поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.05.2017 Аш-су

Кузгалак пирүге пешерү рецепты: ФОТОлар белән һәм адымлап

Сез кузгалак пирүге яратасызмы? Мин - яратам! Бакчада кузгалаклар борын төртә башлауга ук шулардан пирүг пешерәм.
Кузгалак пирүген төрлечә пешереп караганым бар. Минем карашка, иң тәмлесе катлы (слоеный) камырдан пешерелгәне. Катлы камырны мин "Магнит"тан "Бездрожжевое" дигәнен алам. Шуны уклау белән җәярлек итеп эретәм дә, бер өлеше өстенә вак кына итеп туралган кузгалак салам, мул гына итеп шикәр комы белән манный сибәм һәм өстен икенче өлеш камыр белән каплыйм.

Читләрен матур итеп бөгеп чыккач, он, шикәр комы һәм йомшарган акмайны уып ясаган валчыкны сибәм дә духовкага озатам. 20-25 минут дигәндә пирүг пешеп тә җитә. Кузгалак пирүге суынгач аеруча тәмле була. Шуңа мин аны кичтән пешереп куям да, иртән шуның белән тәмләп чәй эчәм. Сезгә дә шушы рецепт буенча кузгалак пирүген пешереп карарга киңәш итәм. 
 
 
Беренче адым: Кузгалак пирүге пешерү өчен кузгалак, катлы камыр, манный ярмасы, шикәр комы ( анысы фотога эләкмәгән) әзерлибез.
 
 
Икенче адым: камырны эрәтәбез һәм җәябез.
 
 
Өченче адым: Камыр өстенә калын гына итеп туралган кузгалак салабыз.
 
 
Дүртенче адым: Кузгалак өстенә мул итеп шикәр комы белән манный сибәбез.
 

Бишенче адым: Икенче өлеш камырны каплап пирүгнең читләрен чеметеп чыгабыз да, өстенә он, шикәр комы, йомшарган ак майны уып ясаган валчык сибәбез.
 

Алтынчы адым: Әзер пирүгне 20-25 минут духовкада пешерп алабыз.
 
 
Җиденче адым: Бераз ял иткәч, кисеп табынга бирәбез.
 
 
Сигезенче адым: Пирүг белән тәмләп чәй эчәбез.

Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 21.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»