поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.12.2009 Җәмгыять

МИЛЛИ ЦИРК КЕМГӘ КЫЗЫК?!

Казанга кунакка килүчеләрнең күбесе циркның үзенчәлекле архитектура бинасын игътибарга ала. Ул Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете белән беррәттән шәһәр символы дисәң, арттыру булмас. Казан циркының тамашасыз, буш торганы юк. Мәскәүдән иҗади труппалар килә, халыкның күңелен күрә, концертлар да оештырыла. Шулай да, Татарстан циркы татар милли сәнгать учагы булып саналмый. Ни өчен? Гәрчә кайчандыр башкалада татар труппасы уңышлы эшләгән. Үзенчәлегебезне югалтуга нәрсә сәбәпче булган, гомумән, бүген Казан циркы коллективы ни хәлдә яшәп ята? Бу хакта аның директоры Дамир ШӘРИФУЛЛИНнан сораштык.

– Дамир әфәнде, Казан циркына йөрибез, ә аның тарихын белмибез...

 

– Казан циркы тарихы 102 ел белән исәпләнә. Иң беренче итеп башкалабызда аның бинасын бертуган Никитиннар төзегән. Ул агачтан булган, Черек күлдә торган. Берничә тапкыр янгын чыккан, коткарып калганнар, нәтиҗәдә соңгысында бөтенләй көлгә әйләнгән. Аңа кадәр артистлар теләсә кайда чыгыш ясаган, күбрәк урамда, базар мәйданнарында тамаша оештырганнар.

 

1924 елда Казан циркына дәүләт статусы бирелә. 1967 елда шушы үзенчәлекле оча торган тәлинкә формасында бина ачыла, тамашалар күрсәтелә башлый.

 

Безнең манежда кемнәр генә чыгыш ясамаган! Танылган В.Труцци, аталы-уллы Лазаренколар, И.Поддубный, Дуровлар, Кантимеров, Запашныйлар династияләре, клоун Карандаш аренада үз тамашаларын күрсәткән. Яңа бина ачылгач, биредә Цирк сәнгатенең үзәк студиясе филиалы оештырыла. Аның максаты – татар циркы коллективын туплау. 19 ел дәвамында эшләгән бу труппа ил буенча иң көчлеләрдән саналды, төрле ареналарда балкыды. Акробат Зинаида Васильева, гимнаст Николай Казыльский, сузылган чыбык өстендә биюче Роза Хөсәенованы әлегә кадәр үз эшенең осталары дип сагынып искә алалар. Клоуннар Рамазан Абдикеев, Замир Мостафин, Алик Низаметдинов, жонглер Наил Бәдретдинов, Виталий Берчанский, Шамил Хәйретдинов, җайдакчылар Мәрзия Шәһиева, Солтания Фәхретдинова, аюлар дрессировщиклары Рәйсә һәм Грант Ибраһимовлар Казан циркының абруен, дәрәҗәсен югары күтәрде. Режиссерлардан Булат Гыйззәтуллин белән Герман Гвоздевны искә алырга кирәк. Алар сәхнәләштергән тамашаларны хәзер дә яхшы хәтерләүчеләр бар.

 

– Бүген Казан циркы коллективы ничек яши? Башка төбәкләр белән чагыштырганда отышлы якларыбыз нинди? Тамашачыны җыю ничек куелган?

 

– Без “Росгосцирк” системасына кергән коллектив һәм шул вакытта Татарстанга да буйсынабыз. Русия буенча “Росгосцирк”ның 46 циркы бар, барысы да Мәскәүгә карый. Алар арасында без бердәнбер автоном режимда эшләүче коллектив.

 

Республикада иҗади коллективлардан иң беренче булып яңа форматта эшләү режимына күчтек. Циркка бюджеттан да акча керә, өстәмә табыш алу мөмкинлеге үзебезнең тырышлыктан тора. Башкалар белән чагыштырганда, эшләребез начар түгел. Шөкер, цирк буш тормый. Омскида, мәсәлән, цирк бөлгенлеккә төшеп, ябылырга мөмкин. Күбесенең хәле мөшкел. Шәхсән үзем Русия буйлап яхшы программалар, номерлар сайлап йөрим, аларны Казанда күрсәтәбез.

