлар дәрәҗәгә килгән һәм ныклы карар белән үз-үзенә сүз биргән: урынымнан барыбер торачакмын! Иң элек үзен тыңларга теләмәгән кулларын “интектерә” башлаган. Төрле күнегүләр белән бер ел дигәндә аларны әйбер тотарга өйрәткән. Иренең өзлексез массаж ясаулары да бушка китмәгән – хатын әкренләп торып утыра башлаган. Билендәге чәнчү миләренә үтеп әрнетсә дә, түзгән. Ниһаять, дүрт ел дигәндә, арбага төшеп утырыр дәрәҗәгә ирешкән. Ирләрнең хатыннарын бик яратканнары да мондый тормыштан тиз туя.

Карашы көннән-көн салкыная барган, эштән бик соңлап кайта башлаган ирен, бик яратса да, ул бердән-бер терәге диярлек булса да, Юлия үзендә аны каршысына утыртып, ачыктан-ачык сөйләшерлек көч тапкан. Ире бер атнадан бөтен әйберләрен җыеп чыгып киткән һәм шул айда ук өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, меңгә телгәләнгән җаны аша Юлия монысын да үткәреп җибәрә алган. Шул көннәрдә ул апасына әйтеп, аллы-гөлле җепләр, күз явын алырдай матур төстәге йон йомгаклары кайтарткан һәм бөтен ихтыяр көчен җыеп, кул эшенә тотынган. Ул җепләрдән иҗат иткән эшләрне күреп хәйран калдым. Мендәр тышлары гына түгел, картиналар да эшли икән. Картинада зәңгәрсу-яшькелт елганы күргәч, су керәсе килеп китте хәтта. Итәкләрне, күлмәкләрне мода журналларыннан карап бәйләгән, модалы киенүче теләсә-кайсы хатын-кызга ошарлык.

Дустымны кабат тапкач, аның белән элемтәне бүтән эзмәдем инде мин. Аралашып торабыз. Юану, вакытын файдалы шөгыль белән үткәрү өчен генә бәйләргә тотынган Юлиягә тора-бара заказлар бирә башлаганнар: дуслары, танышлары, таныш булмаганнар... “Эшләремне кызык өчен генә интернетка элгән идем, бер айда 112 заказ алдым, акчаны да сораганнан артыграк итеп бирәләр, – дип көлә Юлия. – Күңел төшенкелеге дигән нәрсәнең эзе дә калмады, бәйләп җитешә торган түгел”. Тикторуны белмәүче дустым берничә ел элек “Юлия” матурлык салоны ачты. Яңа вакытта эше бик акрын барса да, тизарада шәһәрнең югары даирәсендә зур уңыш казанган. Салонына хәзер бер ай алдан ук язылып куялар икән.

Журналистларны өнәмәгән дустым, каләм ияләре күпме генә мөрәҗәгать итсәләр дә, үзе турында бер сүз язарга, яздырырга риза түгел. Үзем дә этләшеп кенә язып утырам. Сау-сәламәт, әнием әйтмешли, ар биясе кебек таза хатыннарның елап-сыктап, тормыштан зарланып, ике кулларына бер эш таба алмыйча йөрүләрен күреп, һәрвакыт Юлияне уйлыйм. Бу араларда үзем дә күңелемдә ургыган болганчык су ташкынында бер батып, бер калкып газапланганда уйларымда аның белән сөйләшәм, киңәшәм. Күз алдыма аның көләч күзләре килә дә, җиңел булып китә. Мондый көч-таянычны ыжгырып торган ирләрдән дә табып булмый бит. Әле беркөнне генә телефоннан сөйләшкәндә Юлия мине үз исемендәге кибет ачарга җыенуын әйтеп шаклар катырды. Мин аның бу эшендә дә зур уңышларга ирешәчәгенә чын күңелемнән ышанам. Нәрсәгә генә тотынмасын, җиңү һәрчак аның ягында. Юлия белән очраштырганы өчен мин Ходайга шулкадәр рәхмәтле. Мондый кешеләр җәмгыятьнең тере елгасы. Мәңге саекмас, эчәр суын сусаган кешеләрдән кызганмаучы мәңгелек чишмә белән генә чагыштырып була Юлия кебек асыл затларны. Ходай аңа озын, шатлыклы, очкынлы-ялкынлы гомер бирсен!

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.06.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»