|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2017 Дин
Быел республика ифтары үткәрү урыны үзгәрдеРеспублика ифтары быел 15 июньдә Теннис академиясендә үтәчәк. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова безгә хәбәр иткәнчә, тиздән “Казан-Арена” стадионында Конфедерация кубогы уеннары уздырылу сәбәпле, быел ифтар мәҗлесен анда үткәреп булмый. - Быелгы ифтарда, узган елдагыча, 10 мең кеше катнашыр дип көтелә. Аларга 700 волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Бүгенге көнгә шуның кадәр волонтер килергә теләк белдерде. Узган елгы тәҗрибәдән чыгып әйткәндә, моның кадәр кеше белән бу зур эшне, Аллаһ кушып, башкарып чыгачакбыз. Ифтарга күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар да чакырыла, - дип сөйләде ул.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|