поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.12.2009 Җәмгыять

ӘТИЛЛЕДӘН ПРЕЗИДЕНТКА КАДӘР

"Ватаным Татарстан" газетасының җыелышлар залында Фатыйх Сибагатуллинның рус телендә ике томлык "От Аттилы до Президента" дигән китабы басылып чыгу уңаеннан "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Сөйләшүне "ВТ"ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров алып барды.

М.Сәфәров. Бүгенге җыелуыбызның сәбәбе – менә шушы мәр­тәбәле китапның басылып чыгуы. Мондый саллы хезмәтнең нәшер ителүе үзе үк бер вакыйга булса, икенчедән, аның татар тарихына турыдан-туры мөнә­сәбәтле шушындый хезмәтләргә үзенчәлек кертүен, кыю фикерләре белән аерылып торуын күрми мөмкин түгел. Без бирегә китапка мөнәсәбәтебезне белдерү, аны уртага куеп сөйләшү өчен җыелдык. Тарих ул – кызыклы, катлаулы нәрсә. Бу очракта без килешү-килешмәү белән генә чикләнеп калмыйча, гомумән, татар тарихы ничек язылырга тиеш дигән сорауга җавап эзлибез. Тарих нинди булырга тиеш дигән глобаль сорауга да мөнәсәбәтебезне белдерсәк иде. Әүвәл "түгәрәк өстәл"ебездә кемнәр катнашканын әйтеп китик. Китапның авторы һәм бүгенге очрашуның сәбәпчесе РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, кайда гына эшләсә дә, укучыларыбызга яхшы мәгълүм шәхес. Аннан ТФАнең Тарих институты директоры Рафаил Хәким, ТФА вице-президенты, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов, бу китапның дөнья күрүенә зур өлеш керткән "Идел-Пресс" нәшрият комплексы генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ислам Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли эшләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, КДУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, тарихка мөнәсәбәтле, кайвакытта шактый бәхәсләр уяткан китаплар чыгарган Рафаил Бәзертинов, "Звезда Поволжья" газетасы баш мөхәр­рире Рәшит Әхмәтов, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән, һәр вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдереп килгән Фәйзи Галиев, язучы Марсель Галиев.

 

 

И.Әхмәтҗанов. "түгәрәк өстәл" ул – әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә кагылышлымы, тарихның катлаулы проблемаларын күтәрүме, әллә булмаса икътисадтагы четерекле мәсьәләләрне чишәргә тырышумы – шушындый проблемаларны тирәнтен өйрәнгән шәхесләрне сөйләшүгә чакырып, дөреслекне ачыкларга тырышу. Сөйләшү өчен сүз, җирлек бар. Талантлы кешеләребез шактый күп безнең. Әйтик, алтын приисклары хуҗасы Дәрдемәнднең татар шигъриятенең таҗын тәшкил итә торган шигырьләр язып калдырганлыгын беләбез. Мин Фатыйх Сәүбәновичны яхшы табиб, шәп механик буларак белә идем. Аның менә дигән җитәкче икәнлегенә дә ышандык. Аның тарих белән кызыксынуы да мәгълүм иде. Әмма безнең татар халкының тарихын үзәккә куеп һәм бу мәсьәләгә башка ил тарихчыларының фикерен дә өйрәнеп, ике томлык хезмәт яздым, дигәч, аны тиз арада халыкка җиткерәсе иттек. Аллага шөкер, бу китап бүген алдыбызда. Бәяләр, билгеле, төрлечә булыр. Бу гаҗәп тә түгел. Шушы төрлелек аша без тарихыбызның ачылып бетмәгән якларына күз салырбыз. Фатыйх Сәүбәнович китапларын гади тел белән, аңлаешлы итеп, гади халык өчен дип язган. Болары да бик мөһим.

