поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.05.2017 Ир белән хатын

Каенана белән тормыш: "Анаңнарда нәрсәң калган иде?"

«Яңа ел каршылау белән бәйле онытылмас хатирәң бармы?» – дип сүз башлады бер дустым. «Әллә инде, кисәк кенә искә төшми бит әле», – мин әйтәм. «Ә менә минеке бар, әйдә, бәлки язып та җибәрерсең, ул вакыйга шаһитларының берничәсе бакыйлыкка күчте инде, ә исән калганнары үзләрен танып оялыр», – дип, ул миңа түбәндәге кыйссаны бәян сөйләде.

1963 елны каршыларга иремнең бертуган энесе район үзәгенә кунакка чакырды. Энекәш абыйсыннан өч-дүрт ел элек өйләнгән (“эшләре” ашыгыч булгандыр инде). Район үзәгендә барак тибындагы бер бүлмәле хөкүмәт фатирында яшиләр, бөтен уңайлыклары – тышта. Ике-өч яшьлек кызлары да бар, хатыны китапханәдә эшли. Болар – ирле-хатынлы, шул вакытта мин эшләп, килен хезмәтен башкарып яшәп ятучы, районнан 25 чакрым ераклыктагы авыл кешеләре. 31 декабрь әле эш көне. Сәгать икеләргә кадәр эшлисе, ял көннәре дә бик кыска – 1-2 гыйнвар гына. Авылдан кунакка өч пар барасы икән. Килендәшнең апасы белән җизнәсе, абыйсы белән җиңгәсе һәм без. Җизни кеше үзенә күрә “нәчәлник”, әллә ферма мөдире, әллә бригадир. Киленнең туганнары дүртәү колхозның иң шәп айгырын җигеп баралар, ә минем ир бер арык-турык кына алаша җигеп кайткан. Минем кунакка бик барасым да килеп тормый, чөнки 6 ай ярымлык авырым бар, кышкы юлда 25 чакрым җир ул сиңа уен-муен түгел, тик шушы район үзәгендә үземнең дә әнкәем белән апам яши. Мин бу авылга юллама белән эшкә килгән җирдән кияүгә чыгып калган идем. Машиналар йөрми, кыш көне трактор чанасына төялеп, комсомол җыелышына барган истә калган әле.

Шулай итеп, сәгать өчләрдә без ике атта кунакка чыгып киттек. Тегеләр авылдан чыгуга очтылар гына инде – айгыр шәп. Без үз көебезгә юыртып, ике сәгатьләп бардык. Без килеп җиткәндә хуҗалар, кунаклар инде өстәл артына утырганнар иде. Мин иргә атыңны тугарганчы әнкәйләргә төшеп, күрешеп меник әле дип сүз каткан идем, иртәгә үзең генә тәпиләп барып кайтырсың дип җаваплады (әнкәйләр шактый ерак, түбән урамда яшиләр иде). Инде караңгы да төште, ни дисәң дә декабрьнең соңгы көне. Ашау-эчү, кунак булу башланды. Мин бер-ике чынаяк чәй эчкәч, хуҗалардан рөхсәт алып, өйдәге ике кешелек бердәнбер караватка барып яттым. Йоклау юк инде, гәүдәгә бераз ял кирәк, аннары аракы-хәмер исе дә күңелемне болгатып тора иде. Кунаклар, хуҗалар шул утырган килеш 12не җиткерделәр инде, мине дә йолкып торгыздылар: янәсе, кем корсак күтәрмәгән дә, кем бала тапмаган. Телевизорда Мәскәүдән генераль секретарьнең котлавы башлангач, бик хәтәр генә шампан шәрабе ачтылар. Миңа да мәҗбүри бер-ике йотарга туры килде, “Кырык эт арасында бер этнең койрыгы бот арасында” дигән әйтем дә бар бит әле. Мине ирнең энесе, ягъни хуҗа якламакчы булып карый – тик үзе дә юашрак, йомшак холыклы кеше, сүзен колакларына да элмиләр, үз туксаннары туксан.

