поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.05.2017 Фаҗига

20 минут эчендә янып бетә - киемсез, душтагы сөлгегә төренеп кенә чыгып котылалар

Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә гомер итүче Хөснетдиновлар 20 минут эчендә йортсыз, бернинди документсыз кала. Өсләрендә дә йокы күлмәкләре була. Киленнәре исә, бөтенләй бер киемсез, душта юынган җиреннән сөлгегә төренеп кенә чыгып котыла.

Язмыш мине күп сынады

Йорт хуҗасы Марина Хөс­нет­диновага тормышта күпне кү­рергә туры килгән. “Язмыш мине кат-кат сынады. Иң элек кадерле кешем – иремне югалттым. Бу вакытта улым Русланга – дүрт, кызым Регинага ике яшь тулмаган иде әле. Ирем фаҗигале рәвештә һәлак булды. Ул еллар­ның авырлыгын сөйләп кенә бетереп булмый. Ике баланы үстерер өчен күп тырыштым. Алны-ялны белмичә эшләдем”, – ди ул. Улы белән кызы аякка бас­канчы үзе турында уйламый да. Хәтта яңадан кияүгә чыгарга да базмый. Әмма дус-ишләре димли торгач, кияүгә чыга. Икенче иреннән улы туа. Гаилә зур булса да, бер-берләрен аңлап яшиләр. Казанның Зорге урамындагы бер бүлмәле фатирга барысы да сыя. Руслан да өйләнеп, аерым яши башлый, Регина да тормышка чыга.

“Тормышыма шөкер итеп яши башлаган идем. Балалар да урнашкан. Тик бәхетемә күз тиде. Сөенеп яши алмадым. Бы­елның 10 нчы гыйнварында киявебез авырып үлеп китте. Әле бит онык та бар. Бу хәсрәтне кү­тәрү авыр булды. Кызым бик елады. 32 яшендә ялгыз калуны авыр кичерде ул. Әмма тагын зур сынау алда көткән икән әле. Ире үлеп, өчесен уз­дыргач, кодагый бала белән кызымны өеннән куып чыгарды. Билгеле, без аны урамда калдыра алмадык, үзебезгә чакырдык. Бу вакытта улым белән  бер бүлмәле фатирны сатып, Вознесение бистә­сеннән йорт алган идек. Фатир саткан акча йорт алырга җит­мәгәч, кредит рәсми­ләштердек”, – ди Марина.

Егыласыңны белсәң...


Банктан кредит алганда, йорт­ны иминиятләштерергә кушалар. Әмма алар сораган сумма кыйммәтрәк булгач, Хөснетди­новлар гаиләсе 4 меңгә арзанракка башка иминиятләштерүче оешма таба. “Безнең мөм­кинлек бе­лән яхшы йорт сатып алып булмаганын аңлагач, уйлаштык та, эчке ягы эшләнеп  бетмәгәнне алдык. Улым дусты белән бергә ремонт ясады. Руслан йортларга ут кертә, монтажлый. Үзебездә дә бар эшне ул эшләде. Ай саен түлисе акча да күп иде. Без кредитны озакка сузмас өчен, бө­тенебез бер булып, тиз түләргә тырыштык. Тиешле сумманы арттырып сала идек. Шөкер, кредитыбыз да август аенда бетә иде инде. Әгәр бу янгын чыкмаган булса, без рәхәтләнеп  яши башлый идек. Бернишләп булмый. Яндык дип кайгырып эш чыкмый, безгә ничек тә көзгә кадәр йортның нигезен булса да салырга кирәк”, – ди Марина.

Янгын чыгар алдыннан Хөс­нетдиновлар өч көн бакчаларында җир эшләре белән мәш килә.


