|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2017 Матбугат
"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевкә машина бүләк иттеләр (ФОТО)Бүген Татарстан матбугаты көнен бәйрәм итәбез. Шуңа өстәп нәкъ бүген Пирамидада Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә “Бәллүр каләм – 2017” XX бәйгесенә йомгак ясала. Беренче нәтиҗәләр дә билгеле инде. "Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев "Бәллүр каләм" премиясенең гран-при иясе булды. Аңа "Лада Калина" автомобиле буләк иттеләр, дип хәбәр итә вакыйга урыныннан "Матбугат.ру" хәбәрчесе.
Кызганыч, Исмәгыйль әфәнде авырып китү сәбәпле, аны шәхсән котлап булмады. Бүләкне Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошин кулыннан Исмәгыйль әфәнденең кызы Айгөл алды. "Матбугат.ру" исеменнән Исмәгыйль абыйны чын куңелдән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык теләп калабыз!
--- |
Иң күп укылган
|