поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.05.2017 Мәдәният

«Нәүрүз» фестивале спектакльләрен Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Пермь һәм Казан тәнкыйтьчеләре бәяли

Халыкара Төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале спектакльләрен Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Пермь һәм Казан театр тәнкыйтьчеләре бәяләр дип көтелә. Фестиваль 5-9 июньдә Казан театрларында уза. Быел “Нәүрүз” фестивале спектакльләрен сигез танылган театр тәнкыйтьчеләре карый:

Александр Вислов – «Вопросы театра» журналының баш мөхәррир урынбасары, ГИТИСның театр белгечлеге факультеты мөгаллиме, “Алтын битлек” Бөтенроссия театр фестиваль-премиясенең 2014/2015 сезоны экспертлар берлеге рәисе, Мәскәү;

Динә Дәүләтшина – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Уфа “Нур” татар дәүләт театрының сәнгать-җитәкчелек бүлеге мөдире, Уфа. Динә Гатуевна, шулай ук, “Нәүрүз хәбәрләре” гәҗитенең баш мөхәррире вазыйфаларын башкарачак, әлеге гәҗит “Нәүрүз” фестивале барышында көн саен бастырылачак;

Татьяна Джурова – «Петербургский театральный журнал» интернет-блогы мөхәррире, “Алтын битлек” премия-фестивале эксперты, сәнгать фәннәре кандидаты,  Санкт-Петербург;

Нияз Игъламов – Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлек мөдире, Казан;

Елена Карась - “Алтын битлек” Бөтенроссия театр фестиваль-премиясенең 2015/2016 сезоны экспертлар берлеге рәисе, ГИТИСның театр белгечлеге факультеты мөгаллиме, «Российская газета» гәҗите күзәтүчесе, Мәскәү;

Олег Лоевский – «Реальный театр» Бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары, Екатеринбург;

Андрей Пронин – «Прорыв» Санкт-Петербург яшьләр театр премиясен гамәлгә куючыларның берсе, Петербургның Шоукейс программа директоры, «Театр», «Театральный Петербург» журналлары, «Colta.ru» интернет-басмасында язмалар авторы, Санкт-Петербург;

Татьяна Тихоновец -  Пермь мәдәният һәм сәнгать академиясе доценты, “Алтын битлек” милли премиясенең һәм башка Россия театр фестивальләренең  экспертлар берлеге әгъзасы, «Театр» һәм «Петербургский театральный журнал» басмалары күзәтүчесе, Пермь.

XIII "Нәүрүз" афишасына Алтай, Башкорстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия, Чувашия һәм Якутиянең иң яхшы спектакльләре керде. Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.А.A.M" театры, ул “Алтын битлек” лауреаты, “Якутия Тарантиносы” Сергей Потапов куелышындагы “Убыр” спектаклен тәкъдим итә. Фестивальнең репертуары үзенең төрлелеге белән аерылып тора:  монда чит ил классикасы да, этник кыйссалар да, заманча драматургия дә урын алган. Фестиваль 400дән артык катнашучы җыячак.

XIII "Нәүрүз"нең спектакльләре 5 театраль мәйданда: Камал театрының Зур һәм Кече, Тинчурин, Яшь тамашачылар (ТЮЗ) һәм "Әкият" курчак театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә. Спектакльләргә билетларны театрларның кассаларында, Интернет челтәрендә, шулай ук билет сату операторлары аша сатып алырга мөмкин.


---
Камал театры
№ --- | 22.05.2017
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»