 

Ф.Сибагатуллин. Ун ел элек өс­тәлемдә Р.Бәзертиновның "Тюрки-татары – потрясатели вселенной" дигән китабы пәйда булды. Авторы рөхсәт биргәч, без аңа икенче томын бастырырга булыштык. Рафаил Хәкимнең "Татар рухы" дигән китабы да зур тәэсир итте. Беренче китапка тотынганчы мин тарихка кагылышлы 124 китап-язма укыган идем. Тарихчы булмасам да, тамырларыбыз кайда икән дигән сорау мине электән борчый иде. Шуңа күрә татар чыганакларына гына түгел, борынгы урыс, гарәп, кытай, Көнбатыш Европа тарихчыларына таяныбрак язылды бу. Башка милләтләр дә кызыксына. Шуңа күрә мин бик күп мәгълүмат җыйдым. Үзем белгәнне башкаларга да, бигрәк тә яшь буынга җиткерим дип эшләнгән хезмәт булды бу.

 

Икенче китапның тарихы болайрак. Тарих белән беррәттән диннәр белән дә кызыксындым. Чит илләрдә йөрергә мөмкинлек булды. Шунда христиан дине тармаклары – православие, католиклык, протестантлык диннәренең аерма-үзен­чәлекләре нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген ачыклау теләген тормышка ашырдым. Мин – зур базар булган авылда туып үскән кеше. Марилар, урыслар, удмуртлар килә – безнең өйдә туктый иде. Заманында авылыбызда мәчет тә, чиркәү дә эшләгән. Аралары 200 метр да юк. Безнең авыл мөселман, керәшен бәйрәмен дә үткәрә иде. Бу хәл үзе үк кызыксыну уяткандыр. Миңа Ватиканда, Франциядә, Англиядә дә булырга туры килде. Хаҗга да бардым. Иң борынгы динебез тәңречелек булып чыкты. Ул да кызык. Шуңа күрә диннәр тарихын өйрәнү, белү берәүгә дә зыян итмәс. Өченче китапны чыгару исәбе дә бар. Галимҗан Ибраһимовның 1909 елда динебез турында язылган бик шәп китабы бар. Ислам дине турында сүз чыккач менә шул китапны кабат бастырып чыгарасы иде дип мөрәҗәгать итәсем килә бүген галимнәребезгә. Без борынгы Греция, Египет тарихын да, Кытайдагы кызыл яулыклар баш күтәрүен дә яхшы беләбез. Әйтик, 1236 елда Бату ханның көч-хәл белән Болгарны, Биләрне яулап алганы яхшы мәгълүм. Без яшәгән бу җирләрдә Идел буе Болгарстаны булганын да яхшы беләбез. Шуннан алып Казан ханлыгы төзелгәнчегә кадәр, ягъни 200 еллык тарихыбызны начар беләбез.

 

М.Сәфәров. Биредә Тарих институты директоры, шушы юнәлештә көн-төн эшләүче Рафаил Хәким бар. Ул Фатыйх әфәнденең тарих версиясе турында нәрсә уйлый икән – ул тарих фәненә каршы килмиме? Гомумән, бу хезмәткә нинди бәя биреп була?

 

Р.Хәким. Тарихчы дигәннән, совет чорыннан калган тарихчыларның әллә файда, әллә зыян китер­гәнлеген кайчак аңлап та бетереп булмый. ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 тарихы – ул бит тарих түгел. Алар төзелгәндә Мирсәет Солтангалиев төрмәдә утырган. Эшләр болай дәвам итсә, СССР таркалачак, дип язган ул. Тарих – халыкның рухы. Рух булмаса, халык булмый. Сугыш чорын карыйбыз икән, Муса Җәлил – сугыш чорының символы. Фатыйх Сәүбәнович тормышны, халыкны яхшы белә. Русияне айкап чыккан, районга җитәкчелек иткән, министр да булган. Ул тарих белән кызыксына башлаган икән, бу очраклы түгел.

 

