поиск новостей
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Март
  • Габдрахман Сәгъди (1889-1956) - әдәбиятчы
  • Равил Фәхретдинов (1937-2014) - галим, язучы
  • Газинур Фарухшин - җырчы
  • Ислам Беляев (1926-1986) - язучы
  • Ицхак Горелик - дин әһеле
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
05.06.2017 Матбугат

Казан арты язучылары кабат бергә җыелды (ФОТО)

4 июнь көнне, Арча районының “Балыкчылар авылы”нда “Ызандашлар" төркеменең чираттагы очрашуы узды. Анда җиде – Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач районнарында яшәп иҗат итүче 17 ызандаш җыйналды.

Арабызда иң мәртәбәле, халык ихтирамын яулаган зыялы затлар – танылган татар драматургы, режиссер, чыгышы белән Арча районы егете Гафур Каюмов белән шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанованың булуы гына да әлеге төркемнең гел үсештә булуын раслаучы дәлил. Чөнки мондый мөхтәрәм затлар белән эшләгәндә бер урында гына таптанып та булмый, аларның киңәшләрен тыңлыйм дип кенә дә тыңлый ала торган түгел. Гадәттә мондый биеклектә иҗат итүчеләр белән аралашу азрак куркыта да, ә безнең очракта, ызандашлар моны күктән төшкән бәхет дип кабул итте. Башта аз гына шүрләдек билгеле, аннан соң аерыла алмадык...

     Мин үзем журналист, азрак хикәяләү сәләтем бар дип саныйм, бу төркемдәгеләрнең иҗатын өйрәнеп, соңгы вакытта шигырь яза башладым. Могҗиза дими ни дисең инде моны, остазлар өйрәтерлек  булганда, максат куя белгәндә төркемебез гел алга барыр, дип уйлыйбыз. Алай гына да түгел, җиде районның каймагына–иң сәләтлеләренә әйләнәсебез килә – без үзебез бу төркемнең әнә шундый югарылыкта иҗат итүен телибез. Язучылар берлеге дә, композиторлар да, җырчылар да игътибар итәр әле, дигән фикер дә юк түгел. Чөнки көй сорый торган шигырьләр дә күп, сәләтлеләр дә... Мактану дип кабул итә күрмәгез, 30 ел буе объектив фикер йөртеп эшләгән журналист бәяләмәсе бу.

     Хәтерләсәгез, февраль аенда Арчаның тарих –этнография музеенда булган “Ызандашлар” төркеменең тәүге җыелышын да язган идем. ТВ, газета журналлар да яктыртты бу чараны. Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев оештырган бу төркемгә баштарак  көлемсерәп караучылар да булды. Ул вакытта  һәр районнан берләшмә җитәкчеләре, актив иҗат итүчеләре җыйналган иде. Шагыйрь күренекле шәхес Рифат Жамал киңәшләрен тыңлап башлаган идек. Күргәнегезчә, иҗат итүчеләр үз казаннарында гына кайнамый, аларның остазлары бар. Үз араларында да әйбәт кенә иҗат итүчеләр җитәрлек.

 WhatsApp социаль челтәрендә “Ызандашлар” ның утызлап кешене берләштергән төркеме дә бар. Анысында көн-төн аралашабыз. Иҗат иткән шигырьләребезне куеп, бергәләп тикшерәбез, остазлар сүзен тыңлыйбыз, өйрәнәбез. Төркемнең үз активы бар, максаты да...

      Менә бу очрашу да– алдагысының дәвамы. Монысы тирәнрәк, монысы саллырак булды. Зиннур Тимергалиев төш вакытында башлап җибәргән очрашу кичкә кадәр дәвам итте. Остазларның мастер класс күрсәтүе, киңәшләре җанга үтте, фикерләр, хисләр кузгалды. “Поэзия төркеме генә түгел бу, кайчагында шулкадәр арыйм, әнә шундый вакытта күңел “Ызандашлар”ны сорый. Соңгы атнада төркемнән чыкмыйча, сезнең белән яшәдем. Сезнең белән рәхәт. Бу төркемдә кемдер яклау таба, ялгыз җаннар үзенең серен яза, киңәш сорый. Проблема булса да, бергәләп хәл итүебез ошый. Шуңа күрә моны шигырь дип кенә карау ярамый. Мондый төркем башка юк. Шәрәфле әгъзалары булу да үз эшен эшләсен...”, – дип сөйли Сания Әхмәтҗанова.

“Монда җанлы аралашу бар, монда кызыксыну бар, монда кайнау бар, теләк бар, шулай булгач киләчәге бар. Хәлдән килгән кадәр булышу, күтәрү дә бар монда... Мин дә җаныма рәхәтлек алам...”,– дип, сүзен башлап, киңәшләрен җиткерде драматург Гафур Каюмов та. Менә шул рәвешле олылау белән башланган очрашу, мастер класс, һәркемнең иҗатын тикшерү, аны тыңлау, бәяләү, киңәш бирү белән дәвам итте.

 “Болай булгач, язабыз. Үземә бик күп файдалы киңәшләр ишеттем...” – дип, фикерләре белән уртаклашты Балтачтан Алмаз Әхмәтвалиев. Ике ай элек кенә үзенең беренче шигырьләрен “Ызандашлар” хөкеменә тапшырган, Арча районы Сарай Чокырча авылында яшәүче Марсель Шараповның каләме дә өметле дип бәяләнде. Кукмарадан - Мәгефүр Закиров, Балтачтан - Флера Габдуллина, Арчадан - Факия Шәрәфетдинова, Балтачтан Салиха Гаязованың һ.б иҗаты да үз бәясен алды.  Ә иҗат белән шөгыльләнүчегә киңәшнең, бәяләүнең ни дәрәҗәдә кирәген без, “Ызандашлар” инде яхшы белә.

Очрашуда “Ызандашлар”ның гимнын булдырырга, көзгә иң яхшы дип табылган әсәрләрдән җыентык тупларга, дигән бурыч куеп таралыштык. Әлеге эшләргә кураторларны – Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларын да җәлеп итәргә дип сөйләштек”, - диде Зиннур Тимергалиев.

 Җанлы очрашуның ни дәрәҗәдә кирәклеген дә аңлатты якшәмбе көнне узган җыен. Әле шул көн белән яшәп-ятыш...

Сүрия МИНГАТИНА, Әтнә таңы


---
Матбугат.ру
№ --- | 05.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы