поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.05.2017 Шоу-бизнес

Соңгы елларда «югалган» җырчыларны барладык: Розали, Сәнифә, Сәгыйть, Зөлфия, Энҗе, Виталий, кайда сез?!

Без кайчандыр бик популяр булып, соңгы елларда бик сирәк күренгән яки бөтенләй югалган җырчыларны барладык. Аларны, шартлы рәвештә, ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин булыр иде. Бер ишләре (Эльвира Розали, Сәнифә Рангулова, Виталий Агапов, Гөлнара Тимерҗанова, Эльвира Хәйруллина, Лилия Хәмитова, Сәгыйть Гыйбашев) киң җәмәгатьчелеккә сирәгрәк күренсә дә, тамашачы белән элемтәләрен бөтенләй югалтып бетергән дип әйтеп булмый.

Икенчеләре тормышларын тамырдан үзгәртеп, бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куя. Дөресен язарга кирәк, төрлесе төрле тарафка таралышкан җырчыларны эзләп табу җиңел булмады. Шуңа күрә кайберләре турында мәгълүмат бөтенләй туплый алмадык. Мәсәлән, «Әнием, әнием, гөлләр үстерәм сиңа» җыры белән танылган Энҗе, «Миләшкәем, хәлең ничек?» дип моңланучы Зөлфия Минһаҗеваның бүген ниләр белән шөгыльләнүен ачыкларга насыйп булмады. Эзләп тапканнарының да берничәсе, журналист икәнлегебезне белгәч, сөйләшергә теләмәүләрен белдерде. Ә элемтәгә чыга алганнары безгә менә нәрсәләр турында сөйләде.

Гөлнара Тимерҗанова: «Үземне кызымны тәрбияләүгә багышладым»



Популяр җырлары: «Йолдызлар яңгыры», «Мәхәббәт ялкыны», «Өйдә буран булмасын».
Иң актив иҗат иткән чоры: 2000-2012 еллар.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: «Гөлнара» җыр театрының солисты һәм җитәкчесе.
– Айзифаны алып кайтканнан соң, бөтен барлыгымны кызымны тәрбияләүгә багышладым. Аннан соң, әледән-әле яңа җырлар ишетеп торгач, тамашачы да арый, кабул итми башлый дип уйлыйм. Шуңа күрә үзем дә, халык та минем иҗаттан ял итеп алды, инде масштаблы рәвештә яңа җырлар яздырырга вакыт җиткәндер дип саныйм, - диде җырчы.

Сәнифә Рангулова: «Онытылабыз шул»




Популяр җырлары: «Елмай», «Кызлар пирчәткә түгел».
Актив иҗат иткән чоры: 1995-2000 еллар башы.
– Хәзерге вакытта, сирәк кенә булса да, җырлар язам. Киләсе атнада Арча районының Түбән Аты һәм Гөберчәк авылларына сольный концертларым белән барырга уйлыйм. Районнарга күптән чыкканым юк иде. Соңгы елларда бары ике-өч тапкыр барырга туры килде. Соңгы тапкыр сольный концертымны ун ел элек эшләгән идем. Аны телевизордан да еш күрсәттеләр. Сату-­алу тармагында эшләп караган идем дә – күңелемә ятмады. Гомумән, иҗаттан бөтенләйгә аерылганым да булмады үзе. Ә соңгы берничә елда күренмәвем миннән генә тормый. Замана үзгәргәндер бәлки. Телевидениедән җырчы күренмәсә, алда эшләгән еллары турында онытыла башлый шул, – диде Татарстанның атказанган артисты Сәнифә Рангулова.

Эльвира Розали: «Тормышымнан канәгатьмен»




Популяр җырлары: «Бәхет нигә ерак?», «Ал мине үзең белән».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1990-1996 еллар.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: 2006 елдан Казан дәүләт мәдәният институтының соло җырлау кафедрасында хезмәт итә һәм балалар белән эшли.
– Хәзерге вакытта «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы белән берлектә, экологиягә багышланган тулы бер цикл фильм-концертлар әзерлибез. Моңа кадәр балалар белән Универсиада, Бөек Җиңү көннәрендә чыгыш ясадык. Күптән түгел генә «Алга таба мин атлыйм» дигән җырга бер кыз белән дуэт яздырган идек. Ул радиода ротацияләнде, хәзер шуның клибын төшердек. Иртәдән алып кичкә кадәр балалар белән шөгыльләнгәч, үземә вакыт та калмый. Ләкин бер дә кәефемне төшермим – димәк, миңа Аллаһы Тәгалә менә шундый бурыч йөкләгән. Балалар да мине бик ярата. Ел ахырында миңа 50 яшь тула, шуңа күрә гыйнварда иҗат кичәмне уздырырга планлаштырам. Анда кайчандыр бик популяр булган һәм яңа җырларымны да ишетеп булачак. Кыскасы, мин бүгенге тормышымнан бик канәгать. Әмма, яшермим, янымда ярдәм итеп торучы яхшы командам булса, җырлар да ешрак яңгырар, концертлар да оештырылыр иде, – диде безгә Татарстанның атказанган артисты Эльвира Розали. Reklama internete - Eugenijaus Mockaičio Profesionalios SEO paslaugos gera kaina www.seopaslaugos.com

Сәгыйть Гыйбашев: «Иҗатка кабат әйләнеп кайттым»



Популяр җырлары: «Әниемнең туган көне», «Син сөюдән чибәр».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1999-2000 еллар башы.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: улының шәхси клиникасында.
– Берара, дөрестән дә, иҗаттан бөтенләй туктап тордым. Ул елларда эшләп карамаган өлкәм калмады. Төзелеш, сату эшләрендә үземне сынадым. Хәзер кабат иҗатка әйләнеп кайттым. Менә әле бу атнада гына Сания Әхмәтҗанованың иҗат кичәсендә чыгыш ясадык, шулай ук «Табибларны Ходай яраткан» дигән җырга клип төшереп йөрибез. Оскар Усманов белән тыгыз элемтәдә торам. Киләчәктә тагын да тырышыбрак иҗат итәргә планлаштырам. Хәзер мин күбесенчә халык, классик җырлар башкарырга телим. Әмма әле һаман да 2000 еллар башында популяр булган җырларымны җырларга чакыралар. Гаиләдә дә барысы да яхшы. Балалар үсеп җитте. Олы улым Альгиз хирург-стоматолог булып эшли. Үз клиникасы бар. Айнур улыбызга – 23 яшь.

Виталий Агапов керәшеннәр җәмгыятен җитәкли




Популяр җырлары: «Эх, Сәвәләй, Сәвәләй», «Әнкәй гөле».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1994-2000 еллар башы.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте» җитәкчесе.
Татарстанның халык артисты, композитор Виталий Агаповның «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте»н җитәкләве, Чаллы шәһәре советы депутаты булып торуы билгеле. Дәүләт эшләреннән тыш, аның иҗат өлкәсеннән дә бөтенләйгә үк читләшеп бетмәвен белә алдык. Апрель аенда ул үзе яшәгән Чаллы шәһәрендә «Язгы моңнар» концертын оештырган, анда үзе дә чыгыш ясаган. Июнь башларында шулай ук Игезәкләр йолдызлыгы концертында да чыгышлары көтелә икән. «Туганайлар» керәшен газетасы хәбәр иткәнчә, «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте»ндә дә «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамбле, яшьләрнең «Җанагай» ансамбле, «Бәләкәй дәдәйләр» инструменталь ансамбле эшләп килә.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.05.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»