поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
15.12.2009 Милләт

ТАТАР ХАЛКЫ СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘНЕРМЕ?

Сүзем татар халкының телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү өлкәсендә "хезмәт" итүчеләр, ягъни мәсәлән, галим-голәмәләр, журналистлар һәм сәнгать өлкәсендә бөтерелүчеләрнең татарча сөйләшүләре хакында.

"ТНВ" каналыннан еш кына галим-голәмәләр, язучылар, журналистларыбызның гәпләшеп утырганын күрсәтәләр. Бигрәк тә "Мәдәният дөньясында" исемле тапшыруда күп алар. "Мәдәният дөньясы" бүгенге татар халкының мәдәният көзгесе булып тора түгелме соң?! Шушы "көзге"дән соңгы 20 елда милләтебезнең никадәр түбән тәгәрәвен күреп йөрәк сызлый. Бу тапшыруны кемнәр генә алып бармады инде. "Шәхәр", " хәм", "җылытасың инде", "бу җылда" дип, телләре ни сөйләгәннәрен колаклары ишетми журналистларның. Әллә татар тапшырулары өчен журналистларны эшкә алганда конкурс уздырып, иң начарларын гына сайлап алалар инде. Шулай булмаса, 20 миллион татар арасыннан матур тавышлы, сүзләрен ачык, аңлаешлы әйтеп сөйләүче һәм саф татарча киенергә, ягъни оят җирләрен капларга оялмаучы, 4-5 журналист табып булмыймы инде?

 

"Мәдәният дөньясы" тапшыруында утыручыларның берсе сөйли "... фәлән кешене күмгәндә..." – ди. Җәмәгать, үләксәне генә күмәләр, ә кешене җирлиләр, җиргә, гүргә иңдерәләр. Чөнки кеше җирдән яратылды һәм җиргә кайтарыла. Икенче берәүләре үзләре хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне дә кем өстенәдер аударып: "Ул менә шулай булсын иде, ул менә болай булсын иде, аны менә шулай итсеннәр иде", – дип "дога" кылып утыралар.

 

Әгәр "Хәерле иртә" тапшыруында Илдар Кыямов та булмаса, иртә белән телевизорны кабызып торасы да юк. "Хәерле иртә" тапшыруын алып баручылар, автобус тукталышында бөгелә-сыгыла, шыркылдый-шыркылдый мәзәк сөйләшеп торучыларны хәтерләтәләр.

 

Чагыштырып карагыз инде Рөстәм Нәбиуллин, Әминә Сәфиуллина, Эльс Гаделев, Айрат Арсланов, Мәрьям Арсланова, Камал Саттароваларның сөйләүләрен бүгенге диктор-журналистлар белән. Бүгенге теле-радио тапшырулар алып баручыларның әдәби телләре урам теленнән кайсы яклап аерыла?!

 

Газеталар да кимен куймый. Мәсәлән, берәр кешенең кайгысын уртаклашкан матәм язмасын укысаң: "... фәлән кешенең вакытсыз вафат булуы сәбәпле..." – дип язалар. Кеше беркайчан да вакытсыз вафат булмый, кеше гомере беткәнгә күрә вафат була. "Кешенең әҗәле бер минут алдан килмәс һәм бер минут соңга калмас", – ди Коръән Кәрим. Кайберәүләрнең гомере озын, кайберәүләрнең гомере кыска була. Татар теленең тарихына күз салсак, әдәби татар теленең ХХ гасырда гына урам теленә әверелүенә инанырга була. Кол Галидән Габдрәхим Утыз Имәнигә кадәр 525 ел узган, тел сизелерлек үзгәреш кичермәгән, Утыз Имәнидән Тукайга чаклы 125 ел вакыт үткән, тел сакланган. Ә Тукайдан соң, дөресрәге Октябрь Революциясеннән соң без Тукайны тәрҗемәсез аңламый башладык.

 

Бармы безнең татар халкында галим исеме алыйм дип түгел, ә халкым дип җан атып йөргән галимнәребез? Бәлки безнең язучылар, шагыйрьләр арасында бардыр андыйлар, мин генә белмимдер...

 

Су язып май төшми ул җәмәгать. Милләт, тел, мәдәният дип тел чарлап телне дә саклап, мәдәниятне дә үстереп булмый. Армый-талмый эшләргә, гамәл кылырга кирәк. Аның өчен гыйлем кирәк, гыйлем булсын өчен иман кирәк.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА
Татарстан яшьләре
№ | 12.12.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы