поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.06.2017 Ана теле

Татар иҗегенә мәдхия

“Матбугат.ру”да “Ана теле” сәхифә-рубрикасын ачып җибәреп, беренче язмамны урнаштыруыгызга; интернетчыларга аңа игътибар итеп, эшлекле тәкъдимнәр белдерүегезгә зур рәхмәт. Фикер, тәкъдимнәрнең күпчелеге чыннан да эшлекле, ягьни алга таба эшебезгә ярдәм итәрлек. Галия Вәлиеваның “Рубриканың асылы нидә?” дигән соравына җавап язмада әйтелгән булса да кабатлыйк.

Бүген аралашу-аңлашу өчен кыенлык тудыра торган сөйләм хаталарына (ана теленең төп кануннарының, рәсми кабул ителгән кагыйдә-нормаларның үтәлмәвенә) халкыбызның игътибарын юнәлтү, алардан котылу, юл куймау чараларын ачыклау. “Кая – кайда” ялгышыннан ничек  котылу чыганаклары язмада төгәл күрсәтелде. Гомумаңлаешлы төшенчәләргә тәфсилле тукталу күп вакыт исраф итәр иде; аларны интернеттан да табуы кыен түгел. Бу интернетчыбызның кызыксынуына дөрес җавап биргән Фәйрүзә ханым Мөслимованы, башваткыччылар әйтмешли, бер кашык “балл” белән бүләклибез.

   “Фикерләр”дәге бер аваз (хәреф) уйланырга мәҗбүр итте: Минем әтинең исеме – Мәлик (гарәп теленнән алынган “Мәлик, Малик” мәгънә төсмерләре белән аерыла: Малик – мәгълүм бер милек хуҗасы,  Мәлик – ил хуҗасы).

   Моңа ни өчен тукталам, нигә уйландырды?  – хәтерләсәгез, тәүге сораулар рәтендә “икән”ме, “микән”ме? дигәне бирелүе урынлы вә вакытлы дип кабул ителеп, аңа җавапны язма рәвешендә бирдек тә инде. “Кайсы”мы, “кайсысы?”мы соравына да махсус язма белән җавап бирелде. Диккать иткәнсездер: аларда бит хата сәбәпчесе сүз түгел, ә аваз һәм иҗек (кушымча). Димәк ки, сәхифәбезне сүз хаталар белән башлап җибәрү бик үк урынлы булмаган түгелме? Хәер, моны бик вакытлы тоеп алдык – аваз (хәреф) хатасын менә бүген искәрттек,  Аллаһы боерса, махсус язмалар да  биргәләрбез. Ә иҗек хаталарын төзәтүгә инде үткән язмаларыбыз белән керештек тә. Бүгенге әңгәмәбез дә “иҗеккә мәдхия” ниятеннән.

   Аңлашылса кирәк, мондый хаталар да безнең сөйләмдә шактый. Узган язмада “татар сөйләмендә аларның булуы табигый, чөнки безнең тел – төп хәсияти үзенчәлекләренең берсе ялганмалык булган  тел, анда иҗек, кушымчалар (морфемалар) да бихисап мәгънә төсмерләренә ия, аларны  урынлы -урынсыз (артык йә ким) куллану да хатага сәбәп була. Ана телен башка телләргә чагыштырып өйрәнгән, бигрәк тә шулар тәэсирендә  уйлый, сөйләшә торган кешеләр телебезнең менә бу асыл  нечкәлекләрен тоюдан, кулланудан мәхрүм”, дигән идек.

   Әле әйтелгән тезиста иҗек белән сүзне аеру зарурлыгы аңлашыла. “Икән –микән” хакында сүз барганда интернетчыбыз Рания Нуруллина болай ди “Аны төшләремдә күрәм, ул мине күрә микән? (Җыр). Дөресе: Аны төшләремдә күрәм, ул мине күрәме икән? дип беләм. Җырда, бигрәк тә халык җырында, ритмга туры килсен өчен, "микән"е дә кабул ителә әле). Ә болай "микән" сүзе юк дип беләм”, дигән.

