|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2017 Шоу-бизнес
Салават мактый, Җәвит «кыздыра», Хәния булдыра, Габделфәт уздыра! (ФОТО)Тиз арада популярлык җыйган һәм бүгенге көндә беренчелекне алып торган "Инстаграм" социаль челтәрендә яшьләр генә түгел, олы буын кешеләре дә зур теләк белән "утыра". Эстрада җырчыларын гына алыйк әле. Салават Фәтхетдиновның кайда һәм нәрсә эшләп йөргәнен хәзер беренчеләрдән булып белеп торабыз. Матур фотолардан тыш, эчтәлекле текстлар да яза әле ул. Аның өчен беркем дә язып утырмый, махсус сәркәтибе дә юк. Матбугат конференциясендә: "Телефонымда татар клавиатурасы бар, үзем язам. Шуны гына да язмаска, мин надан мени?!" - дигән иде. Əле кичә Салават абыебыз "Мерседес" автосалонында булган һәм бик матаган. Янәсе, керү белән чәй эчерәләр, кинотеатрлары бар икән... "Ə сезнең анда булганыгыз бармы?" - дип ахырда сорау да биргән. Андагы комментарийлар?! "Кинотеартына гына барсак инде", "Без керсәк, чәй дә эчермәсләр әле", "Кайда сездә акча, әле күптән түгел банкрот булдыгыз"... Ə актер Рөстәм Гайзуллин: ""Мерседес" алырга эчәк нечкәрәк", - дип куйган.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|