 

 Бүген балалар өчен күңел ачу чаралары күп. Өйдә компьютер каршында да, телевизордан кызыклы кинофильм да карый ала ул. Адым саен нарасыйларны җәлеп итүче чаралар куела. Шуңа да конкуренция көчле. Узган сезонда 178 тамаша күрсәттек, тамашачысыз торган юк.

 

Әлбәттә, кризис үзен сиздерә, соңгы вакытта азрак йөри башладылар. Узган елның февраленнән башлап бүгенгә кадәр һәр программада халыкның кимүен күзәтергә мөмкин. Үткән еллар белән чагыштырганда, циркка йөрүчеләр 10 %ка азайды. Билет хакын әллә ни күтәрергә тырышмыйбыз, аның уртача бәясе – 250 сум.

 

Хәзер Яңа ел программасын әзерлибез. Һәр тамаша сыйфатлы булырга тиеш. Бу – безнең максат. Әгәр кеше, бала бер килеп ошатмаса, ул бүтән аяк та атламаячак. Шуңа күрә көчле, кызыклы тамашалар күрсәтергә тырышабыз. Арзан программа куеп, керем ярыйсы булыр иде, ләкин бу бер генә тапкыр табыш китерә.

 

Бүген Казан циркында 168 кеше эшли, алар цирк эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәткәрләр, иҗади труппа юк. Бездә цирк һәм эстрада артистларын әзерләүче мәктәп бар. Аның берничә чыгарылышы булды. Хәзер биредә 720 бала белем ала. Кытлык юк, бер урынга 12 кеше дәгъва иткән чорлар булды, узган ел 7-8 туры килде. Бу – яхшы күрсәткеч. Уку бик авыр, шуңа күрә чыгарылышка кадәр иң-иңнәре генә торып кала. Үзләренең талантларын, ихтыяр көчен сынар өчен әзерлек курслары ачтык. Көн саен тренировкага, репетициягә йөргәндә баланың нәрсәгә сәләтле икәнен үзе дә, без дә күрә алабыз. Әзерлек курсларына 20-25 кеше алсак, 10 ысы кала, алар инде үҗәтлек аркасында мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, зур дәрәҗәләргә ирешә. Балалар арасында лауреатлар, дипломантлар күп. Мәктәпкә 11 ел тулды, 4 чыгарылыш булды. Казан цирк мәктәбендә жонглерлар, акробат, гимнаст, эквилибр бар. Клоунада гына юк. Ел саен 7-8 кеше диплом ала. Берсе дә эшсез калмый. Казанда үсеп чыккан артистларыбыз бөтен дөньяга танылган Канаданың “Дю салей”, Никулин, Зур Мәскәү циркында йолдызлар булып балкыйлар. Димәк, эш нәтиҗәсе бар.

 

– Казан циркы үзе өстәмә акча эшләргә сәләтле, дидегез. Һәрвакыт тамашалар, концертлар күрсәтелә, гастрольләр белән төрле коллективлар еш килә. Шулай да, зур бинаны яшәтү җиңел түгелдер. Казан циркы күптән ремонт күрмәгән, тамаша залында урындыклар таушалып беткән. Республика буенча яңа спорт мәйданнары, комплекслар ачыла, ә цирк бинасы читтә торып кала.

 

– Чыннан да, залдагы урындыкларга 42 ел тулды. Искерде, сүз дә юк, алмаштырырга кирәк. Ләкин яңартырга дигән карарга килгән очракта, иң сыйфатлысын сайлау мөһим. Зур Мәскәү циркы тамаша залына ремонт ясады, кәнәфи урынына стадиондагы кебек пластик урындыклар урнаштырдылар. Ике ел үтмәде, яртысы ватылып бетте. Нык түгел, тиз сынучан, аннары алар салкын, каты. Безне андый вариант канәгатьләндерми. Үзебезнең урындыклар иске булса да, пластикка караганда яхшырак дип уйлыйм. Ә сыйфатлы утыргычлар урнаштырыр өчен зур чыгымнар таләп ителә. Ныклабрак сорасаң, бәлки, финанслар табылыр.

