|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2017 Юмор
Теге дөнья, бу дөнья... (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)Коточкыч төш күреп уяндым бүген. Имеш, дөнья беткән! Юк, фани дөнья түгел. Анысы булса, ичмасам, сизми дә, аңламый да калыр идек. Ә монда виртуаль дөнья беткән! Шыбыр тиргә батып уяндым да, уйга калдым: чыннан да бер көн килеп интернетсыз калса, кешелекне ни көтә? Беренче чиратта, курку. Газиз кешеләрең, туганнарың, якыннарың, дусларыңнан аерылу дигән сүз бит бу. Әлбәттә, телефон кала, әмма ул бит хәбәрләшү чарасы. Ә интернет, дөресрәге социаль челтәрләр һәм вацап, безне еракта булсак та, теге яки бу кеше белән “бергә яшәргә” өйрәтте. Хәбәрләр тасмасыннан без аның яңалыкларын көнендә белеп барабыз. Кайда барган, нишләгән, нәрсә пешергән, ничек ашаган... Туйларны, юбилейларны, бәби тууларны әйтмим дә инде. Фоторепортажсыз андый чараларны, гомумән, үтмәгән дип исәпләсәң дә була. Хәтта авылда хәзер яңалыкларны интернет аша гына беләләр. “Фәлән кешенең оныгы туган, ишеттеңме?” кебегрәк хәбәрне элек урамдагы колонкадан су алганда сөйлиләр иде. Ә хәзер: суы да ихатада, интернеты да өйдә... Югары оч Гайшәттәйнең көн саен яңарган “аватарка”сына “лайк” куяр өчен “плюслы” күзлеген киеп, компьютер каршында утырырга түбән оч Гамиләттәйнең вакыты да җитәрлек... Сүз уңаеннан, биш еллар чамасы элек булгандыр, “Одноклассники”да авылның төркемен булдырдылар. “Көндәлек яңалыклар” дигән темасы да бар. Һәм анда бер генә яңалык тора: иртәгә көтү чираты кемдә? Әлбәттә, интернет алар өчен гайбәт сату урыны гына түгел, төрлесе төрле якка таралышкан, дөнья куам дип, кайтып урарга вакыт таба алмаган балалары белән аралашу чарасы да. Оныкларының ничек үскәнен скайптан күреп, “Вконтакте”да фото-видеоларын карап бару начармыни? Берничә ел элек яшь буынның интернетка бәйлелеген ачыклаучы тәҗрибә үткәргәннәр. 12 яшьтән 18 яшькәчәләргә 8 сәгатькә компьютер, телефон, телевизор, хәтта радио кулланудан баш тартып торырга кушканнар. Аларга үз-үзләре белән генә калырга һәм ни тели шуны эшләргә рөхсәт ителгән. Тели икән уйный, җырлый, бии, укый, саф һавада йөри һ.б. Уйлап карасаң, ни кыенлыгы бар? Әмма бер гөнаһсыз бу тәҗрибә шаккаткыч нәтиҗәләр күрсәткән. 68 кешенең 3се генә ахыргача тора алган. Күпчелеге эч пошу, курку хисе кичергән. Яртысының күңеле болганган, тирләгән, укшыган, башы авырткан. 5се паникага бирелгән, 3се үз-үзенә кул салу турында уйлап алган. Әйе, интернет көндәлек тормышыбызга нык кереп утырды. Үзегездән генә чыгып карагыз: иртән йокыдан торуга кулыгыз телефонга үрелмимени? Тиз генә социаль челтәрләрне, вацапны, почтаны карап чыгу гадәте юкмыни? Уянып та өлгермәгән күзләр өчен никадәр зыянлы икәнен уйларга да өлгерми калабыз шул... Күпләр өчен интернет эш урыны, читтән торып уку урыны. Скайп аша зачетлар бирәләр, имтиханнар тапшырып, дипломнар алалар. Компьютер аша үз бизнесын алып барган кешеләр күпме? Бер шәһәрдән икенче шәһәргә барып, тиешле очрашулар үткәреп, кирәкле кешеләр белән сөйләшер өчен күпме вакыт сарыф ителер иде? Ә интернет аларга бу мәсьәләләрне өйдән чыкмый хәл итү мөмкинлеген бирә. Каядыр барасы, чиратта торасы юк. Ә бер көн килеп интернет бетсә, барлык финанс структуралары кабат элекке эшләү системасына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булачак. Аларның эшчәнлеге шактый акрынаячак. Транспорт системасы да ярыйсы каза күрәчәк. Шул ук хаос тимер юллар, аэропортлар, автовокзалларда күзәтеләчәк. Бөтен транспорт кризис кичерәчәк. Билет алырга “тере” чиратлар тезеләчәк. Интернетсыз калсак, ерак араларны якынайтып, үзара бәйләүче бердәнбер чара булып почта белән мобиль операторлар калачак. Мобиль бәйләнешне бәлки тәэмин итәрләр, ә менә почта хатларга күмеләчәк. Хатлар... Исегездәме, элек почта тартмасын ачуга хат ятса, ничек сөенә идек? Аны шунда ук дулкынлана-дулкынлана ачасың да, укырга керешәсең. Күпме хәбәр, күпме яңалык! Көн саен хат язып утырып булмый бит. Ә интернет аша көн саен гына түгел, яңалык булган саен язышабыз, уртаклашабыз, бүлешәбез. Шулкадәр еш аралашабыз, кайвакыт очрашкач, сөйләшер сүзебез юк булып чыга... “Былтыр отпускының соңгы атнасын өйдә ял итеп ятканда, телевизор, телефон, интернет берьюлы