Бәйрәм сәгать икеләргә кадәр дәвам итте. Инде мин ипләп кенә теге караватка таба “кыекламакчы” идем, килендәш: “Анда апа белән җизни ята”, – дип, мине туктатты. Тагын элекке заман мебеле – тар гына, кыска гына бер диваннары бар, анысына абыйсы белән җиңгәсе ятачак икән. Мич артындагы тар гына сәкедә (бик тырышсаң ике кеше сыярлык) хуҗалар үзләре ятачак, башларын сәкенең ике башына каратып, урталарына кызларын да сыйдырасы бар икән әле. Ә сезгә раскладушкага җәям, диде хуҗабикә. Урыннар җәелеп, утлар сүндерелгәч, болай да ару гына йомшаган, аруы җиткән ирем, бердәнбер мендәрне башы астына салып, бөтен раскладушканы биләп, гырлап йоклап та китте. Мин тегеләй итеп карыйм, болай итеп икенче ягыннан үрмәләп карыйм – юк инде урын.

Аптырагач, үземнең өскә киеп килгән ару пәлтәмне аска җәеп, өстемә мамык шәлемне бөркәнеп, раскладушкага сөялеп, ике-өч тапкыр черем итеп алдым, ә идәннәре бик салкын (хөкүмәт барагы). Иртәнге алтыны көчкә җиткереп, ипләп кенә киенеп, әнкәйләргә чыгып киттем. Алар: “Бу караңгыда берүзең нишләп йөрисең?” – дип, шаккаттылар. Яшел тышлы, 250 граммлы бер такта чәй дә алган идем күчтәнәчкә, чәйләр эчеп, бераз сөйләшеп утыргач, мин шунда әнкәй яткан ястыкка авып йоклап киткәнмен. Ике-өч сәгать йоклап, кыстыбыйлар белән чәйләр эчеп, кунак булып килгән җиремә кире кайттым. Анда инде барысы да торган, кабат өстәл тирәли утыралар, кызарынып-бүртенеп, миңа ачу белән генә карап алдылар. Әле ир дигәнем дә: “Нәрсә анда чакырылмаган җирдә эзләнеп йөрисең?” Тагын әллә ниләр әйтте әле, тегеләр алдында ирлеген күрсәтүе инде. Әле ярый шул көнне, 1 гыйнварда, кичкә таба кайтырга уйладылар. Юлга соң гына чыктык. Килендәшнең туганнары теге шәп айгырда, районнан чыгуга, күздән югалдылар, әле буран да себереп тора, юл бик начар, кар салган. Шулай да авылга соң гына, исән-имин кайтып ирештек.

Икенче көнне мунчалар ягып, кер юып, бүтән эшләрне тәртипкә салып, өчесе эшкә чыктым. Шул көнне әбәдкә кайтуыма кайнана – кара болыт. “Чакырылган җиреңне ташлап качып йөргәнсең, барысы да йоклаганда анда – анаңнарда нәрсәң калган иде? Якын итсәләр, күрәселәре килсә, үзләре чакырырлар иде, – ди. – Хуҗаларны, кунакларны санламыйча, кешеләр кунак булганда ятып йоклап…” (Кая инде йоклау, бераз тәнемә ял булсын дип терәлеп кенә утырдым, югыйсә). Мин эштә чакта килендәшнең апасы килеп, булганын да, булмаганын да “аударып”-сөйләп киткән икән. Кайнана белән әрепләшеп торырга вакытым да, теләгем дә юк, яңадан эшкә чыгып китәсем бар иде (әле дә ярый эш булган!).

Ходай Тәгалә бар ул, бер ел дигәндә без ул йорттан чыгып киттек, чөнки кече уллары армиядән кайтты. Башта иске генә йорт сатып алып, соңыннан зур, яңа өй салдык. Ә кече уллары өйләнде, бик ямьсез итеп тавышланып яшәделәр, килен аерылып китәргә дә җыенган иде, балага узып, авыры да инде күренә-беленә башлагангадыр, тагын торып калды. Шулай ызгышып-талашып берничә ел яшәгәннән соң яшь килен каенананы бөтенләй өеннән куып чыгарды. Чаллыда ирсез, тулай торакта яши торган кызы бар иде, шунда китеп яшәп, бакыйлыкка күчте. Уллары күмәргә авылга алып кайттылар.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.05.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»