поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.05.2017 Ана теле

“Икән”ме, “микән”ме? Ничек дөрес?

“Ана теле” сәхифә-рубрикасы ачылып, бу хакта интернетчыларның фикере бәян ителә башлагач та тәүге сораулар рәтендә “икән”ме, “микән”ме? дигәне бирелүе урынлы вә вакытлы дип саныйбыз. Чөнки ул да бүгенге сөйләм хаталарының берсе. Моны раслаучы берничә генә дәлил: Синоптиклар нәрсәләр вәгъдә итәләр микән? ( “Яңа гасыр”, Манзара. Апр. 2017.); Җаныкаем, нишлим микән (Җыр); Кемнәр генә басар микән йөрәгем ярсуларын (Җыр).

Мәсьәләне сәхифәбездә кузгатучы Мансур Сәгъдиев тә: “ТНВ алып баручылары, андагы чыгышлар турында сүз чыккач, әйтми китә алмыйм. Анда ике очракның берендә (бәлки берСендә?) “икән”  белән “микән”не бутыйлар”. 

Шунысы  игътибарга лаек: интернетчылар моны хата дип таный, борчыла, котылу хәстәрен күрергә омтыла. Хата бер генә аваз  (хәрефтән) торса да, ул сөйләмдә мәгънә кимчелеге китереп чыгара, урынсыз (артык йә ким) авазны, иҗекне (кушымчаны) тыңлаучы  тоеп, кәефсезләнә. Мондый хата да безнең сөйләмдә шактый. Татар сөйләмендә аларның булуы табигый, чөнки безнең тел төп хәсияти үзенчәлекләренең берсе ялганмалык булган  тел, анда иҗек-кушымчалар (морфемалар) да бихисап мәгънә төсмерләренә ия, аларны  урынлы -урынсыз (артык йә ким) куллану да хатага сәбәп була. Ана телен башка телләргә чагыштырып өйрәнгән, бигрәк тә шулар тәэсирендә  уйлый, сөйләшә торган кешеләр телебезнең менә бу асыл хәсияте бирә торган мәгънәви нечкәлекләрен тоюдан, кулланудан мәхрүм. Әлеге очракның киләме икән, барамы икән; Киләмени, барамыный рәвешләрен хаталы әйтү һәм язу ихтималы да юк түгел бит. Һәрхәлдә бу хакта үзенә бер язма тәкъдим итәргә була. Ә хәзергә  хатаны төзәтү юлы дип тәкъдим иткән комментары өчен Мансур Сәгъдиевкә рәхмәт әйтеп, аның киңәше  белән килешеп, шуны гына кабатлыйбыз: “Бәлки Низамовны тыңлаучы булыр... Хәзер инде моны диалект дип яклаучылар да күренә башлады. Авылыбызда, шөкер, “икән” урынына очраклы гына да “микән” кулланучы юк! Кагыйдәсе дә ансат кына югыйсә. Җөмләдә сорау алмашлыклары кая, кайда, нигә, кайчан, кемгә, нәрсәгә, нилектән, күпме очраганда (өстик: сорау төсмере белдергән мантыйкый, мәгънәви бүтән чара яисә пара-экстралингвистик чара – ым, ишарә, тавыш һ.б.) – санап китсәң күп булыр алар – беркайчан да “микән” кулланылмый! Әйтик, “Илсафка ничә яшь икән?”, “Зөлфәт кемгә өйләнгән икән?”
 
Әңгәмәне уңай (безнең җитәкчеләр әйтергә яратканча позитив) мисал белән очлыйбыз: Аны төшләремдә күрәм // ул мине күрә микән (Җыр).
 
* * *
 
Мансур Сәгъдиев язмасы:
 

Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы
Матбугат.ру
№ --- | 26.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»