|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2009 Җәмгыять
ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ...Без балаларның үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашудагы кимчелекләре белән еш очрашабыз. Күп еллар мәктәптә эшләү тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: ни генә дисәң дә бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Билгеле, мәктәп тәрбиясе зур роль уйный. Әти-әни белән сөйләшеп булмаган темаларга класс җитәкчесе белән киңәшләшкән очраклар да була. Кайбер ата-аналар баланың укудагы уңышлары һәм аны тәрбияләү турында мәктәп, укытучы кайгыртырга тиеш дип уйлый. Бала кечкенәдән күп вакытын өйдә, әти-әнисе янында үткәрә. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә кадәр исендә калдыра.
Бала яхшы гадәтләргә, мөстәкыйльлеккә кечкенәдән үк өйрәнергә тиеш. Ләкин моңа үгет-нәсыйхәт белән генә ирешеп булмый. Беренче чиратта бу сыйфатларны көндәлек тормыш сеңдерегә тиеш. Әгәр бала гаиләдә үзе турында һәрвакыт кайгыртуны, яки башка туганнарының бер-берсен кайгыртуларын күреп үсә икән, мондый үрнәк зур тәэсир көченә ия.
Кайчакта ата-ана бала белән уртак тел таба алмаудан зарлана. Монда да бала белән булган конфликтларның күбесе ата-аналарның балаларга карата үз мөнәсәбәтләрен үзгәртеп өлгерә алмаулары аркасында барлыкка килә. Бала үскән саен, аның дәгъвалары арта, ул мөстәкыйльлеккә омтыла. Баланың яхшырак укый башлавын теләгән ата-ана ярдәм итәрдәй һәркемгә – укытучыга да, дусларына да, туганнарына да мөрәҗәгать итә. Тик бер генә нәрсәдән – кирәкмәгәнгә акыл өйрәтүдән, файдасыз битәрләүдән генә сакланырга кирәк. Балалар белән үзара аралашканда, аңарда үз дәрәҗәсен тою хисен үстерергә кирәк. Үзен бернәрсәгә дә яраксыз дип уйлаган кеше, бернәрсәгә дә сәләтле булмый. Үзен югары бәяләгән кеше зур энергия белән эшли, мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып уңышка ирешә ала.
Ата-аналар белән тәрбия турында сөйләшкәндә алар еш кына вакыт җитмәүдән зарлана. Ләкин аз гына вакытыңны да бала белән ял итү, аның белән нәрсәдер эшләү, аңа игътибарлы булу, үз-үзен тотышын күз уңында тоту яхшы нәтиҗәләр бирә. Бала өй эшләрендә ярдәм итми икән, моның сәбәбе булырга мөмкин. Ул кушылган эшне эшли белми, аңа моны өйрәтмәгәннәр. Моның сәбәбен: гаиләдә татулык булмаудан күрергә мөмкин: димәк, һәркем үз эченә бикләнгән. Ата-ана баланы эшкә һәм үз-үзен тәрбиләргә өйрәтсә, бу балага киләчәктә мөстәкыйль яшәү җиңелрәк була. Үзтәрбия кешедән адым саен ихтыяр көче таләп итә. Ихтыяр көче булдыруда иң мөһиме – билгеләнгән эшне кичектермичә, үз вакытында җиренә җиткереп үтәү. Кеше үзтәрбия белән гомер буе шөгыльләнергә тиеш. Моның да нигезе иң элек гаиләдә салына. “Оясында ни күрсә, очканда шуны кылыр” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Баласының киләчәге өчен борчылган ата-ана тәрбияне иң элек гаиләдән башлый.
Ләлә КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|