поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.05.2017 Хәйрия

Бер яшьлек Ринальнең әнисе: "Эх, шул чакта баланы ярып кына алсалар икән!”

"Чү, иртә бит әле. Бераз гына түз инде, балам. Кая ашыгасың?" Гөлсия карынындагы нарасые белән сөйләшә, аны тынычландырырга тырыша. Яңа гына декретка чыгып, ул йөклелегенең калган ике аен иренең авылында, аның әнкәләре янында саф һава сулап, ял итеп үткәрергә җыена ул. Рәхәтләнеп авыл мунчасына керергә хыяллана.

Әмма табигать кочагында иркәләнүләр, мунчада парланулар язмаган икән. Ире белән авылга кайтып кына төшүләре була, инде берничә сәгатьтән Гөлсия җиңел генә авыртулар сизә.  Күңеле болгана башлый.

Башта Гөлсия берни дә аңламый. Бу бит аның беренче йөклелеге. Иртә дә әле. Карынындагы улына нибары 30 атна гына. Йөклелеге дә бернинди тайпылышларсыз уза. Токсикоздан да әлләни интекми, шешенми дә,  кан басымы да тиешле дәрәҗәдә, анализлары да яхшы. Әмма Гөлсия ирексездән үз тоемлауларын "тыңларга" тотына. Тулгаклар арасында минутлар саныйсы икәнен әни булган дус кызларынннан белә ул. Җиңелчә генә авыртулар 8 минут саен булуын санап чыгара.  Ярый әле ире китеп өлгермәгән, янында. Иртәнге якта ул иптәшен уята да, алар кире Казанга юнәләләр.
 


Берничә сәгатьтән алар инде Казанның 3 санлы бала табу йорты ишекләре каршында. Табиблар шунда ук Гөлсияне карый. Чыннан да, бала туарга ашыга. Булачак әнинең организмы моңа әзер. Әмма хатын-кызны бу бала тудыру йортында калдырмыйлар. Бала бит җитлекмәгән килеш дөньяга киләчәк. Ә биредә мондый балаларга ярдәм итү өчен җиһазлар да, шартлар да юк.  Гөлсияне инде ире белән түгел, ә белгечләр күзәтүендә ашыгыч ярдәм машинасы белән 1 санлы бала табу йортына юллыйлар.

Инде Гөлсияне янә табиблар карый. Тулгакны әллә туктатыргамы  дип тә уйлыйлар. Әмма башланган процессны инде туктатып булмаячак, дигән фикергә киләләр.

- Икенче көнгә иртән табачаксыз. Борчылмагыз, балагыз исән-сау туачак. Җитлекмәгән балаларның күзләре белән генә проблемалары булырга мөмкин. Шуңа әзер булыгыз, - дип тынычландырган булачак әнине табиблар.

Шуннан 1 тәүлек буе тилмерүләр. Гөлсия эчә дә, ашый да, йөри дә алмый. Суы бик озак китми. Ул табибларга кесарево ясагыз дип ялвара. Әмма табиблар аналыгың ачыла, үзең табачаксың, кесарево ясарга сәбәп юк, дип аның үзе тапканын көткән. Эх, шул чакта баланы ярып алсалар икән!

Ниһаять, икенче көннең таңы белән,  сабый дөньяга килә. Бала шунда ук кычкырып җибәрә. Яңа әни булган Гөлсиянең бәхете эченә сыймый. Күзләреннән сөенеч яшьләре тама.
 


Әмма бала тулгаклар вакытында бик интеккән, аңа кислород җитмәгән булып чыга.  Бала гипоксия белән туган дип әйтәләр. Шулай да, нарасыйның хәле алай авыр булмый. Авырлыгы да җитлекми туган бала өчен аллага шөкер - 1880 грамм. Бер тәүлек реанимациядә, кислород астында ятканнан соң, бала үзе сулый да башлый,  дип яза Интертат.

- Бала тугач та, берничә көннән реаниматолог мине чакыртып, болай диде: "Балагызга гипоксия булган. Баш миенең кайсыдыр өлеше зарарланган. Әмма без әлегә бу нәрсәдә чагылыш алачагын белмибез - йә күз күреме, йә сөйләм, йә ишетү, йә хәрәкәт өчен җавап биргән күзәнәкләр зыян күргән булырга мөмкин". Әмма без, әлбәттә, яхшыга өметләндек, - ди Гөлсия Щукина.

