|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2017 Җәмгыять
Айсылу Леронның инвалид энесен сәүдә үзәгеннән ни өчен чыгарып җибәрүләре ачыкландыУзган санда блоггер, алып баручы Айсылу Леронның инвалид энесен, имеш, кеше куркыта дип, «Парк Хаус» сәүдә үзәге сакчылары урамга чыгарып җибәргәннәре турында язган идек. Бу мәсьәләгә карата «Парк Хаус» сәүдә үзәге җавап биргән. Кибет администрациясе аңлатуынча, ата-аналар балалар мәйданчыгында «20 яшьләр тирәсендәге яшь егетнең балалар белән бергә сикереп уйнаганына» зарланып, сакчыларга мөрәҗәгать иткән. Алар, бу егет балаларга зыян китерергә мөмкин дип, аны алып китүне сораганнар. Сакчы мәйданчыктан китәргә кушса да, егеттән бернинди дә җавап булмагач, аны йә психик яктан авыру, йә психотроп матдәләр кулланган дип уйлаганнар. Язган идек: Айсылу Лерон: Инвалид энемне, кеше куркытып йөри дип, сәүдә үзәгеннән куып чыгардылар
--- |
Иң күп укылган
|