– Ул көнне арып та киттек. 1 май көнне йокларга иртәрәк ятылды. Иртәгесен оныгыма һәм кече улыма укырга барасы бар бит. Без ятканда кичке ун тула иде. Киленем душка кереп китте. Ун тулып, унбиш минут киткәндә, аның: “Янабыз”, – дигән тавышын ишеттем. Янгын икенче каттан башланган. Ә анда – минем  бүл­мәм. Янымда инсульт ки­чергән әнием дә бар. Әти үлеп киткәч, без аны да яныбызга сыйдырган идек. Мин тизрәк әнием­не коткарырга ашыктым. Аны алып төшү җиңел булмады. Йорт дөрләп яна. Оныклар, балаларым урамда. Акча­бызның кайда икәнен дә беләм, документларым да әзер генә тора иде. Әмма әниемне ташлап китә алмадым. Аны көчкә беренче катка алып төштем, – ди Марина. – Урамда улым безнең янга керәм дип өзгәләнә. Без өйдә, ул бусаганың теге ягында. Янгын бик көчле иде. Ишек яна башлады. Улым безне коткарам дип пешеп бетте. Әле ярый чыгып котылдык.
Әнием инсульт кичергән, ши­кәр авыру белән интегә. Янгыннан соң хәле тагын да начарланды. Йөрәк авыруы кузгалды. “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырттык. Әмма аларда әниемә кирәкле дарулар булмады. Хәтта  корвалоллары да берничә тамчы гына иде. Янгын сүндерүчеләрне дә 50 минут көттек. Алар кил­гәндә, соң иде инде.

Хәзер кая барырбыз?

 Хөснетдиновларның өе сайдинг белән тышланганга, бик тиз яна. Ул төнне мәрхәмәтле күр­шеләре үзләренә чакыра. Кызы эшли торган оешма, акчалата булыша алмаса да, вакытлыча яшәр өчен фатир биреп тора. “Без монда озакка кала алмыйбыз. 1 августка фатирны бушатасы. Әлегә ике балигъ булмаган ба­ланың берсе – интернатта, икенчесе – танышларыбызда. Алар өчен дә үзәгем өзелә”, – дип өзгәләнә Марина.

Янгын сүндерүчеләр чыбык­лар искергән дигән белешмә бирәләр. “Әмма без алар белән килешмибез. Йортка бер генә ел бит. Кайдадыр кыска ялганыш булгандыр дип уйлыйбыз. Бе­леш­мәне үзгәртер өчен кат-кат йөрдек. Үзебезгә тиешле иминият акчасын алсак, йортның стеналарын күтәреп куяр идек. Сату-алу килешүендә барлык сумманы күрсәтмичә, 1 миллион сум дип кенә язган идек. Менә хәзер тиешле акчаны да ала алмыйбыз. Баксаң, без сатып алган йорт бер мәртәбә янган булган. Бу хакта күршеләр әйтте. Янганнан соң, аны бер кеше төзеклән­дереп саткан икән. Бер янган җиргә икенче кабат йорт төземи­ләр дә бит әле ул”, – ди Марина.

Шәһәрнең бездә эше юк


Бәла килгәч, бу гаилә кая гына бармый.  Совет районының со­циаль яклау бүлеге аларга 30 мең сум акча бирә. Ә шәһәр хакимиятеннән бернинди ярдәм алмыйлар. “Шәһәрнең акчасы юк. Аларны да аңлыйм. Безнең кебекләр күп бит инде ул. Әмма шулай да безгә 1 пакет ризык бирделәр. Ике балага бер букча белән уку кирәк-яраклары алып килделәр. Без бит хәтта эчке киемсез калдык. Әле ярый мәрхә­мәтле кешеләр булды. Алар кием-салым бирде. Безне кызганып, акча бирүчеләр булды. Әле менә паспорт алу бәхетенә ирештек. Әмма ул да бушлай булмады. Һәркайсыбыз 1500 сум түләде. Яндык бит без, югалтмадык, дип тә әйтеп карадым. Тик ишетүче булмады. Кеч­кенә улым 2016 елның 1 декаб­рендә генә паспорт алган иде әле. Әмма ниш­лисең, тагын яңаны алдык”, – ди Марина.

Ул сөйләшкәндә күз яшь­ләрен тыя алмый. 39 ел буе бертуктаусыз эшләгән, июль аенда 55 яшен тутырса да, әле алга таба эшлим дип тора. Хөкүмәттән ярдәм булмаганга йөрәге әрни аның.

“Кайчак үз-үземә кул салыр дәрәҗәгә барып җитәм. Башыма әллә нинди уйлар килә. Гади кешеләрнең ярдәм иткәненә бер яктан сөенсәм, икенче яктан күңелемә читен. Безгә бит пен­сио­нер әбиләр булыша. Бик авыр хәлдә калдык – кая барырга соң, кемнән ярдәм сорарга? Депутатлар ишеген дә шакымыйча булмас дип уйлыйм. Безгә йорт­ның нигезен салырга кирәк. Ә калганын без бергәләп, тырышып эшләп башкарыр идек”, – ди Марина.
Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Марина Хөс­нетдинованың телефон номеры: 89047601752.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.05.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»