Билгеле, башка әни һәм бәбиләр кебек, бала табу йортыннан туры өйгә кайту турында сүз дә булмый. Башта Гөлсия белән бәбкәчен Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә ниятлиләр, әмма анда урын булмый. Бер атнадан 1 балалар хастаханәсенә җибәрәләр. Әмма анда озак тотмыйлар. Берничә атна дигәндә, баланың авырлыгы 2 килограммга тула һәм бәхетле әни белән нәнине өйләренә чыгаралар.

Беренче вакытта әти белән әни кеше бернинди тайпылышлар сизми, күрми. Бала яхшы гына ашый, якыннарын күреп елмая, эче авыртса, елый. Бераз үсә төшкәч, шешәне үз куллары белән тотарга маташа башлый, балаларча "сөйләшә". 
Әмма өч айларда нәни Ринальгә (балага шулай дип исем кушалар) бик нык салкын тия. Җитлекми туган нәнинең үпкәләренә аз гына суык та җитә кала. Баланы әнисе белән хастаханәгә салалар. Анда бер атна да тотмыйлар - тизрәк чыгарырга ашыгалар, берәр атнадан дәваланып бетмәгән баланың хәле яңадан кискенләшә. Шуннан янә хастаханә палатасы. Алга таба шушы салкын тию үз тискәре нәтиҗәләрен биргән, күрәсең.

6 айларда Ринальнең яшьтәшләреннән бераз артта калуын сизә башлыйлар. Салкын тиеп авыру да хәлен кискенәйткәндер, мөгаен. Шунда баланың ана карынында кислородка тилмерүе хәрәкәт өчен җавап биргән күзәнәкләргә зыян салуы ачыклана.

Бүген 1,10 яшьлек Риналь әнкәсенең кулыннан да төшми. Бик төшәр, тәпи-тәпи китәр иде дә, тәне генә тыңламый әлегә.

- Балалар уйнаганда, күзеннән утлар атылып тора инде жаныкаемның, анын да йөгереп уйныйсы килә, әлегә булмый гына.  Башка нәниләр йөгереп йөргәндә, сөенә ул, кычкырып көлә. Кибеттә дә, урамда йөргәндә дә, миңа бик күпләр "Ник кутәреп йөрисез аны, җибәрегез, аяк киеме пычыраныр дип куркасызмыни", - диләр. Балабыз тышкы кыяфәте буенча сау-сәламәт кебек.  Әмма яшьтәшләренә кадәр аңа бик ерак әле, - дип көрсенә Гөлсия.

Бүген Риналь кашык тотып ашый алмый, кулларында тонусы бик көчле. Утыруын да терәлеп кенә утыра, үрмәләү, йөрү турында әле сүз дә юк. Әмма хәрәкәт ягыннан тайпылышлар булса да, бәләкәч акыл үсеше буенча яшьтәшләреннән бер дә калышмый.  Мактасаң - сөенә, орышсаң, үпкәли, барысын да аңлый, сөйләшергә дә маташа инде.

Әти белән әни кеше, ике яктан барлык туганнар баланы тернәкләндерү өчен барлык көчен куя.  Көн дә диярлек хастаханәләр бусагаларын таптау. Массаж, ЛФК, логопед, кече моторикасын  үстерү, остеопат. Әлбәттә боларның барысы да бик кыйммәткә төшә. Әмма тукталырга ярамый. Барлык табиблар фаразлары бик тә әйбәт бит. Көндәлек шөгыльләнүләр һәм вакыт кына кирәк, диләр алар.

Тагын бер нәнине "кеше" итү, аякка бастыру безнең кулда. Бу бары тик әти белән әнинең генә хәленнән килмәячәк. Ярдәм кулы сузучылар бик кирәк. Тагын бер гаилә  кешеләр мәрхәмәтлегенә, киң күңеллелегенә өметләнә. 100-200-300 сум күпләребез өчен зур акча түгел, ә бу гаилә өчен һәрберебездән тамчылап җыелган акча, бик зур ярдәм була ала. Балаларын аякка бастыру - аларның иң зур хыяллары. Бу хыялны тормышка ашырырга ярдәм итсәк иде...

Диагноз : Перинатальная патология головного мозга в форме спастического тетрапареза.
Наши реквизиты: карта Сбербанк России на имя Щукиной Гульсии
4276862038813061
Тел. 89377708684
Яндекс кошелек 410014041477526
Ярдәм төркеменә сылтама: https://vk.com/club146734770

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 19.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»