• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
13.12.2009 Җәмгыять

МӘЧЕТ САТАМ, КЕМ АЛА?

Моннан егерме ел элек Мәскәү эшкуары Фәиз Гыйльманов үзенең туган авылы Мәдинәдә (Түбән Новгород өлкәсе) гүзәл бер мәчет салдырган иде. Төзелеш өчен хәтта үзенең өр-яңа «Мерседес»ын сатып җибәргән, диделәр. Эшкуарның әнисе Рәшидә исемен йөртүче әлеге Аллаһ йорты кабатланмас архитектурасы белән үзенчәлекле. Ул биш таҗлы чәчкәне хәтерләтә. Бу вакыйга турында заманында хәтта Влад Листьев та «Караш» («Взгляд») тапшыруына сюжет төшергән булган. Менә шул мәчет декабрь башында аукционга куелды. Конкурс шартына сатып алучының объекттан файдалану кагыйдәләрен үтәргә тиешлеге турында да язылган. Лотның бәясе – 602,38 млн сум.

Бары тик изге ниятне генә күздә тотып төзелгән бина ничек бу язмышка тарыган соң? Фәиз Гыйльманов мәчетне «Мәдинә» ачык акционерлык җәмгыяте балансына тапшырган булган икән. Әлеге авыл хуҗалыгы оешмасының зур гына бурычы җыелып, узган ел ул банкротлык чигенә җиткән. Кредитлар алганда барлык мөлкәт, шул исәптән «Рәшидә» мәчете дә закладка салынган.

 

Рәсми затлар бәланең башын туксанынчы елларда мәчетләрнең беркем белән дә килештерелеп төзелмәвендә, кайбер мәчетләрнең Диния нәзарәте балансында булмавында күрәләр. 

 

Шушы хәл сискәндереп җибәрде әле. Бездә дә бит авыл саен мәчет төзелә хәзер, Казанда гына да аларның саны кырыктан артык. Мәчетләргә гыйбадәт йорты булудан бигрәк керем чыганагы итеп караучылар дин әһелләре арасында да хәттин ашкан, диләр. Соңгы араларда «фәлән мәчетне хәзрәт үз карамагына алган икән, төгән мәдрәсәне абыстай исеменә яздырган» дигән имеш-мимешләр дә йөри. Заманында бөтен ил белән торгызылган, халык акчасына төзелгән мәчетләребез «Рәшидә» язмышына дучар булмасмы? Алар кем балансында тора? Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте юристы Назыйм ГАЙНЕТДИНОВтан  шушы сорауларга җавап бирүен үтендек.

 

– Әгәр мәчет шәхси милек саналса, куркыныч бар, әлбәттә. Әмма безнең республикада мондый мәчетләр санаулы гына. Хәтерем ялгышмаса, Нурлат һәм тагын берничә районда гына бар. Калган мәчетләрнең күпчелеге мәхәллә милке булып санала. «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында»гы 125 нче федераль закон буенча мәчетләр мәхәлләләргә бушлай бирелергә яки түләүсез файдалануга тапшырылырга тиеш. Һәм бу очракта шушы ук закон буенча дини максаттагы милеккә (мәчетләргә, чиркәүләргә) арест салына  алмый.

 

Миңа еш кына башка мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, бер кеше үзенең җир кишәрлегендә авылдашлары ризалыгы белән мәчет төзетергә уйлый. Ул аны берүзе генә салмый бит инде, аңа бөтен авыл булыша. Ә мәчет шәхси кешенең җир кишәрлегендә кала бирә. Бу, әлбәттә, явыз нияттән чыгып эшләнми. Коммуналь хезмәтләргә түләүләргә ташлама алыр өчен кайберәүләр аңлы рәвештә мәчетне хосусый милек итеп калдырырга телиләр, бары шул гына. Бу очракта утка, суга, газга һ.б. түләүләр өчен тарифлар физик затларныкы кебек була. Әмма ел азагында яки бер елдан соң үзләрен бик зур җир салымы һәм бина өчен салым көтеп торганын алар аңлап җиткермиләр. Әгәр дә шул ук җир кишәрлеге һәм анда салынган мәчет дини оешма милке булып санала икән, Салым кодексы буенча алар бу төр салымнардан азат ителәләр. Мөлкәт тә югарыда телгә алынган федераль закон белән яклана. Коммуналь түләүләргә тарифлар, әйткәнемчә, юридик затныкы  кебек була. 

 

Мәчет төзергә җыенучыларга шуны киңәш итеп әйтәсе килә: теркәлү узып, мәхәллә исеменә документлар алуга җир кишәрлеген һәм бинаны мәхәллә милке итеп рәсмиләштерү хәерле булыр.

 

– Сез әңгәмә башында, республикада мәхәллә карамагында булмаган мәчетләр дә бар, дигән идегез. Димәк, аларның да язмышы куркыныч астына куелырга мөмкин булып чыга.

 

– Бездә авыл җирлеге балансындагы мәчетләр бар. Әмма алар котчыкмалы бурычларга батар дип уйламыйм мин. Бу уңайдан бер вакыйга искә төште. Моннан алты ел элек кайсыдыр районнан бер авыл хуҗалыгы предприятиесе безгә фәлән миллион сумга мәчет сатып алырга тәкъдим иткән иде. Без аңа гыйбадәт кылу биналары – мәчетләр дини оешмаларга бушлай бирелә дип җавап  хаты яздык.

 

Ә «Рәшидә» мәчетенә әйләнеп кайтсак, болай килеп чыгуы бик кызганыч, әлбәттә, аны сатып алучы табылыр дип уйламыйм


Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№16 (29930) / 15.12.2009 16:30:41

Эгъзам эфэнде Фэез турында гафу! мин дэ куз алдындагылардан чыгып кына!

№15 (29926) / 15.12.2009 16:12:59

Нух, Сез хаклы. Гафу! Мин беркайчан да татар белән мишәрне бүлмәдем. Иркә сүзе йөрәккә тиде. Тик Сезнең “икейөзлелектән әзрәк тартынып, мәчетенә бармый”- дигән фикерегез белән килешеп бетмим. Аның сәбәбе башка. Пәйгамбәребез(с.г.в.) бер хәдисендә: “Иманны кеше хәмер эчми, эчә икән иманы юк”- дигән. Мишәрме ул ягни казан татарымы безгә динебезгә кайтырга кирәк. Кызганычка каршы безнең милләт (кайда яшәүгә карамастан) үзебезнең асылыбыздан- динебездән ераклашты, халәл белән хәрамны аермый башлады. Һәр татар үзен мөселман ди, тик күбебез диндәге гади әйберләрне белмибез. Өйрәнергә дә тырышмыйбыз. Дин ул муллага гына кирәк диеп ялгышабыз. Хак юлга баскан кешене, тикшерә башлыйбыз(файдасы бардыр ,булмаса мәчет салмас иде, дингә , авылына булышмас иде, малы халәл түгел, һ.б.) яисә аның ихласлыгыннан шикләнәбез. Бу барда безнең иманыбыз зәгыйф булганлыктан.
Бер 7-8 ел элек беренче мәртәбә Мәдинә авылында булырга насыйб итте. Анда ниндидер дини конференциядән сон күп кунаклар килгән иде( Түбән Новгород өлкәсенең губернаторы, мөфтиләр һәм башка "зур" кунаклар). Фәиз Гыйльманов дигән бер егет 1989 елны туган авылынада мәчет салдырган(целый комплекс). Үзенә салган йортын(ике катлы) муллага яшәргә биргән, ә быел клубны сатып алып -капиталь ремонт ясатты диделәр. Губернатор, мөфтиләр янында баскан "зур" кешеләр арасыннан Фәизне күз белән эзләдем. Танымагач, янымдагы бер кешедән “Фәиз кайсы”- дип сорадым. Ул бездән дә артта баскан бер гади гына киенгән, егетне күрсәтте. Минем белән барган бөтен дусларымның исе китте, Фәизнең гадилегеннән.
Ул авылы өчен эшләгән эшләрне монда язып бетереп тә булмый. Үз күзең белән күрмәсәң ошанмыйсың да.
20ел артык авылына ярдәм итеп яшәде. Эшләгән кеше ялгышырга мөмкин, эшләмәгән генә ялгышмый. Безнең аны гаепләргә хакыбыз юк. Җиңелек арты авырлык, ә авырлык арты, Иншааллаһ, җиңеллек киллер.

№14 (29905) / 15.12.2009 12:54:26

Совет чорында ук мишәрләр күпкә динлерәк иде.ләкин мишәрне татардан аерып карамагыз инде. ахыр килеп бар да татар.

ләкин бит дөреслек һәммәбездә дә. шулай гадәтләнеп китте. Башта дәүләт малын үзләштерәләр, донь яның арт санына тибеп яшәгәч мәчет төзетеп благотворительгә әйләнәләр.
чөнки үз хезмәтең белән генә җаным безнең илдә! (иң күбе коймага җитәрлек акча табарга мөмкин). энэ без клоунга караган шикелле караган Р.Трахтенберг ятимнәргә ярдәм итеп яшәгән кыска гына гомерендә дә. Ләкин прессада мактанулар булмады шикелле.сөйләсәләр ишетелер иде.
намуслы кешеләрдән гафу үтенәм, ләкин һәр бер байны пәйгамбәр урнына күрү... Фәиз Гыйльманны белмим аның адресына кабул итмәвегезне үтенәм! бары үзем күргәннәрдән чыгып кына

№13 (29899) / 15.12.2009 11:28:42

Нух,
/Казан татары аракысын да эчә, ләкин икейөзлелектән әзрәк тартынып, мәчетенә бармый./

№12 (29898) / 15.12.2009 11:26:08

Рамазан.

Син санап киткәннәр кемгә хезмәт итәләр?Татарчасын(хоть мишәрчәсен)беләләрме?

Маратлар,Дасаевлар бу мәчетне өолып кала алырлармы? Юк.

№11 (29895) / 15.12.2009 11:09:05

Мишәре дә типтәре дә кирәк икесе дә чып чын татар. Ул зур авылларның даны дөньяга таралган, Япониягә күчеп, Финляндягә күчеп татарның нинди булуын күрсәткән мишәрләр ич.
Үзләрен күрсәтергә батырлыклары бар.
Акчуриннар, Марат Сафин, Доссаевлар... кемне карама мишәр чыга

№10 (29860) / 14.12.2009 22:36:36

Әгъзам, гомумиләштерергә кирәкмәс иде. Бу группаларда да төрлесе бардыр.
""Мишәрләр Аллаһыны искә төшереп сәдәка биргәндә, мәчетләр салганда Казан татарларлары нигә аракы эчүне, зина кылуны дәвам итә?""

Шулай да, шәхсән үзем күргән әйберләр турында гына язучы буларак, әйтәм - мишәрләр аракысын да эчә, шул ук вакытта син искә алганны да эшли. Два в одном, как бы. Казан татары аракысын да эчә, ләкин икейөзлелектән әзрәк тартынып, мәчетенә бармый.

Белмим, кайсы әйбәтрәктер.

№9 (29858) / 14.12.2009 22:11:01

Әгъзам,
Аллам сакласын! Үзем чамалаган гөнаһыларым күп булганга Аллаһы исемен кирәккәнгә дә, кирәкмәгәнгә дә төрләндермим. Юк, мин Казандагы мишәрләрне генә күзәтәм һәм истә тотам. Динсез ата коммунистлар супер динлеләргә әйләнделәр: марҗа хатын мудный, выгодный булмагач, татарга өйләнәләр; ике сүзнең берсендә Аллаһы, дини ритуаллар үзәгендә алар. Русча әйткәндә, отвратительно карап торырга. Инде иманга килеп тыныч кына гөнаһыларымны ярлыка дип яшисе дә бит.
Гомумән, мәчетне туган-тумача исеме белән атауны, Аллакһы өчен эшләр эшләгәндә исемне күрсәтеп шапырынып йөрүне аңламыйм. Андый эшләр чын күңелдән булса, исемсез эшләнеләләр.
Ну, кигәвен бераз хаклык бар)))))әмма ихласлык салмасаң бераз, кыздырып булмый)))))

№8 (29857) / 14.12.2009 21:54:16

Мишэрлэр алар динне ин каты тотучы халык! Мона миллион мисал! Батыр районы мишэрлэрен генэ алыгыз!

№7 (29856) / 14.12.2009 21:45:00

Әгъзам әфәнде,бик матур фикерләр,күпләр укыса,әлбәттә зыяны тимәс иде.Кайбер нәрсәләрне(сез әйткән) тормышка ашырырга тырышсалар,тагын да әйбәтрәк булыр иде.
Иркә,үзем мишәр булмасам да алай каты(мишәрләр турында) әйтүеңне хупламыйм.Әллә,учакка утын өстәп,әңгәмәне кыздырырга теләдең?!.

№6 (29854) / 14.12.2009 21:11:09

Иркә, Сезме гөнаһсыз? (Аллаһ Тәгалә барлык дин кардәшләребезнең дә гөнаһларыбызны гафу кылсын иде.) Миңа, Аллаһ, Татарстанның күп татар авылларында һәм Россияндә сибелгән мишәр авылларында булырга насыйб итте. Әмма мишәр авылларында дингә караш күпкү яхшырак, мәчетләрдә биш вакыт намазлар укыйлар. Татарстанның кайбер зур дигән авылларында да мәчетләр ябык, ә шәһәр мәчеттләендә, ни кызганыч безнен милләт кешеләре бик аз. Атнага бер җомга намазы гына укылган авыл мәчетләр саны да бик күп. Мишәрләр Аллаһыны искә төшереп сәдәка биргәндә, мәчетләр салганда \"Казан татарларлары\" нигә аракы эчүне, зина кылуны дәвам итә?
Ә Мәдинәдә яшәүче милләттәшләремә Алланың сынаун сабырлык белән үткрергә насыйб итсен, ахырын хәерле кылсын.

№5 (29782) / 14.12.2009 11:43:26

Бәлки күкләр кабул итмидер!? Хәзер бит башта утырып аракы эчәләр, аннары зина кылаларда, аннары Аллаһыны искә төшереп сәдәка бирәләр, мәчет сала башлыйлар.....Мишәрләр арасында особо киң таралган бу күренеш.

№4 (29769) / 14.12.2009 09:38:14

Мәчетләр вакыфныкы булырга тиеш (мөселман фонды)бу темада күп эшлисе бар

Юлда вакытта ничә тапкыр туктарга туры килде ләкин мәчетләр ябык, акшам вакыты булуга карамастан. Берсендә Корбан Бәйрәме көнне хатта җомгага мулла килмәгән иде. Мулласы, мәхәлләсе булмаган мәчет хуҗасыз димәк...

№3 (29762) / 13.12.2009 23:38:04

Каравыыыыыыыл!!!ахырзамааааан!!!!!!!!!!!!!!!

№2 (29759) / 13.12.2009 22:41:54

авылы медяны инде аның.

бер-ике тапкыр кунып калганым бар анда.
эче матур.
музейлары да кызык.

№1 (29755) / 13.12.2009 21:41:33

Менә Ханым бусына ни әйтерләр иде алар.Вопрос..

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar