|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2017 Җәмгыять
Тормыш авыр, дибез...Күптән түгел Самарада Буа дәүләт сатира театры тамаша куеп киткән иде. Аның җитәкчесе Раил Садриев бик матур, эчтәлекле итеп шигырь укуы белән самаралыларның күңеленә кереп калды. Шигырьләрнең дә ниндиләре диген әле! Бу кичне сәхнәдән Фәнис ага Яруллинның, Илдус Гыйлаҗевның тирән мәгънәле әсәрләре яңгырады. Арчада яшәүче Гөләра Шәрипованың “Тормыш сәгате” дип аталган шигыре аеруча истә калырлык. Гади авыл хатынының тормышыбыз турында шундый дөрес итеп язуы миңа шундый тәэсир итте ки, хәта концерттан кайту белән бу шигырьнең сүзләрен Интернет челтәреннән табып алып, кат-кат укып чыктым һәм аларны сезгә тәкъдим итәргә булдым. Тормыш авыр диеп зарланабыз, Бик дөрес, уйга калдырырлык сүзләр бу. Шулай да аларда нидер җитешеп бетми кебек тоелды миңа. Хисләнеп, күңелемдә өстәмә шигъри юллар туды. Бәлки, минем уй-фикерләрем белән башкалар да килешерләр. Ә “Тормыш сәгате” авторы Гөләра ханым миңа үпкәләмәс дип өметләнәм. Алинә ХӘМИТОВА, Самара шәһәре
--- |
Иң күп укылган
|