Мин гомерем буе идеология белән шөгыльләндем. Гайдарлар киткәч, демократия, либерализм да онытылып бара. Хәзер идеология тарихка кайтып калды, шунда бәрелеш китте. Соңгы елларда Медведев, Путин яңа бәйрәмнәр булдыра, кертә башлады. Бердәмлек бәйрәме дигәнне аңлап та бетермибез. Кем белән бердәмлек? Бәйсезлек бәйрәме бар. Кемнән бәйсез без? Әмма барыбер тарихи символларны калку итеп күрсәтеп, аны идеологиягә әйләндерү омтылышы сизелә. Тарих – безнең өчен татарлыкның нигезе ул. Безне бервакыт болгарчылык белән кысып, шул кысада гына калдырмакчылар иде. Әмма Алтын Урданы кая куясың? Соловьев, Ключевский, Карамзин, татарны урыс тарихына кертмичә, Россия тарихын язарга тырышып карадылар. Ничек татарны кертмисең?! Бату хан булган бит. Гаскәрләре, салымы, законнары булган. Россия тарихы Киевтан башлана дисәң, хәзер Киев – бүтән илнең башкаласы. Ә Мәскәү шәһәре Алтын Урдадан килеп чыккан. Ул Алтын Урдага каршы көрәшмәгән. Шунда пәйда булган, үскән, ныгыган. Аның нигезләре татар ханнарына бик якын булган. Хәтта татар анда үзе күчеп эшләп, Мәскәүне ныгыткан.

 

Татарда дәүләтчелек хисе бик көчле. Әтилледән башлап дәүләтләр корган татар. Бу теләк, омтылыш канга, аңга сеңеп калган. Башка илләрдә дә Алтын Урда белән кызыксыну артып бара. Молдова, Кырым, Венгрия, Болгария тарихы да татар тарихына бәйле. Алтын Урданың тагын да тирәнрәк тамырлары бар. Алтайдан килгән тамырлар да кызыксындыра безне. Аңа Казахстан, Монголия, Кытай, Россиянең күп төбәкләре керә. Киләчәк дигәндә, безнең илне төрки-славян симбиозы гына тота, саклап кала алачак. Минемчә, төп идеология шул, башкача булмый. Базар икътисады дип кенә әллә ни ерак китеп булмый. Америкада әдәп дигән төшенчә бик көчле. Анда дин дә куәтле. Анда протестантлар тәэсире бик зур. Шул булмаса, җәмәгатьчелекне тотып булмый, дәүләт таркала. Шуңа күрә Россиядә тарихка мөнәсәбәт үзгәрмәсә, ул төрки-славян симбиозы дип күрсә­телмәсә, илдә бердәмлек була алмый. Полякларны куып чыгардык дип кенә идеология корып булмый. Инде бу китапларга килгәндә, хәзер тарихи хезмәтләр күп чыга. Саны, эчтәлеге белән мактанырлык. Әмма еш кына аларны уку авыррак. Бер үк вакытта халыкка җиткерү өчен популяр тарих язу да кирәк. Балалар өчен язылган хезмәтләр дә кирәк. Безнең җитешсезлекне каплый, тулыландыра бу хезмәт. Кайвакыт менә шушындый киң караш, гади язу да җитеп бетми.

 

А.Зыятдинов. Без бит гомер буе тарихи гыйлем кытлыгында яшәдек. Урыс яхшы, гадел булган, татар җимергән, көчләгән, вәхшилек кылган, дип укыттылар безне. Алай була алмый ул. Бөтен халыкның да уңай, тискәре ягы булырга мөмкин. Һәрбер халык үзенчә бөек. Без дә үз тарихыбызда горурланырлык, рухландырырлык көч табабыз.

 

Әлбәттә, без – бик нык кимсетелгән халык. Әлифбабызны алыштыру безнең өчен зур фаҗига булды. Кайда безнең мең еллык тарихыбыз? Тарихыбызның нигезе Кытайда ята бит. Кытайны кайчан өйрәнербез. Мондый популяр китаплар, әйтик, һуннарның кем икәнлеген бик яхшы аңлата. Кыпчаклар эзсез югалмаган бит – алар кайда? Әтилленең тамыры Иделдән башлана бит. Ул Италияне яулап алган, дөньяны шаулаткан, көчен күрсәткән. Шуннан бер истәлек булып "Отелло"операсы гына калган бит. Бөек гаскәр башлыгы булып дөнья тарихында калган ул. Без үз халкыбыз тарихына боларны җайлап-җайлап кайтара алырбызмы? Бу тарихи белем кытлыгы бетәрме? Мондый популяр китаплар аша тарихи кызыксыну уяту бик мөһим. Һәрбер халык үз тарихын белергә тиеш. Үз авылыңны белү дә кирәк. Әнә бит Ф.Сибагатуллин авылында чиркәү дә, мәчет тә булган. Апазда 1712 елда чиркәү салына. Шулай да халыкны чукындырып бетерә алмаганнар. Әнә 1905 елда алар мөселманлыкка кайта. 1905 елдан 1917 елга кадәр патшадан мәчет төзергә рөхсәт сорыйлар. Билгеле, бирмиләр. Инде 1917 елда, революция дулкыны белән мәчет төзеп куялар. Әмма чиркәүне җимермиләр. Халык инде хәзер мәчеткә йөри. Менә шушы вакыйгаларда ята бит халыкның ачы язмышы. Чукындырабыз дип, Казан артын күпме газаплаганнар. Приход Рождественскидан Малмыжга кадәр була. Апаз авылы шуңа карый. Россия политикасының тәгаен Казан артындагы чагылышы бу мисал. Мин бу китапны укып рәхмәт кенә әйтә алам.

