поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.05.2017 Дин

Алда да гомерләр булса иде (Госман Исхакыйга 60 яшь)

Әгәр бүген ул мөфти булса, әй шау-гөр килерләр иде. Аның турында романнар, зур-зур мәкалә­ләр язарлар, төрле тапшырулар эшләрләр, ки­тап­лар чыгарырлар иде. Беләм: рөхсәт тә итмәс. Ул чит илдә укуын тә­мам­лап кайтасы елны әнисе Рә­ши­дә апа Исхакыйга 70 яшь туласы иде. Без, шәкертләре, бу бәйрәмне татар театрында вәгазьләр, мөнәҗәтләр ки­чәсе итеп үткәрергә уйладык.

 Зөһрә Сәхабиева, Гөл­зада ханымнар махсус әзер­ләнде. Кичәне инде ул чакта ук бик күп аракысыз туйлар, бәй­рәмнәр үткәргән Җәлил хәз­рәт Фазлыев алып барасы иде. Бу – безнең иң матур ел­ла­рыбыз. Остазларыбыз Нур­­камал апа, Разия апа, Дания апа, Габдерәүф абый, Габделхак абыйларымның го­мер буе өйдә сабак укытып, кеше күзенә яңа күрен­гән көннә­ре. Аларны барысын да бер­гә, бер рәткә тезеп утырту турында хыялландык. Әлмира апа ничекләр генә сөйләш­кәндер: театр директоры Шамил Зиннур улыннан театр кадәр театрны сә­гать икедән алтыга кадәр буш­лай, бер тиен акча тү­лә­мичә алуга ирешкән. Әй, шатлануларыбыз! Барысы – кө­не, сәгате, катнашучыларыбыз да әзер. Туган көнгә Госман да кайтачак. Ул кайтты да бөтен хыялларыбызны чел­пә­рәмә китерде. Туган көн кичәсе булмады, хәтта Рә­ши­дә апабызга гына түгел, балаларына да бәйрәм итәргә рөх­сәт бир­мәгән Госман хәз­рәт.

 
– Әни, гомер буе кылган гыйбадәтләреңнең риядан китүен теләмисеңдер бит, – дигән ул.
 
Шуның белән шул. Рә­шидә абыстай бу тантанага бик тә лаек иде бит. Хәер, без бу бәйрәмне нәкъ 20 елдан, 200дән артык кеше катнашында, рамазан аенда, мул ифтар табынында, татлы җи­меш сулары эчеп, шифалы ашлар ашап, иң изге теләк­ләребезне теләп, зурлап үт­кәрдек. Бәйрәмне Госман хәзрәт үзе алып барды. Миңа да бәхет елмайды, абыстай үз янына, янәшәсенә утыртты. Сүзе татлы, үзе нурлы. Җаен туры китереп, үз янына хәзрәтне чакырып алды.
 
– Улым, әнә теге өстәл башындагы ак яулыклы хатынны барып кочаклап кил әле, – ди.
– И, и, әни, Гүзәлия карап тора бит. Ул нәрсә дияр? – ди улы.
– Мин бит аны синең өчен түгел, үзем өчен кочакларга сорыйм, – ди. Ишеттек тә оныттык. Бераздан карасак, Госман хәзрәт теге ак яулык­лы хатын – шагыйрә Йолдыз Шәрәпова янында басып тора, нидер сөйли, көлешәләр. Йолдыз кызара, ояла, башын ия. Бездән ераграк, сүзләре ишетелми. Соңыннан сораштым. Госман хәзрәт Йолдыз ханымга:
 
– Әни сине бик хөрмәт итә, рәхмәт әйтә, шуны җит­керүемне сорый, – дигән.
Чыннан да, шулай иде. Рәшидә апа Йолдызны күп балалы әни, шагыйрә булганы өчен яратты. Яулык ябуын, намаз укуын белгәч, биг­рәк тә сөенде, хәтта бик матур күлмәк тә бүләк итте. Ана белән бала, шәкерт белән ос­тазның якты, соклангыч бер үрнәге иде бу. Рәшидә апа ул  тәвәккәл, батыр йөрәкле, куркусыз, кече күңелле, олы йөрәкле бер кеше иде. Биш кыз арасында үссә дә, Госман хәзрәт тә шундый булды. Ул әтисе Гомәр абыйга караганда әнисенә күбрәк охшаган.
 
