|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2017 Җәмгыять
"Мине бәхетле итегезче!" (РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ)Мин – инвалид яшь егет. Казанда ялгызым яшим. Ни кызганыч, әти-әнием дә үлеп китте, бертуганнарым да юк. Инвалидлыгым да бик авыр (тумыштан түгел анысы): аякларым йөрми, коляскада утырам, шулай ук кулларым да бик начар йөри, яза алмыйм, өстәвенә күзләрем күрми диярлек. Шуңа күрә интернет аша да аралаша алмыйм. Көне буе өйдә дүрт стена арасында бикләнеп утырырга мәҗбүрмен. Әле ярый ерак бер туганыбыз килеп йөри: җыештыра, юындыра, ашарыма әзерли ул, рәхмәт төшкере. Минем бер зур хыялым бар: Бөгелмә шәһәренә кайтып, андагы сәяси репрессия корбаннары һәй-кәленә башымны иясем килә. Минем әби-бабайлар бик дини кеше булганнар, алар Чирме-шән районында яшәгәннәр һәм Бөгелмәдә атып үтерелгәннәр. Мине менә шул Бөгелмәгә алып кайтып килүче булсын иде (мөмкинлек булса Чирмешән районына да кереп чыгып). Әлбәттә, бушлай, савап алу, ярдәм йөзеннән, чөнки акча түләп кайтырга минем пенсиям бик кечкенә. Узган ел Казандагы кайбер фондларга, мәчетләргә дә шушы гозерем белән мөрәҗәгать итеп караган идем, менә Рамазан ае якынлаша, берәр нәрсә уйларбыз дигәннәр иде, әмма берни дә барып чыкмады. Әгәр берәр мәрхәмәтле бәндә табылып, мине машинасында көнендә Бөгелмә якларыннан сәяхәт иттереп кайтса, мин бик тә бәхетле булыр идем һәм аңа гомерем буе рәхмәт укыр идем. Үзем бик тә аралашучан кеше мин, югары белем дә алдым. Мин күп темаларга сөйләшә алам: техника белән, культура, медицина, юридик мәсьәләләр белән нык кызыксынам, алар буенча мәгълүматларым күп. Тагын бер теләгем – үземә телефон аша яки күрешеп аралашырга яшьләр арасыннан дуслар табу (әйткәнемчә, күз күрмәгәч интернетта утыра алмыйм). Табигатьне бик яратам мин, сәламәтлек өчен дә файдалы бит әле ул. Дуслар табылып, алар минем белән телефоннан яки өемә килеп аралашсалар, мине табигатькә алып чыксалар, ничек шәп булыр иде! Шушы хатымны укып, миңа ярдәм итүчеләр, минем белән дуслашучылар булыр дип бик тә, бик тә өметләнеп калам. САМАТ. Телефоным: 8-9178-740-183.
--- |
Иң күп укылган
|