 

И.Таһиров. Әгәр дә адәм баласы милләтен яратмый, аңа тугры хезмәт итми икән, ул мондый китаплар яза алмый. Китапның бик күп урыннары рәхәтләнеп укый торган итеп язылган. Зур, әлбәттә. Әмма тарих та зур бит. Бөтенесен берьюлы укып чыгарга димәгән. Монда системалы рәвештә, баштан ахырына кадәр, Әтилледән алып президентка хәтле тарихыбыз иңләп-буйлап чыгылган. Билгеле, проблемалар әле күп. Без шактый вакыт болгарчылык белән шөгыльләндек. Әнә Эдуард Паркерның 1893-1894 елларда язылган "Татар тарихыннан мең ел" – дигән китабы бар. Ул китабын Чыңгыз ханга кадәр генә җиткерә. Инглиз галиме, дипломат. Күп еллар Кытайда эшләгән, шактый гына чыганакларны кулга төшереп өйрәнгән. Аның язуынча, татар, Татария дигән сүзләр моннан мең ел элек тә яңгырап торган. Хәтта Кытай тәхетенә утырган бер татар кешесе, мин, ярлы татар, Кытай тәхетенә утырганмын икән, татар халкына хезмәт итәргә тиешмен, дип язып калдырган. Тарихта бу билгеле. Әмма күрмәмешкә тырышу да бар. Вил Мирзаянов тапкан бу китапны 2003 елда бездә Ислам Әхмәтҗанов бастырып чыгарды. Татар дигән сүз "төрки" атамасына кадәр үк барлыкка килгән. Татар дигән исемебез – кемдер ябыштырган түгел, үз атамабыз. Ул тарих белән бергә килгән. Шушы татарлар безгә үз моңыбызны да алып килгән. Кытайлар үзләре татарча яшәү рәвешен ала торган булган. Шул исәптән музыкабызны, моңыбызны, композиторлар җибәреп, яздырып алганнар. Бүген Кытай музыкасын тыңлап карасаң, ул – безнең музыка. Аны безгә килгән Кытай профессоры да әйтте. "Без ул музыканы тараттык, Япониягә кадәр җиткердек кенә", – дип сөйләде ул. "Борынгы төрки моңын Казан татарлары саклап калган", – дип яза әнә Зәки Вәлиди дә.

 

Фатыйх Сәүбәновичның туган авылы Апаз тарихы ул – батырлар, көрәшчеләр тарихы. Бу хис, дәрт аның үзенә дә күчкән. Шул ук вакытта ул үзе башка халыкларга карата ихтирамлы. Соңгы китабында ул, диннәрне тикшереп чыккач, күп нәрсәне аңлата. Әйтик, Александр Невский шлемында: "Лә илаһә илләлаһу..." дип язылган сүзләрне аңлатып, аның татар дошманы булмаганлыгын шәрехләгән. Чынлап та, ялган тарих урыска нык үтеп кергән. Монда Мәскәү дәүләтенең килеп чыгуы турында сүз күп булды. Алтын Урдага хәтле дә безнең мең еллык тарихыбыз бар. Алда әйтелгәннәр белән килешеп, мин дә безгә бүген Кытай телен яхшы белә торган галимнәр әзерләргә кирәк дип исәплим.