 

Быел ремонт эшләре башланды, ләкин тамашачы залына барып җитәрлек хәлдә түгелбез. Болар барысы да үзебез тапкан акчага башкарыла, ул масштаблы ремонт ясауга җитми, билгеле. Миллионнар белән әлегә мактана алмыйбыз. Беренче чиратта цирк гөмбәзен ремонтларга кирәк, дәүләттән ярдәм булмыйча мондый эшне ерып чыгу мөмкин түгел.

 

– Әүвәл елларда да, бүген дә цирк сәнгате халык өчен мавыктыргыч күренеш. Элек кешеләр циркка ябырылып йөргән, татар әдәбиятында, башка чыганакларда ул ат кәмитен карау итеп тасвирлана. Димәк, милли бер учак булган. Ни дисәң дә, бүген Казан циркы безнең шәһәр күрке, символы, ләкин анда татарлык гомумән юк. Нәрсәгә бәйле бу?

 

– Милли тамашалар гел юк дип әйтеп булмый. Цирк мәктәбенең милли төсмердәге берничә чыгышы бар. Күптән түгел безнең балалар Якутиядән гастрольләрдән кайтты. Әлбәттә, Татарстан коллективы икәнен белеп торсыннар өчен тырышабыз, ни дисәң дә, труппада төрле милләт вәкилләре саналса да, аларны татарлар буларак кабул итәләр. Казан циркы да Татарстанның визит карточкасы булырга тиеш.

 

Кайбер чыгышлар татар музыкасы белән сугарылган. Фәрит Яруллин балеты фонограммасына чыгыш ясыйлар. Татар бию көйләренә “Скакалки” номеры бар. Аны Япониядә дә күрделәр. Ике елга бер тапкыр цирк мәктәбенең хисап спектакльләрендә үзебезнең артистларның чыгышларын карарга мөмкин. Татарстанлылар тамаша кыла ала. Кайчак аларны башка программа эченә дә кертеп җибәрәбез. Әйе, татар труппасы булды, Әхмәтҗановлар династиясе, бүген Йошкар-Олада зоопарк тотучы дрессировщик Габделхак Гобәйдуллин күп көч куйды. Ләкин, минемчә, милли цирк төшенчәсе юк.

 

– Бәлки, цирк сәнгатенең миллилеге юктыр, ләкин “Культура” каналында Кытай, Япония циркларының чыгышларын карарга туры килә. Акробатлар, жонглерлар ниндидер милли элементларны кертеп тамаша куя. Музыкалары да үзләренеке.  Тукайның “Кисекбашы”нда Карәхмәт исемле көрәшче тасвирлана. Казанда бик көчле, гайрәтле кеше яшәгәнен, урыс циркы тарихы буенча да без Поддубный фамилияле батыр ир булганын беләбез. Халык аны карар өчен ябырылып йөргән. Циркта татар көрәшчеләренең тамашасын күрсәтеп булыр иде. Бу турыда уйлаганыгыз юкмы?

 

– Әйе, коллективны туплап, нәрсәдер эшләп булыр иде. Ләкин миллилек белән сугарылган тамаша кемгә кызык? Ярар, Казанда берничә тапкыр килеп карарлар ди, шуннан нишләргә, кайда күрсәтик без аны?! Омски, Тулада татарча цирк карап утыру кызык булырмы?! Русия буенча 46 коллективка бүген 58 программа бар. Үз репертуарыбыз белән алар арасына ничек сыйыйк ди?! Бер цирк та ике-өч программадан күбрәк эшли алмый. Ике елга бер мәртәбә чыгыш ясасаң да, баштан ашкан. Бер күрсәттек ди ул сез әйткән тамашаны, аннары артистлар эшсез утырсынмы? Һәрвакыт яңа тамаша эшләү безнең көчебездән килми. Чит илләр белән Казанны чагыштыру дөрес түгел, яхшы, сыйфатлы программа куяр өчен зур чыгымнар кирәк. Белгечләр бар, кадрлар проблемасы юк.

 

Ә татар көрәшчеләре турында уйларга җирлек бар. Ләкин циркка килергә теләрләр микән, чөнки биредә көрәп акча алып булмый. Алар Сабан туенда бер көрәшеп машина ота, ә циркта эшләү табыш китерми. Элек цирк тамашасы өч бүлектән торган, хәзер икәү. Беренче өлештә һәрвакыт көрәшчеләр чыгыш ясаган. Безгә дә ул гадәтне кире кайтарырга мөмкин.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 24 | 11.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»