   Тезисын төп-төгәл әйтмәсә дә, фикере агышыннан телебездә “микән” сүзе юк дигән нәтиҗә тоемлана. Андый нәтиҗә белән килешеп булмый. Бу – җырда гына,  ритм өчен генә кулланылган сүзформа түгел, ә телнең төп кануннары нигезендә барлыкка килгән, күпчелек сөйләм төрләренә кабул ителгән чын лексик берәмлек. Сәнгатьнең иң югары казанышы – халык җырында кулланыла икән, ул инде телнең тулы хокуклы, даими  берәмлеге дигәнне аңлата. Әлбәттә, ул тамыр сүз түгел, иҗек белән (-ме) мөнәсәбәтлек (икән) кушылган берәмлек. Фәндә, гадәттә, ярдәмче дип кимсетеп йөртелә. Әмма кулланышта мөстәкыйль сүзләрдән берни белән дә аерылмыйлар. Менә янә берсе: мәллә.  Матурлык өләшкән чакта алдан йөгердең мәллә. Шундыйларны бик оста кулланган  Г.Тукайдан да берничә генә мисал: Таң әтәчләре кычкыра – әллә таң ата микән? // Һади  “Йолдыз”ны бик мактый – әллә ярата микән?; Йөгрешеп җан аулый мәллә // Каф тау арты җеннәре; Татар бае хаҗга киткән // шартлый мәллә югыйсә (Ассызык безнеке – И.Н.).

   Янә берничә мисал: Булырсың микән үземә // калырсың микән ятка (җыр);   Үсәр иде мени алар шулай әнкәй синең кулың тимәсә (Рәфис Мөхәммәтдинев).
 
   Фәндә андый формалар гадәттә модаль категориясендә карала. Морфология белгече, филология фәннәре докторы Фәһимә Хисамова: “Тикшеренүчеләр шулай ук  икән, имеш, микән кебек сүзләрне дә субъектив-модальлекне белдерә торган сүзләргә кертеп карыйлар (Татар грамматикасы, 2002, 344–350)”, дигән (Татар теле морфологиясе, Югары уку йортлары өчен дәреслек, Казан: Татар.кит.нәшр,. 2015, 320 б.)”.

   Күпчелек  хезмәтләрдә бу төр лексика мөнәсәбәтлекләр рәтендә карала. Иҗеккә игътибар җитеп бетми. Шуңа күрәдерме мондый байлыгыбыз әле сөйләмебездә җитәрлек кулланылмый, уку йортларында да тирәнтен өйрәнелми. Хәтергә алдыгыз микән, “Кайсы, кайсысы?” язмасында без “иҗек иҗаты” дигән төшенчә тирәсендә гәп куерткан идек. Аерым алганда, – -аш/-әш, ыш/-еш кушымчасы ялганып ясалган берәмлекләрне дөрес һәм ялгыш куллану мисалларына тукталган идек. Грамматикада алар уртаклык дәрәҗәсе дип тәгаенләнгән.

Язмада без башлыча шуларына тукталган идек. Бүтән мәгънәви төсмер биргән очраклары да бар. Бер өлкән интернетчы агаебыз телефоннан шылтыратып, шул хакта искә төшерде: җайлашу, хәрәмләшү мисалларын китерде. Килешәбез. Грамматика кулланмаларында алар байтак теркәлгән. Шулай да бу төр иҗекләрнең уртаклык функциясендә күбрәк кулланылуын истә тотарга кирәк. Бик борынгы телебездә һәр сүз калын да, нечкә дә төрдә булган. Әйтик, булышу, бүлешү тамырларының семантик бердәйлеген -ыш/-еш морфемасының уртаклыгы белән аңлатып була бит.

   Күптән шәһәрләшкән (шәһәрләнгән) бер авыл апасы белән сөйләшеп тордык. “Бакчада ятабыз. Күршебез белән бик дуслар. Помогать итешәбез”, ди. Шәһәр татары, гадәттә, урысча уйлап, татарча әйтергә азаплана. Ә бу апа татарча  уйлый икән. Урысча уйлаган кеше аңында итешү сүзформасы була алмый. Андый кеше  “күршем помогать итә”, ди дә өсти: “мин дә помогать итәм”, ди. Чөнки шушылай фикерләүче аңында -ыш/-еш чарасы юк. Ә татар шул иҗекне генә кулланып, бөтен бер җөмлә әйтүдән азат. Апа шуннан оста файдалана. Кайбер остараклары әле “пумычлашам” дип тә җиффәрәдер!

   Яшәсен татар иҗеге! Алар хакында интернетчыларыбызның кызыксынуы дәвам итсә, яңа язмалар бирүне, иншаллаһ, дәвам иттерербез.

                                                     Илдар Низамов,
                                       филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 06.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»