 

Хәзерге заман тарихының да проблемалары күп. Дөресен әйтергә кирәк: хәзер шовинистик дулкын бик югары күтәрелде. Медведевның соңгы чыгышларында урыс булмаган халыкларның телләре турында бер сүз дә юк. Әмма урыс телен барча кеше дә өйрәнергә тиеш дип әйтелә. Без, татарлар, һәрберебез үзебез булдыра алганчыга кадәр шушы дулкынга каршы көрәшергә тиеш. Республика җитәкчеләренә генә карап ятмыйк. Әгәр артларында халык торганлыгын сизмәсәләр, алар да ныклап үз сүзен әйтә алмый. Мин шикләнмим: һичшиксез, дәүләтебез кайтачак. Тик милләтнең сакланып калуы, исән булуы кирәк.

 

Р.Бәзертинов. Мин икенче китаптан башлыйм. Фатыйх Сәүбәнович анда дин хакында язган. Ул китабының күп өлешен семит (ислам, христиан, иудаизм) диннәренә багышлаган. Минемчә, үзебезнең милли динебез – тәңречелек турында күбрәк язарга иде. Тәңречелек кытай, япон чыганакларында күбрәк яктыртыла. Безнең эрага кадәр 1200 елда төрки кабиләләр Кытайны яулап ала һәм империя башында Чжоу династиясе урнаштырыла. Шул вакытта кытайларның диннәренә Күк концепциясе керә, император Күк углы дип игълан ителә. Кытайлар Тәң алласына табына башлыйлар. Безнең эрага чаклы, V гасырларда кытайларда феодализм чоры башлана һәм хаос урнаша. Шул вакытта Конфуций, халыкка мөрәҗәгать итеп, диндә Күк концепциясен сакларга чакыра. Инде бүгенгә кадәр кытай халкы, Күк концепциясен бераз үзгәртеп, үзләренә яраклаштырып яши. Кытайлар төньякта торучы халыкларны татар дип атаганнар. Татарлар кытайларга Көнгә – Кояшка табынучы буларак билгеле булган. Урыс галиме Бичурин, кытай халык чыганакларын урыс теленә тәрҗемә иткәндә, татар исемен төшереп калдырган. Көн, Кунны хун дип тәрҗемә иткән. Хәзерге вакытта татар авылларында йорт салгач, капканы һәм өй фронтанын кояш символы белән бизиләр. Кояш символы декоратив-гамәли сәнгатьтә еш очрый. Минемчә, татарин дип язу да дөрес түгел. Казах, кыргыз, башкортлар -ин кушымчасын язмыйлар бит.

 

Ф.Сибагатуллин. Мондый популяр әдәбиятта тәңречелек турында әле минем кебек язган кеше юк. Икенчедән, мин үземне борынгы бабаларым буенча тәңрече дип саныйм. Ә менә хәзерге заманда, Хаҗга да барган кеше буларак, үземне мөселман дип исәплим. Хәзерге вакытта, сезнең тәгълимат буенча, без тәңречелекне тергезәбез дип, яңа гына күтәрелеп килгән ислам диненнән, сафка баскан мәчетләребездән баш тартыйкмыни?! Соңгы дәвердә безне Идел буенда татар буларак саклап калган дин – ислам дине. Әйе, гарәптән без шактый аерылабыз. Әмма ислам динен тотканга Иван, Ычтапан булып бетмәгәнбез. Бүген иң заманчыл дин – ислам дине, аның җәдитчелек юнәлеше.

 

Безнең бүген ике милли нәрсәбез сакланып калган. Моң белән милли көрәш ул. Хәзер бездәге кебек 56 ил көрәшә. Әле әйтеп бетермәгән баскаклар иле дә бар безнең. Әтилле яулап алганнан соң калдырган аларны анда. Испаниядәге Католониябез дә бар. Католоннар – безнең туганнар ул. Бүген ислам диненнән баш тартырга һич ярамый. Хәзер мәчетне ябып, тау башына балбал таш меңгереп куйыйкмыни инде?!