Әле без “Татар мөселман календаре” чыгара башлаганда, Госман хәзрәтнең Баш­кортстанның Октябрьский шәһәрендә имам-хатыйб булып эшләгән чаклары, мәдрә­сә, мәчет төзеткән еллары. Кызыл төстәге иске “тугыз­лы”­сына төяп, календарьны ташып та карады инде! Ул чакта инде ул зур, дәрәҗәле, белемле имам иде. Календаребызны – белем ачкычы, ә аны таратуны дәгъват, динебезне аңлату, көчәйтү дип санады. Бүген генә ул кайбер имамнар китап сатуны бизнес дип белә. Хәтта календарь сатарга, укырга, аңла­тырга хәленнән килмәгән­нәре дә календарь чыгарган булып кайнаша. Бервакыт дыңгычлап календарь тутырылган машина карга төшеп бата. Госман хәз­рәт рульдә, икенче баласына йөкле Гүзәлия көпчәк казый. Арттагы машина куып тота, хәзрәтне сөйрәп алалар, суккаларга исәпләре, үзләре­неке дип уйлыйлар. Чөнки Госман хәзрәтнең бик матур, кап-кара сакаллы чаклары. Чеченнәр машинаны чыгарыша, багажникның авырлыгы белән дә кызыксыналар. Китап дигәч, ышанмыйлар. Инде ышангач, шәһәргә ка­дәр озата баралар. Шуннан соң инде Госман хәзрәт тә хатынына көрәк тоттырмый, Гүзәлия ханымны рульгә утырта.
 
Госман хәзрәт – белемле, гыйлемле генә түгел, хикмәт­ле кеше дә ул. Менә бервакыт “Тынычлык” бистәсендә бе­рәү­ләрдә ерак җирдән мәет­не алып кайтып җиткерү­ләрен көтәләр, өй тирәли әйләндереп, зиратка алып китәселәр. Көтәләр, көтәләр, юк та юк. Госман хәзрәтләр кунак чакырган көн икән бу, өендә җыелганнар аны көтә, гел шылтыратып торалар. Мәет җирләүчеләр исә туганнары да, якыннары да түгел. Ул китсә дә берни үзгәрмәс иде. Кеше бик күп, җеназа укырга да имамнар җитәр­лек. Шулай да соңгы шылтыратуында хәзрәт:
 
– Гүзәлия, мин аларны бу хәлдә ташлап китә алмыйм, – ди. Аның яшәеше – күрә белгәннәргә сабак.
 
Инде менә остазыбыз Рә­шидә апа да вафат. Бертуктау­сыз шылтыраталар, кайгы уртаклашалар. Госман хәзрәт исә:
 
– Бу – безнең иң бәхетле кө­небез. Әни гомер буе: “Җом­га көнне үлсәм иде (ул таң аткан вакытта өзелгән), җомга көнне куелсам иде дә җеназамда кеше күп булса иде”, – дип теләде. Аллаһы Тәгалә аны ишетте, – диде.
Нәкъ бер ел элек “Мәр­җани” мәчетенә җомга намазына кергән идем. Госман хәзрәтне күрдем. Шунда ул:
 
– Мә, укый тор әле, ма­шинаны алып киләм, – диде дә, телефонын тоттырып, китеп тә барды. Үзе кушкач, ачтым, укыдым. “Корстон” ку­накха­нәсе директоры белән океан артында, Америкада ял ит­кәндә, шул төшне күргән дә, онытылмасын дип, Гүзә­лиягә язып җибәргән икән. Әнисе төшендә: “Улым, Госман, мин сине барыбер барысыннан да күбрәк яратам”, – дигән. Әйе, Госман хәзрәт бу сүзне гомер буе көтте. Әйт­мәде шул, әллә инде улының апаларыннан, әллә сеңеллә­рен­нән кыенсынды... Хикмәт бит: “Йокы белән үлем бер, җаннар очраша”, – диләр. Иң изге сүзләр сөекле, матур, гадел, туры хәзрәте­безне океан артында эзләп тапкан.
 
Хәзрәтне котлаучылар күп булыр дип уйлыйм. Ул бит халык белән бергә калды. Иң катлаулы елларда бергә-бергә эшләдек, ислам динен таратуда Госман хәзрәт безгә терәк булды. Киләчәктә дә гомерләр булып, бергә эш­ләсәк иде. Ул чаклар бик сагындыра, хәзрәтнең үтемле вәгазьләрен дә тыңлыйсы килә. Бу бит минем генә фикерем түгел, халыкныкы да. Әнисе генә түгел, халык та аны ярата. 60 яшь – яшьмени: алда да бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын.
 

Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.05.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»