поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.05.2017 Шоу-бизнес

Гөлнара САБИРОВАның Илфак ШИҺАПОВка соңгы хаты

Мин төн буе синнән хәбәр көттем... “Ачуланма инде, Гөлнара, шаяртып аласым килде...” – дигән сүзләреңне ишетәсем килде. Мин ачуланган булыр идем, син матур итеп елмаеп тыңлап торыр идең... Шалтыратмадың... Аннан элемтәгә чыгып булмыйдыр шул...

Таңда мин сиңа хат язарга утырдым. Дөрес, бу сүзләр инде безнең ике дистә елга якын танышлыгыбыз-дуслыгыбыз чорында бер-беребезгә шактый еш әйтелгән сүзләр, сиңа алар яңалык булмас, әмма мин аларны бөртекләп кәгазьгә төшердем. Баш мөхәррир буларак, мин рәсми сүзләр язарга тиеш булганмындыр, әмма без бит синең белән икебез дә андый рәсмилек киртәләрен яратмый торган кешеләр. Шуңа мин соңгы хатымны дустым Илфакка язам.

Кичә синең турында хатирәләремне сорап шалтыраткан журналистларга, без 2002 еллардан бирле таныш дип әйткән идем. Ялгышканмын. 2000 ел  иде ул. Синең “Татарстан яшьләре”нә язып йөргән вакытларың. Риман Гыйлемханов белән бергә безнең районга, алай гына да түгел, авылга килеп “тәртип урнаштырып” йөргәнсез. Төрткеле, ачы язмагыз газетада чыкты. Хуҗалык җитәкчесе, әлбәттә, барысын  да миннән күргән: журналистика факультетында укучы кеше мин генә бит, димәк, сезне дә мин китерткәнмен. Ә мин сезне укып беләм, аралашып белмим. Танышырга, аңлашырга киттем. Риман абый белән колач җәеп каршы алдыгыз. Без шул чорда ук  бер-беребезне ярты сүздән аңларлык кешеләргә әйләнгәнбездер. Аннан соң “Татарстан яшьләре”ндә бергә эшләдек. Чынлап торып дуслаштык. Кунакларга йөрештек. Сөйләшмәгән сүз калмый иде... Дус та, абый да, киңәшче дә, терәк тә тә булдың син миңа.



 Соңрак син журналистикадан читләштең. “Шәһри Казан”га баш мөхәррир булып билгеләнгәч, мин сине эшкә чакырып шалтыраттым. “Мин инде журналистикага кире кайтмам дигән идең. Син чакырганга киләм”, - дидең. Икенче көнне инде эштә идең...

Бөек идең син, Илфак. Уникаль идең. Күпкырлы талант идең. Продюсер, журналист, шагыйрь, композитор, тарихчы, сатирик... Тере энциклопедия идең. Нинди генә өлкәгә караган сорау булмасын – тарихмы ул, сәясәтме, икътисадмы, әдәбиятмы, сәнгатьме – барысына да җавабың бар һәм төгәл, фактлар белән дәлилләнгән иде. Андыйлар  күп булмый. Синең ни дәрәҗәдә олпат булуыңны танырга теләмәгән “бөек”ләрнең, шалтыратып, синең турында әйткән сүзләрен мин елмаеп кына тыңлый идем. Син дә елмая гына идең. Сиңа мактау, дан-шөһрәт, дәрәҗәләр кирәкми иде бит. Син Илфак булуың белән аларның барысын да алган идең инде. Нинди генә тармакта иҗат итсәң дә, син йә елаттың, йә көлдердең, йә ачу чыгарлык иттең – әмма берәүне дә битараф калдырмадың. Бу синең иң зур сәләтең идең – битараф калдырмау! Ялгышларың күп булды, аларны без дә, син дә бик яхшы беләбез. Әле 18 май көнне генә соңгы тапкыр күзгә-күз карап сөйләшеп утырганда да аларны үзең таныдың, төзәтергә теләдең... Өлгермәдең шул... Яшәргә ашыктың... Шул ашкынуың белән үзеңне йончыттың, талкыдың...

Синең соңгы хәбәреңне ишеткәч, шалтыратуларны белсәң... Барысында да бер сорау: “Нинди ярдәм кирәк?” Дусларың да үзең кебек ярдәмчел  шул, Илфак. Чиста күңелле, киң йөрәкле кеше идең бит син. Синең кебекләрнең дуслары начар булалмый. Нинди генә ачык булсаң да, теләсә-кемне якын уздырмый идең бит, кешеләрне таный идең.

Синең ни дәрәҗәдә зур булуыңны, талантлы, милли җанлы булуыңны без янәшә булганда аңлап та, бәяләп тә бетермәгәнбездер бәлки. Зур сүзләр сөйләми генә, шапырынмый гына эшли идең.  Әллә нинди планнарың бар иде бит, әле үзеңне әллә ничекләр күрсәтәсе, ачасы идең. Саклап бетерә алмадык бугай без сине, Илфак... Кичер!
Бәхил бул, дустым!

“Шәһри Казан” газетасы редакциясе коллективы, улы Илфакның вакытсыз үлеме сәбәпле, Лениногорск районы Иске Иштерәк авылында яшәүче Асия Шиһапованың, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!


Гөлнара САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 31.05.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»