 

М.Галиев. Россия халкының 95 проценты тарихны мәктәп дәреслеге дәрәҗәсендә генә белә. Шуңа күрә дә урыслар, моны бик яхшы аңлап, мәктәп дәреслекләренә легендалар, мифлар тутырган. Гомер буена кешенең акылында, миендә, шул мәктәптә укытылган кала. Ул бәләкәйдән, Дмитрий Донской – пәһлеван, дип үсә. Югыйсә аның буен үлчәп караганнар – 160 сантиметр гына булган. Урысларга шуны әйтеп кара: берсен дә ышандыра алмыйсың. Чөнки мәктәптән шул нәрсә сеңдерелгән. Мәктәптән кермәгән тарих 95 процент кеше аңына керми. Халыкның фәкать 5 проценты гына яңа нәрсәне кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә Фатыйх Сәүбәновичның бу китабы гади, аңлаешлы тел белән язылуы бик әйбәт.

 

Чыңгыз ханга килгәндә (ул татармы, монголмы дип уйлаганда), минем дә аны татар дип күрәсем килә. Әмма ул тарихка монгол булып кергән. Үз заманында без аны саттык: без татар түгел, болгар дидек. Чыңгыз ханның исемен әйтергә дә куркып йөрдек. Хәзер аны татар дип утырып кына без аны татар ясый алмыйбыз. Татарның моңа көче дә, кыюлыгы да юк. Казанда "Чыңгыз хан" дип язылган ресторан, кибет ачып карадылар. Аннан соң үзләреннән үзләре куркып, аларны ябып куйдылар. Исемен дә саклый алмагач, Чыңгыз ханны ничек күтәрә алсын татар?! Без бүген Чыңгыз хан белән мавыгып утырсак, бик мескен хәлдә калырбыз. Кирәкми. Хатыннары татар, исеме татар – анысы билгеле. Бәлкем үзе татар булгандыр. Ләкин бу мавыгуның кирәге юктыр. Инде ханнар мөнәсәбәтендә, теге хан – пүчтәк, бу хан – пүчтәк, дигән раслаулар ишетелә. Урыс патшаларының күбесе акыллы түгел, ләкин алар моны әйтмиләр. Символга әйләнгән исемнәр белән сак булырга кирәк. Бигрәк тә Сөембикәгә сак карыйк. Ул – безнең хатын-кыз символы. Теге заманда да гадәт шундый: ире үлгәч, икенче ханга чыгарга тиеш. Хатын-кызны ташламаганнар, бик әйбәт гадәт. Сөембикәгә тел-теш тидерергә ярамый. Хәтта иң явыз дип саналган Шаһгалинең дә уңай яклары бар. Ул бу ханлыкны саклап калырга теләгән. Ләкин монда үзара бәрелешкән татарлар мескен хәлдә булгач, ул әллә нишли алмаган. Шаһгалидән дә уңай әйберләр табарга була. Ул чукынмыйча, Иван Грозный янәшәсендә гомер буе торып, ислам динендә булып, мәчет салдырып калдырган. Ә Ядегәр хан икенче көнне үк барып чукынган. Шуңа күрә символларга карата сак булыйк. Символларга, аерым алганда, Муса Җәлилгә кагылу махсус эшләнә дип уйлыйм мин. Халыкның символларын бетерү – халыкның рухын бетерү дигән сүз ул. Алар шул көенчә калсын. Менә шундый хәлләр булмасын дигән максат куеп язылган бу китап.

 

Ф.Сибагатуллин. Беләсегез килсә, монгол – татарның бер тармагы гына ул.

 

Р.Вәлиев. Бирегә килер алдыннан Монтескьеның: "Персия хатлары" дигән бик тә кызыклы әсәрен укыдым. Шунда татар турында бер хат бар. "Алар ничәмә-ничә илне яулап алган, ничәмә империя төзегән... Әмма бу җиңелү белмәс халыкка аның могҗизаи батырлыкларына дан җырлаган тарихчылар гына җитмәгән. Никадәр үлемсез эшләр берни булмагандай онытылып, күмелеп калган. Татарлар тарафыннан ничәмә дәүләткә нигез салынган. Тик без аларның тарихын белмибез. Бу сугышчан халык, үзенең бүгенгесе белән генә мәшгуль булып, бүгенге данында коенып, үзенең мәңге җиңелмәслегенә ышанып, элеккеге казанышларын тарихта мәңгеләштереп калдыруны кайгыртмаган", – дип яза ул. Моннан 300 ел элек ул безнең татар халкына шундый зур бәя биргән. Без бүген дә шундый, әлбәттә. Дөрес, бүген бу бәладән әкренләп котыла башладык. Бу китап – шушы юлда тагын бер зур адым. Әмма Фатыйх Сәүбәновичның бу китабының кыйммәте – вакыйгаларны бер җепкә тезеп куюында. Без моңа хәтле чыганаклар аз дип йөри идек. Әмма Тарих институты чыгара башлаган фундаменталь хезмәтләр белән танышканнан соң, чыганакларыбызның күп икәнлеген белдек.

