|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2017 Милләт
Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзәУзган атнада миңа бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, “калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясенең башкортостан республикасы төбәк иҗтимагый оешмалары белән берлектә оештырган “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” бәйрәмендә катнашу бәхете елмайды. Башкирия җирлегендә гөрләп узган әлеге бәйрәм россиянең төрле төбәкләреннән - Мәскәү, казан, Ульян шәһәрләреннән, Удмуртия, Чуваш, Татарстан, Марий Эл республикаларын¬нан, киров, Түбән Новгород, самара, Оренбург өлкәләреннән, гомумән алганда, Татарстанның 17 районыннан һәм 11 регионыннан вәкилләр җыйды. якынча 1000 километр юл узарга туры килсә дә, әлеге сәфәрнең эчтәлекле булуы, югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы күңелдә бары тик җылы хатирәләр генә калдырды. Башкортостан җиренең матур¬лыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел, әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары якта торсын! Мондагы табигатьнең гүзәллеге, чынбарлыкта, хәйран калырлык. Юл буе безне калын агачлы матур урманнар, таулар, яшел болын¬нар, сулыклар, эшкәртелгән басу-кырлар озата барды. Ә андагы чисталык, саф һава, тырыш һәм ягымлы кешеләр бу табигый матур¬лыкка лаеклы өстәмә биреп тора. Программабуенча беренче тукталышыбызны Уфа шәһәренең “Вафа” үзәгендә ясадык. “Ак калфак”лыларны “Башкортостан татарлары конгрессы” иҗтимагый җәмгыятенең Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт Җыелышы депутаты Заһир Хәкимов, «Ак калфак»ның Уфадагы җирле оешма рәисе Лю¬ция Вафина, җәмәгать эшлеклеләре җырлап-биеп, милли ризыклар белән бик җылы каршы алдылар. Иң элек күп катлы бизнес-үзәк белән та¬ныштык. Аның беренче каты «Ак кал¬фак» эшчәнлегенә бирелгән, шунда ук урнашкан китапханә кечкенә генә булса да, бик җыйнак, һәр нәрсә үз урынында. Икенче катта төрле нәсел шәҗәрәләре, борынгы сама¬вырлар, милли өс киемнәре, бизәнү әйберләре күргәзмәсе оештырыл¬ган иде. Шәҗәрә төзүчеләрнең чы¬гышын, Үзәк оештырган концертны да рәхәтләнеп карадык, артистлар¬га кушылып биеп алдык. Төштән соң делегациябез Салават шәһәренә таба кузгалды. Шәһәрдән ерак түгел урнашкан Стәрлетамак районы Кантюковка авылына да туктап узу каралган иде. Биредә безне авыл халкы, «Суфия» мәчете (фотода) хәзрәтләре каршы алды, Рамил хәзрәт Зайнуллин мәчет белән таныштырды, авыл тарихы¬на тукталып узды, дога кылды. Бу иман йорты 2006 елда чыгышы белән шул авылдан булган “Газ¬пром трансгаз Казан” компаниясе җитәкчесе Рәфкать Кантюков ини¬циативасы һәм тырышлыгы белән әнисе Суфия хөрмәтенә төзелә. Мәчетнең гүзәл, үзенчәлекле архи¬тектурасына сокланмаган кеше кал¬магандыр. Изге йортның эче дә, тышы да мәрмәр белән бизәлгән, төсле ви¬тражлар куелган, гөмбәзләре алтын белән ябылган, үзенең зур бакчасы, матур күле дә булдырылган. Рамил хәзрәт билгеләвенчә, мәчетнең даны еракларга таралган. Биредә дин нигезләрен, гарәп телен өйрәнү буенча курслар эшли, елына бихи¬сап күп парлар никах укыта, балага исем куштыра. Шушы еллар эчендә генә 4428 никах укылган, быелга да августка кадәр чират тезелгән инде. Халык белән аралашканнан соң, ерак түгел генә урнашкан “Юрматы җире” мемориаль комплексына юл тоттык. Заманында биредә миллио¬нер авыл – Аллагуват авылы урнаш¬кан булган. Якынча дүрт мең кеше яшәгән анда, колхоз гөрләп эшләгән. 1940 нчы еллар азагында нефтехимия комбинаты төзелә башлау сәбәпле, “санитар зонага” эләккән җиде авыл - әлеге Аллагуват, Кәзәк, Кече Алла¬гуват, Юрматы, Ирек, Кызыл Авыл, Күч күчерелә, йорт нигезләре җир белән тигезләнә. Халыкка Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә фа¬тирлар бирәләр һәм шулай итеп кайчандыр гөрләп торган авыллар урыны бушап кала. Тик мондагы ха¬лык кайсы кая таралышып яшәсә дә, берләшү җаен таба - 2001 нче елда “Аллагуват” иҗтимагый оешмасы бу¬лып берләшәләр. Беренче эш итеп юкка чыккан авылларның урынында мемориаль комплекс ачу максатын куялар һәм, ниһаять, 2003 елда, “Газ¬пром Салават нефтехим” компаниясе ярдәме белән хыялларын тормышка ашыралар. “Аллагуват” оешмасының беренче җитәкчесе булган Мидхәт Рәхимкулов башка актив авылдаш¬лары белән берлектә, архивлар¬да утырып, өлкәннәрдән сорашып авылның шәҗәрәсен төзиләр. Димәк, Юрматы җире – җиде авылның символик урыны. Бу биредә яшәүче татар, башкорт, чу¬ваш, рус халыклары өчен изге урын. Шунда юкка чыккан җиде авылның һәркайсына да истәлек ташы куел¬ган, аларның туфрагы китерелгән. Икенчекөннең программа¬сы язучы Мирсәй Әмирнең, ша¬гыйрь Дәрдмәннең туган җирләре Мәләвез районы Җиргән авылына бару белән башланып китте. Бүгенге көндә биредә алты меңнән артык кеше яши. Аннары Салаватның “Агыйдел” үзәгендә төп чара — пле¬нар утырыш узды. Аның алдыннан фойеда урнашкан “Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзә” күргәзмәсе астын¬да 23 нәселнең шәҗәрәсе белән таныштык. Никадәр хезмәт, никадәр көч куелган аларны әзерләгәндә?! Кайберләре агач формасында гади карандашлар белән ясалган, кайберләре махсус программалар ярдәмендә зурайтылып эшләнгән. Искитәрлек күренеш. Башкортостан җирлегендә Мор¬таза Рәхимов Президент булган ва¬кытта ук халыкның тарихи хәтерен саклап калу максаты белән шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрә башларга дигән карар чыгарыла. Башта моны өстәмә эш итеп кенә кабул итсәләр дә, соңыннан шәҗәрә төзүнең никадәр мөһим булуын аңлап, тәмен белеп эшли башлыйлар. Хәзер һәр гаиләдә 7 нче буыннан 17 буынга кадәр ба¬рып җиткән шәҗәрәләр бар икән. Утырыш үзәкнең конференция за¬лында фикер алышу төсендә узды. Анда Салават шәһәр хакимияте баш¬лыгы урынбасары Александр Зуев, Башкортостан Дәүләт Җыелышы де-путаты, шәһәрнең хөрмәтле гражда¬нины Суфия Зидиханова, “Аллагуват” оешмасы җитәкчесе Фәнит Ханмур¬зин, активисты Мидхәт Рәхимкулов, Люция Вафина һәм башкалар катнашты. Ахырда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия ханым Идри¬сова йомгак ясады. - “Шәҗәрә” бәйрәмен ел саен үткәрү матур традициягә әверелеп килә. Узган ел шәҗәрәне өйрәнүгә багыш¬ланган очрашу Татарстанның Балтач районында оештырылган иде. Баш-кортостанда шәҗәрәне өйрәнү белән җитди шөгыльләнәләр, димәк, быел биредә җыелуыбыз очраклы түгел. Гомумән, Башкортостан “Ак калфак” хатын-кызлары аеруча актив, барлык проектларда теләп катнаша. Без кунакка килмәдек, без эшләргә килдек! Бу очрашулар тәҗрибә урта¬клашырга мөмкинлек бирә, эшебез нәтиҗәле булырга тиеш. Сәфәребезизге Рамазан ае башлануга туры килгәнгә, шәһәрнең “Ән-Нәби” Җәмигъ мәчетендә дә булдык. Биредә мөфти Рамил хәзрәт Насыров ерак юлны якын итеп килгән “Ак калфак” делегация¬сен Изге Рамазан аеның беренче көне белән тәбрик итте, һәркемгә исәнлек, саулык, шәфкатьлек, миһербанлык, озын гомер, иман байлыгы теләде. - “Ән-Нәби” мәчетебез 1987 елдан башлап эшли. Элек тә, бүген дә биредә 45 дин әһеле – 23 имам-хатиб һәм 22 укытучы хезмәт итә, даими рәвештә 350 шәкерт укыта¬быз. Бәйрәмнәр саен мәчетебезгә ун меңнән артык кеше җыела. Соңгы тукталышыбыз Туйма¬зы шәһәренең “Төмәкән” татар иҗтимагый үзәгендә булды. Без аны төзеткән эшмәкәр, компо¬зитор һәм җырчы Фәнир Галимов белән таныштык, аның башкарган хезмәтләрен күреп сокландык. Ул үзе иҗади кеше, туган авылы шәҗәрәсен төзеп, китап чыгарган. Җирле “Ак калфак” бүлегенә дә хәленнән килгән тик ярдәм итә икән. Румия ХАМЗИНА
Румия ХАМЗИНА |
Иң күп укылган
|