поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.05.2017 Спорт

Дөнья чемпионы Надир Исхаков белән ӘҢГӘМӘ

Белгәнебезчә, Минск шәһәрендә тай боксы буенча дөнья чемпионаты булып узды. Биредә җиде дистә илдән 700дән артык бу спорт төрен яратучылар катнашты. иң куанычлысы - ярышларда Россия җыелма командасы составында милләттәшебез, Ыргу авылы егете, Кнәгеннең “Молодежный” физкультура-сәламәтләндерү комплексының тай боксы секциясе тренеры Надир Исхаков та уңышлы катнашты.

Ыргу спортчысы 81 килограмм авырлык категориясендә алтын медаль яулады һәм чемпионы исеменә лаек булды. Әйтергә кирәк, 2015 елда Надир чемпионатыннан көмешле урын алып кайткан иде инде.

Күптән түгел Надир редакциядә кунак булды. Форсаттан файдаланып, аңа үзебезне кызыксындырган берничә со¬рау белән мөрәҗәгать иттек.

- Надир, бу спортка ничек килдең?
- Мин гади авыл егете. Мәктәпне тәмамлап, һөнәри белем алдым, бүген Кнәгендә инженер-экономика универси¬тетында укыйм. 11 яшендә әти мине тай боксы секциясенә бирде. Һәм шуннан башланды да инде спортчы карьерам. Яшьтәш малайлар кебек үк, буш вакы¬тымны авыл урамын туздырып, футбол тибеп үткәрә идем, берничә тапкыр авыл сабантуйларында көрәштем. Һәр малай¬га хас булган кебек, Майкл Тайсон, Муха¬мед Али кебек легендар боксчыларның ярышларын яратып карый идем. Шуңа да әтием мине бокска яздыргач, каршы килмәдем. Башта бераз көндәшләр су¬гуыннан курыксам да, бу спорт төрен тиз үз иттем һәм аның белән яратып шөгыльләнә башладым. Беренче көннән башлап тренерым Алексей Банников¬та шөгыльләнәм. Димәк, Дөнья чем¬пионы исеменә лаек булуымда аның өлеше шактый. Шулай ук әти-әниемнең, туганнарымның, йөргән кызымның даи¬ми ярдәмнәре зур, һәр ярышта диярлек алар минем белән булырга тырышалар.
- Чемпион исемен яулау авырмы?
Артык авыр булды дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, көндәшләрем югары әзерлекле иде. Тренировкаларда өйрәнгәнемне ринг¬та кулландым һәм ниһаять, 81 килограмм авырлык категориясендә дөньяда берен¬че булдым. Чемпионатта португалияле, мексикалы, испанияле спортчылар белән очраштым.
Тулаем алганда, рингка атаклы, та¬нылган көндәшләр белән чыгуны кулай күрәм, чөнки бар көчеңне һәм сәләтеңне алар белән генә сыный аласың.
- Тренировкаларга күпме вакытыңны сарыф итәсең?
- Конкрет бер ярышка әзерләнгәндә, көненә ике тапкыр икешәр сәгать вакыт залда уздырам, ә болай көненә ике, ике сәгать ярым вакыт җитә.
- Бокс җәрәхәт алу ягыннан иң куркы¬ныч спорт төре диләр, моның белән килешәсеңме?
- Теләсә нинди спортта җәрәхәт алу кур¬кынычы бар. Әмма, минем фикеремчә, тай боксында башка төрләргә караганда андый куркыныч азрак. Мәсәлән, фут¬болда чәнечкеле бутсалар белән аякка типкәннән соң гарип калу, хоккейда борт¬ка китереп бәргәннән соң җәрәхәтләнү мөмкин.
Мин дә Дөнья чемпионатыннан төрле җәрәхәтләр белән кайттым, бүгенгә алар бөтенләй төзәлде инде. Ни генә булса да, бу спорт төрен сайлавыма үкенгәнем юк.
- Бүген син үзең дә тренерлык эшен алып барасың.
- Әйе, өч ел инде Кнәген ФСКсында 9-16 яшендә булган малайларны һәм кызларны тай боксы нечкәлекләренә өйрәтәм, барысы да бик теләп бу спорт төрен үзләштерәләр.
Хәзер кайбер әти-әниләр балаларын берчә берничә түгәрәккә яздыра, тик ахырда алар берсендә дә нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Миңа калса, конкрет рәвештә бер төр белән шөгыльләнергә кирәк. Әгәр дә барып чыкмый икән, күңелгә ятмый икән, бернинди тырыш-лык та ярдәм итмәс.
- Яхшы боксчы булу өчен нәрсә кирәк?
- Бокста уңышларга ирешү өчен, иң беренче чиратта, сабырлык сорала. Хо¬дай тарафыннан бирелгән сәләткә ия булучы физик авырлыкларга, авыртуга түзә алмый икән, ул көндәшләреннән калышачак. Сәләтле – җиңә, сабырлык күрсәткәне, әлбәттә, чемпион була.
- Киләчәккә планнарың нинди?
- Алла биреп, атказанган спорт мастеры исемен яклау. Бу, беренче чиратта, яхшы эшкә урнашуда өстенлек бирә. Моның өчен тагын бер тапкыр Дөнья чемпиона¬тында җиңәргә кирәк. Шулай ук Мәскәүгә китеп урнашу һәм анда бокс белән шөгыльләнүемне дәвам итү уйлары бар.

Барлык яулаган титулларына кара¬мастан, Надир ачык, гади авыл егете, аралашучан, кызыклы әңгәмәдәш бу¬лып чыкты.

Без аны ихластан тагын бер тап¬кыр Дөнья чемпионы исемен яулавы белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә гел беренче булуын теләп калабыз.


Румия ХАМЗИНА сөйләште
Туган як
№ --- | 28.05.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»