поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
06.06.2017 Язмыш

«Йа Ходаем, мондый бала бирә күрмә!»

Әле генә күргән төшеннән куркудан, аның тыны кысылды. Ул, кемгәдер нәрсәдер әйтергә теләп ярсый-ярсый, авыз эченнән мыгырданды. Куллары белән кемнәрнедер эткәләде-төрткәләде. Кемнәрнедер аяклары белән типкәләде.

Үрсәләнеп газаплана торгач, ниһаять, аңына килә башлап, җан авазы белән ачыргаланып: «Юк, юк! Бу безнең балабыз түгел», – дип, иңри-иңри, шабыр тиргә баткан хәлдә уянып китте. Әле үзе теле белән әйтерлек хәлдә булмаса да, куллары белән битен каплап: «Йа Ходаем, мондый бала бирә күрмә, бирә күрмә, бирә күрмә», – дип ялварды. Аның үксеп-үксеп елавыннан аккан күз яшьләре бармаклары арасыннан саркып чыгып, аска тәгәрәде. Эченнән бөркеп чыккан кайнар сулышы тамак төпләрен, сулыш юлларын пешереп үтте. Ниндидер бер илаһи көч аның йөрәген умырып-умырып алгандай итте, җанын сыкратты, күңелен изалады.
Хатын, кабаланып, кулларын корсагы астына куйды. Туктаусыз үксүдән, үзенең карынында яткан баласының арлы-бирле килеп чайкалганын тойды. Әйтерсең лә бала, хәрәкәтләр ясап, әнисенә нидер әйтергә тели. Ана исә, аска салынып төшкән корсагын куллары белән кочып: «Юк, юк. Син төшемдә күргән гарип бала түгел. Син сау-сәламәт хәлдәге үз балабыз», – дип ыңгыраша.

Хатын үзенең әле генә күргән төшен иренә белдерергә теләмәсә дә, ире берничә минут элек булып үткән бу хәлләрне аңы белән сизеп, күңеле белән күреп ята кебек иде. Ул кинәт кенә торып, хатынының калтыранган гәүдәсен кочагына алып:

– Җанкисәккәем, ни булды? Нәрсәдән куркып болай калтырыйсың? Әллә берәр җирең авыртамы? – диде.
– Юк, бер төшем дә авыртмый. Мин бик начар, акылдан язарлык төш күрдем. Ул яман төшне хәтта сөйләргә дә куркыныч. – Хатын, ире китереп биргән суны йоткалап, сүзен дәвам итте. – Имеш, мин аяксыз-кулсыз, җитмәсә кара-кучкыл бала тапканмын. Аның күзләре ут сыман янып тора. Карашлары – җаныңны көйдереп алырлык ялкынлы, төсе-бите – олы кешеләрнеке кебек җитди, кырыс, таләпчән...

Ләкин хатын төшләнгәндә, теге баланың: «Мин синең бөтенләй башка континент кешесеннән туган җимешең булам», – дигәнен иренә әйтмәде.
– Төшкә ни кермәс. Зинһар, тынычлана күр. Балабызга зыяны тия күрмәсен, – дип, ире хатынының карын тирәләрен бисмилла әйтеп сыпырды да сыпырды.
Ир бу сәер төшне хатынының берничә мәртәбә күреп саташуын, әлбәттә инде, белмәде. Хатын да төштәге таныш күренешләрне кино караган кебек итеп, тыныч уздырырга тырышты.

Ниһаять, хатын соңгы көннәрен бала табу йортында, табиблар күзәтүе астында булып, борчылып-хәвефләнеп, кылган гөнаһларының тиз көндә мәгълүм буласыннан куркып уздырды. Кич була да таң ата, таң ата да көн туа дигәндәй, бала да дөньяга аваз салды. Ана, бик авырлык белән тапкан баласыннан соң хәле үтә мөшкел булса да, баласын үзенә күрсәтүләрен үтенде. Ул, татар чырайлы малаен күреп, һуштан язды.

Вестибюльдә шашар хәлгә җитеп типкән йөрәген тынычландыра алмыйча, тыпырчынган җанын, үзен кая куярга белмичә арлы-бирле йөргән ир каршына ак халатлы, көләч йөзле бер ханым килеп басты. Ул, ихластан елмаеп:
– Тәбрик итәм сезне, хатыныгыз менә дигән ир бала тапты, – диде.
Бу шатлыклы хәбәрне ишетүдән чак кына башы әйләнеп киткән, әле аңына килеп җитмәгән ир:
– Аяклары, куллары бармы? – дип сорады.
– Бар, аяклары, куллары да, башка җирләре дә бөтен, исән-сау, Ходайга шөкер, – диде ханым.

Ир, аякларының туктаусыз калтыравыннан хәле китеп, каршыдагы диванга барып ауды. Ул моңарчы җанын, тәнен басып торган билгесезлектән котылып, бушанып калды. Үзенең әти булуын аңы-зиһене аша үткәрерлек дәрәҗәдә түгел иде әле ул.

Рәис САФИН
Шәһри Казан
№ --- | 06.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы