30.05.2017 Дин
Ураза тоту – ач тору гына түгел
Рамазан аена керәбез. Берничә көн генә ураза тотып караган кеше дә ашау-эчүгә бүтәнчә карый башлый. Ризыкның, суның кадере арта. Ул көннәрдә яшәү мәгънәсе, бәхет төшенчәсе үзгәрә.
Калебеңне чистарт!
Казандагы Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров аңлатуынча, ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән тыш, тәмәке тартудан, җенси мөнәсәбәттән тоелырга тиеш. “Ураза камил булсын өчен ялган, гайбәт, начар сүзләр сөйләү кебек кимчелекләрдән саклану мәслихәт, – ди Нияз хәзрәт. – Бу турыда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәлләм: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, – дигән. Мөселман кешегә уразаны сәламәтлек яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тоту фарыз. Без бу айда хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка, якты уйларга, яхшылык эшләүгә омтылырга тиешбез. Акылыбызның зәкяте – намаз, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза”.
Сабырлыкка өйрәтә
Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламәт кешеләрне ураза тотудан курыкмаска чакыра. “Аллаһы Тәгалә гыйбадәтен биргән икән, көчен дә бирә, – ди Җәлил хәзрәт. – Миңа: “Ураза тоту вакыты озын, эшләгән кешегә ташламалар юкмы?” – дип тә шалтыраталар. Андый ташлама юк. Ач тору кешене чыныктыра. Ураза аенда начар гадәтләрдән арынасың, ризыкны күп ашаудан, әрәм-шәрәм итүдән котыласың, сабырлыкка өйрәнәсең. Хастаханәгә баргач, карагыз әле, анда берәү дә ашау җитмәгәннән авырып килмәгән. Табиблар да ашаудан тыелырга куша. Быел 28 нче ел уразага керәм, Аллага шөкер. Дөрес, Рамазан аенда көн озын, егермешәр сәгать ач торырга туры киләчәк. Каты чирең булмаганда, авыр физик эш эшләмәгәндә, ураза тотарга була. Җәй көне кояш энергиясе дә булыша. Авыруың көчәя, хәлең китә икән, тоту мәҗбүри түгел. Аны көн кыскарак вакытка калдыра аласың. Уразаны башында, уртасында, азагында 3әр көн тоту да җитмиме, дип тә сорыйлар. Бер дә тотмаган кебек түгел инде, ләкин 30 көн тоту фарыз”.
Авыруга ярамый
Сәламәт булмаган кешегә ураза тоту зыянлы. Табиб-невролог Рөстәм Фәсхетдинов әйтүенчә, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы чирләреннән интеккән кешеләргә ураза тотарга киңәш ителми. Кешенең халәтеннән тора. Ураза тоткач, үзен ничек хис итә бит. Эссе көндә тир белән бик күп су һәм микроэлементлар да юылып чыга. Кан куера, һава җитми башлый. Озак вакыт сусау миокард инфарктына, баш миендәге кан әйләнеше бозылуга һәм бүтән аяныч хәлләргә китереп җиткерергә мөмкин. Ә ач торуның файдалы ягы: ашказаны асты бизе, бөер, бавыр ял итә, организмнан шлаклар чыга.
Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре фикеренчә, диабет, онкология, ашказаны җәрәхәте, түбән яки бик югары артерия кан басымы, гепатит, йогышлы эчәк чирләре белән авыручыларга, тән температурасы күтәрелгән кешеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга ураза тотарга ярамый. Кояш баегач, авыз ачканнан соң, иң әүвәл яшелчә, җиләк-җимеш ашап куярга кирәк. Аннары майсыз ит, балык, сөт ризыкларын авыз итәргә дә була. Чәйдән тыш, су эчү турында да онытмагыз. Ризыкны бер утыруда түгел, берничә тапкыр аз-азлап ашагыз. Минералларга бай витаминнар эчегез. Сәхәр вакытында каты чәй, каһвә эчмәгез, тозлы, борычлы, ысланган кабымлыклар ашамагыз. Алар тагын да ныграк сусатачак.
Сәламәтлеккә авырлык китермәс өчен табиб билгеләгән даруларны да куллану җаен табыгыз. Өзеклекләр булмасын. Көн кызуында авыр физик хезмәт башкармагыз, спортзалга, мунчага, саунага йөрмәгез. Салкынча душ кабул итәргә мөмкин. Бакчада эшләгәндә дә чама белегез. Кием-салым табигый тукымадан тегелгән булсын. Синтетик кием нык тирләтә. Яланбаш йөрмәгез, башны кояш сугудан саклагыз.
Уразаны түбәндәге өч төрле эш боза:
1) борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару йоту;
2) бер тамчы кадәр генә булса да су яки дару йоту;
3) якынлык кылу.
Ураза тоткан кешегә түбәндәгеләр мактаулы гамәл булып санала:
1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау;
2) авыз ачуны соңга калдырмау;
3) изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
4) Изге Коръәнне уку, зикер һәм салават әйтү.
Ураза вакытында көндезен түбәндәге эшләрне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:
1) файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
2) ризык һәм сагыз чәйнәү;
3) берәр азыкка телне тидереп татып карау;
4) авыздан үбү;
5) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
6) авыруың көчәячәген белә торып ураза тоту.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләрне башкару дөрес санала:
1) сатып алыначак малны татып карау;
2) балага ризык чәйнәп бирү;
3) күзгә сөрмә тарту;
4) мисвәк белән тешләрне пакьләү;
5) кан алдыру;
6) сөлек салдыру;
7) госел коену.
Ураза нияте
Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.
“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым”.
Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер.
Авыз ачканнан соң укый торган дога:
“Әллаһүммә ләкә сумтү үә галә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.