чыгып очты. Өйдә шундый тынлык урнашты... Балам белән китап укыдык, рәсем төшердек. Соңыннан бала хәтта мультиклар сорамый башлады. Ирем белән дә күбрәк сөйләшә башладык. Яшәргә була ул.” Интернет бүген пиратлар өчен төп мәйдан. Ул югалса, кино төшерүче, җыр яздыручы, китап язучылар җиңел сулап куярдыр. Әмма, икенче яктан, бүген теләгән һәр кеше китабын бастыра, җырын дискта чыгара алмый. Алар өчен үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәр бердәнбер урын – интернет. Телевидение генә халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерә алмаячак. Кешеләр кинотеатрларга, концертларга, китапханәләргә йөри башларга мәҗбүр булачак. Яңалыклар белән танышыр өчен янә басма матбугатны укый башлаячак. Безнең тиражлар артачак! Реклама да гәзит-журналларга кайтачак, димәк, маркетинг та интернетсыз калуны кичереп, исән калачак. Ниһаять, журналистларның хезмәт хакы артачак. Интернет белән бергә “заман үзенчәлегенә” әйләнгән тагын бер күренеш юкка чыгар. Ул да булса, симптомнарына карап, үзеңдәге чиргә диагноз кую. Күп белсәң, тиз картаясың, диләр. Ә бу очракта “үләсең” дип үзгәртсәң дә артык булмас. Чөнки күпләр табибка барганчы, интернеттан укып, үзенә-үзе куйган диагнозыннан куркып, ярты үлеккә әйләнә. Ә иң мөһиме, интернет бетсә, кешеләр халык арасына чыга башлаячак. Саф һавада вакыт уздыру аларның сәламәтлеген яхшыртачак. Сәяхәтләр артачак. Һәм ул сәяхәтләрнең төп максаты күбрәк фото төшеп, инстаграмм тутыру булмаячак. Чын сәяхәт булачак ул. Әйе, интернетның юкка чыгуы, баштагы вакытта хаос, паника тудырачак, психик тайпылышлар һәм үз-үзенә кул салуларга китерәчәк. Җайланган бер тормыш агышын янә көйләп җибәрер өчен шактый вакыт кирәк булачак. Әмма тора-бара барысы да үз җаена салыныр һәм бер-ике буын үсеп алышынуга интернетның кайчандыр булганын да онытырлар иде. Әмма... ул бетмәячәк. Google компаниясенең җитәкчесе Эрик Шмидт Бөтендөнья икътисадый форумында дискуссияләрнең берсендә интернет озакламый бөтенләй юкка чыгачак дип белдерсә дә, белгечләр аны юкка чыгару бик авыр диләр. Кайдадыр бер проводын кисеп кенә бөтен дөньяны челтәрдән өзү мөмкин түгел. Хәтта ниндидер бер секциясен юк итсәң дә, атом бомбасы белән мәсәлән, башка секцияләре эшчәнлеген дәвам итәчәк. Психология фәннәре кандидаты Елена Сысоева социаль челтәрләрнең киләчәктә нинди булачагын тасвирлаучы фаразларны санап чыккан. Иң типик фаразлар: Дөрес, аерым ресурсларны чикләүче законнар, киртәләр булырга тиеш. Шул ук порнография, пират контентларына. Ә менә прогрессны артка чигерү мөмкин эш түгел. Әлбәттә, интернет су яки икмәк кебек яшәү өчен мөһим нәрсә түгел. Әмма фәнни-техник прогресс безнең тормышны артык нык үзгәртте. Шуңа күрә хәтта 20 ел элеккегә кайту да бик кыен булачак. Никадәр генә интернет бәйлелек турында гәпләшмик, беребез дә ансыз яшәргә әзер һәм риза түгел. Бары тик интернетның мөмкинлекләреннән файдаланганда чама турында онытмаска кирәк. Чөнки психологлар белми чаң сукмый. Виртуаль аралашу җаваплылыктан азат итә. Кеше үзен әллә нинди чибәр яки көчле итеп күрсәтергә мөмкин. Шул рәвешле үзенең комплексларын яшерә. Әмма чирен яшергән үлгән дигән кебек, ул комплекслар көчәя генә. Моннан тыш, сәгатьләр буе компьютер аша аралашып утыргач, чынбарлыкта кеше белән сөйләшергә хәле калмый. Шуңа да чынбарлыкта кеше кеше белән аралаша белми диярлек. Дөньяда интернет бәйлелек наркобәйлелектән кала икенче урынга чыкты. Озакламый интернетка бәйлелектән котылырга ярдәм итүче махсус клиникалар барлыкка килә башларга да мөмкин. Караңгылыктан сирпелгән якты бер нур булып өмет кала әле. Кешелек һәрвакыт яңалык эзли ул. Һәм ул “яңа” еш кына яхшы онытылган “иске” булып чыга. Шуңа күрә киләчәктә тере аралашу яңалыкка әйләнер, модага керер дип ышаныйк. Берничә елдан гаджетларның күплеге ялкытыр. Бүген иттән баш тарткан вегетарианецлар кебек интернет, телефоннардан махсус баш тартучы аерым-аерым төркемнәр барлыкка килер. Югары очтан Гайшә түткәй дә бер кап чәе белән балалары алып кайткан ярты кило прәннеген кыстырып, түбән оч Гәмиләттәйгә хәл белергә төшәр. Ә анысы үз чиратында коймагын коеп, авылдашын чәй эчерер. Һәм алар бергә утырып телләре арыганчы яңалыклар сөйләшерләр...
--- |
Иң күп укылган
|