 

Тагын шунысы да бар: без китап язганда, телибезме-теләмибезме, үз халкыбызны купайтыбрак күрсәтергә тырышабыз. Фатыйх Сәүбәнович китабында да бабаларыбыз турында бер генә яман сүз дә юк. Безнең халык идеал халык булмагандыр, кимчелекле якларыбыз да аз түгелдер.

 

Япониягә баргач, илленче елларда япон радиосында бер татар кешесенең диктор булып эшләгәнен ишеттем. Шунда миңа бер япон галиме, безнең телләребезнең нигезе уртак, шуңа күрә татарга япон телен өйрәнү башка халыкларга караганда җиңелрәк, дип әйтте. Әнә японнар, кореялылар да, безнең ватаныбыз – Алтай, Тибет яклары, дип әйтә. Шуңа күрә безнең Алтайда, Кытайда, Япониядә, Тибетта өйрәнәсе нәрсәләребез бик күп.

 

Ф.Сибагатуллин. Миңа басклар янында өч мәртәбә булырга туры килде. Аларга баскак, билбау (башкалалары шулай дип атала) дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлаттым. Франциянең Бордо төбәген дә күрдем. Анда нәкъ безнең кебек кешеләр. Басклар да мөстәкыйль дәүләт алырга тели. Безнең дә канда дәүләтчелек хисе көчле. Борис Ельцин, күпме теләсәгез, шуның хәтле суверенитет алыгыз, дигәч, мордва, мари, чуаш, башкорт бармады. Иң алдан татар барды бит. Нинди вазыйфада да татар җитәкчелек итә. Әмма бер зур кимчелегебез – бер-беребезне күралмый торган гадәтебез бар. Бу – безнең өчен аянычлы хәл.

 

Ф.Галиев. Фатыйх Сәүбәновичның әлеге китапларында хронологик эзлеклелек яхшы саклана. Моннан утыз ел элек мине СССР Югары Советына депутат итеп сайладылар. Съездлар залына кергәч, шунда бер картина янында халык җыелганлыгын күрдем. "Как мы били татар!" – ди шунда берсе. Шуннан, мин кем соң, дип уйлый, тарих белән тирәнтен кызыксына башладым. Тарих китаплары бик күп. Бу чорда без үзебезне дөньяга ничек күрсәтәбез? Моның өчен, беренче чиратта, тел кирәк. Телнең, сүзнең кешегә барып җитүендә үзенчәлекләр күп. Кешенең башын бутарга да, дөрес мәгънә бирергә дә була. Шуңа күрә фән белән шөгыльләнүчеләребез тарихи хезмәтләрен матур, сәнгатьле итеп язсын иде. Бушков дигән кешенең китабын укырга туры килде. Бөтен нәрсәне бутап ташлаган. Сөт тә, ит тә, ипи дә булыр, җир дә сукаланыр. Шул ук вакытта мондый китаплар – милләтебезнең югарылыгын, бөеклеген күрсәткән хезмәтләр дә кирәк. Рәхмәт, Фатыйх Сәүбәнович, матур гына эшләгәнсез. Бәлкем китапның аерым өлешләре, матур тел белән тәрҗемә ителеп, татар укучысына да җиткерелер.

 

М.Сәфәров. Тарих белән кызыксыну кими башлаган бер мәлдә мондый китапларның чыгуы бик мөһим. Кешене төрлечә кысарга, юмаларга була. Әмма кеше кеше булып калсын өчен, халык үзенең үткәнен белергә тиеш. Әгәр тарихны белсәк, киләчәктә нәрсә буласын чамалый алабыз. Бу хезмәтләрнең барлыкка килүенә өлеш керткән барча кешегә, чакыруыбызны кабул итеп бирегә килгәннәргә бик зур рәхмәт.


Габделбәр РИЗВАНОВ, Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 247-248 | 11.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»