поиск новостей
Көн мәзәге
  • Электрикның тормышы шулкадәр күңелсез иде, ул баганадан егылып төшкәндә аның күз алдыннан 6 метр багана узды. 

Бүген кемнәр туган
  • 17 Сентябрь
  • Дамир Сираҗиев (1954-1998) - режиссер
  • Марс Хафизов - язучы
  • Салих Япеев (1914-1993) - дәүләт эшлеклесе
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
06.06.2017 Экология

Җәй сагындыра: “халык синоптиклары” да аптырашта

Июнь җиткәнгә инде алтынчы көн, ә җәй сизелми. Бишмәтләрне, җылы киемнәрне бер дә саласы килми. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да әледән-әле һава торышының начарлануы турында хәбәр итеп тора. Гидрометеорология һәм­ әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда 6 июньдә иртән һәм көндез һава торышының начарлануы турында кисәтте.

Синоптиклар урыны белән республика буенча көньяк-көн­батыштан, көньяктан секундына 15 – 20 метрга ка­дәр көчле җил, урыны белән боз явуы ихтимал диде. Киләсе көннәрне дә ко­яшның елмаюы көтелми, яңгырын да вәгъдә итәләр.  Авыл халкы исә яңгыр яуса яусын, бозы, җил давылы булмасын дип тели, әмма күңеле тыныч түгел.
 
Лениногорск районында яшәүче “халык синоптигы” Ринат Ибраһимов та аптырашта. Ул да мондый җәй­­нең булганын искә тө­шерә алмыйм, ди. “1968 елдан бирле һава торышын, тирә-як мохитен күзәтәм, мөһим булганны терким, әм­ма мондый салкын җәйне хәтерләмим. Яз иртә килде, әмма нык сузылды. Узган ел белән чагыштырганда бөр­теклеләр дә өч атнага со­ңарып чәчелде, бә­рәңге утырту да ике атнага кичектерелде. Бу – начар күре­неш, чөнки үсемте­ләр­нең үсү вакыты күчә, алар өл­гер­мәскә мөмкин.  Кояш юк, салкын. Бусы – бер. Икен­чедән, урып-җыю вакыты да күчәчәк.  Ә ул яңгырлы, дымлы вакытка туры килер­гә мөмкин. Бер сынамыш бар: 1,2 июнь яңгыр яуса, җәй коры киләчәк, ә көз яңгырлы булачак. 3 июнь яңгыр булса, сентябрьнең икенче яртысында һава тишелер, яңгыр явар. Бу көн­нәрне һава тишелгән кебек булды, мулдан иште. 6 де­кабрьдә кар яуса, җил төньяктан иссә, июнь бет­кәнче яңгыр булачак.  Кар яумады, әмма 6 июнь яңгыр булса, дымлы сен­тябрьнең килүе көтелә. Бусы туры килде. Шулай да барысы да Ходай кулында!” – дип сөй­ләде Ринат әфәнде.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы