поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.05.2017 Мәгариф

Татарстанда укытучы 4 сыйныф укучысын соңгы сүзләр әйтеп ачуланган (ГАУГА)

Укучылар дәресләрне видеога төшереп, социаль челтәргә куюларын дәвам итә. Чаллыдагы тәҗрибәле педагогның укучысын ничек итеп ачулануын бөтен дөнья белде. Бу – укытучы­лар­ның тупаслыгына каршы көрәшүме, әллә кызык эзләүме? Педагогларны мондый гамәлләр ни дәрәҗәдә куркыта икән?

Дүртенче сыйныф укучысы өй эшен тиешенчә эш­лә­мәгән булган. Инглиз теле укы­тучысының ачулануын сыйныфташлары камерага төшергән. “Син нәрсә, эчкән идеңме әллә? Ничә генә җөмлә язгансың? Нигә аны ахырга кадәр эшләмәдең? Ә үзең чиреккә “4 ле” сорыйсың тагын. Әти-әниеңне штрафка тартабыз... Син эшләдеңме әллә? Әллә җиде балаң бармы? Ирең эчәме? Ашарга пе­шерәсең бармы? Җыеш­тырасың, юасыңмы?” – дип ачулана укытучы.

Бу көннәрдә күтәрелгән шау-шуны укытучыларның күбесе белми булып чыкты. Шуңа күрә фикерләрен дә әйтә алмадылар. Шул ук вакытта аны карагач, кайбер­ләре куркып та калган. Бүген укучыларның кулында – телефон, планшет. Шу­ңа күрә теленә хуҗа була белмәгән теләсә кайсы укытучы интернетта “бүгенге көн герое”на әйләнергә мөмкин. Ә оялуны белмәгән укучы “оста сюжет” ясаучы булып кала.

– Бер дә күңелле күре­неш түгел. Сыйныфымда шундый хәл булган иде. Ике баланың әрләшүен өчен­чесе камерага төшергән. Аны миңа күрсәтте. Укучыларыма кешенең рөхсәтен­нән башка андый әйбер­ләрне төше­рергә ярамаганлыгын аң­латтым, – ди Казан мәк­тәбендә белем бирүче Гөл­наз Галиева. – Мин ачуланганда бервакытта да өй­дәге проблемаларны ка­тыш­тырмыйм. Ничә балаң бар, эшләдеңме? Болай тир­гәү дөрес түгел. Син өй эшен яхшырак итеп тә башка­ра ала идең бит. Нигә әниеңнән ярдәм сорамадың? Китап­ханә дә якында гына бит. Әзерләнмәү сиңа оят түгел­ме? Менә хәзер “5ле” алыр идең, “3ле” куям, дим. Укытучы үз дәрәҗәсен төшерер­гә тиеш түгел. Без укытырга, балаларда өмет уятырга тиеш.

Фәрзәнә Кулиева озак еллардан бирле балаларга математикадан белем бир­гән. “Бүген мәктәпләрдә укытучыларга – укыту, ә укучыларга уку зур сынауга әйләнде. Балалар хәзер кычкырырга мәҗбүр итә, дәресләрдә кыланып утыра. Мәктәпләргә йөреп, барысын да белеп, күреп торам. Ә тавыш кү­тәргән укытучыны хөрмәт итмиләр. Балаларны яратырга кирәк. Укучыларның белеме юк. Алар Пушкинның кем икә­нен дә белмиләр, ши­гырь­­ләрен дә сөйләп күрсәтә алмыйлар. БДИ гаебе бу. Аны бетерергә кирәк. Укытучыны да гаепләп булмый. Аларны кызганам. Сабырлык телим”, – ди лаеклы ялда булган мө­галлимә.

Казандагы 65 нче мәктәп директоры Фирдәүс Ха­җи­әх­мәтова да укытучыларга балалар белән эшләү авыр булуын әйтә. “Акыллы әти-әниләр укытучыны һәрва­кыт үрнәк итеп саный. Әмма аңламаганнары да очрый. Укучыдан: ”Җиде балаң бар­мы, эшләдеңме?” – дип сорау дөрес түгел. Чөнки бала аны барыбер аңламый бит. Укытучы тыйнак булырга тиеш. Хезмәттәш­лә­р белән бу хакта еш сөй­ләшәбез. Балаларга ярдәм итәргә тырышабыз.  Дә­рес­тә телефонны бө­тенләй кабызырга ярамый. Кайбер мәктәпләрдә аны җыеп алалар. Киләсе елда әти-әни­ләр белән сөйлә­шеп, шул тәртипне кертмәкче булабыз. Бездә андый хәл­ләрнең булганы юк. Балаларга камерага төшерү кызык кебек тоеладыр инде. Ләкин аларны гаиләдә тәр­бияләргә кирәк”, – ди ул.

КФУ галиме, педагогия фәннәре кандидаты Илги­зәр Гайсин белдергәнчә, бала дәрескә керүгә телефонын сүн­де­реп куярга тиеш. Менә шул вакытта андый проблема булмаячак. “Мәк­тәптә практикада булган студентлар элегрәк зарларын бел­дерә иде. Хәзер бу яктан тыныч. Тик мәктәп­ләр­дә яшерен камерага төшерүләр турында ишетеп торабыз. Гадәттә, таләпчән, усалрак булган укытучыларны төше­рәләр. 9 нчы сыйныфларда имтиханнар кертүнең файдасы булды дип саныйм. Укучылар сынауларга яхшырак итеп әзерләнә башлады. Мин декан булып эшләгән вакытта, әти-әниләр, бары тик педагог булмаган юнәлеш булсын, диләр иде. Аларга, бакчадан гына килдегезме әллә, дип әйтә идем. Яшь­ләрнең мәктәпкә бик барасылары килми. Мәктәптә эшләү җи­ңел түгел”.

Ә Чаллыда яшерен камерага эләккән укыту­чы­ның хәлен әти-әниләр аң­лаган. Алар, педагог сыйныфта эш­ләсен, дигән фикерне җит­кер­гәннәр. Укытучыга үзен интернетта кү­рү бик авыр булган. Ба­ланың әти-әни­сеннән гафу үтенгән. Янәсе, ул май аенда авыр ба­ла­лар­ның әти-әниләре белән җые­лыш үткәрергә җыенган. Озакка сузуның нә­ти­җәсе ме­нә шулай күңелсез тә­мамланган.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.05.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»