19.05.2017 Җәмгыять
"Бу хәлләрдән соң үләргә дә куркыта"
“Хәзер үлгән кешегә дә тынычлык юк...” Яшел Үзән районының Бәчек авылы картлары, зират турында сүз чыккач, әнә шулай ди. Гап-гади татар авылы зиратында соңгы арада гына кабер ташларын ике тапкыр мәсхәрә итүләре бөтен республиканы шаккатырды. Бәчектә яшәүчеләр дә тәмам аптырашта. Җинаятьтә шикле кеше тоткарланган. Тик авыл халкының күңеле барыбер тыныч түгел.
Зиратка – йозак
Бәчек – чеп-чи татар авылы. Зур юлдан эчтәрәк урнашкан. Шуңа күрә биредә чит-ят кешеләр дә йөрми. Авыл зур түгел, рәсми рәвештә 127 кеше теркәлгән. Халык бер-берсен бик яхшы белә, барысы да дустанә яши. Тик менә зиратта гына тынычлык юк. Бу арада Бәчек халкының янә тетрәнү кичергән көннәре. Авыл зиратында дүртенче тапкыр кабер ташларына зыян салганнар. 2012, 2014 еллардагы хәлләрдән соң бераз тынычланган халыкның бу язда йөрәк җәрәхәте кабат яңарды. 30 апрельдә авыл зиратында 96 кабер ташы мәсхәрә ителү турында билгеле булды. 14 май иртәсе тагын бер “кара” хәбәр алып килде: әле яңа гына тәртип салынган зиратта кабат 113 кабергә зыян салганнар. Кайсын аударганнар, кайсын җимергәннәр. Авылга баргач та, “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе иң элек зыян күргән зиратка юл тотты.
Каберстан авылдан читтәрәк, тау битендә урнашкан. Без килгәндә халык зиратка өмәгә җыелган иде. Әхмәт Садриев авылга Яшел Үзәннән кайткан.
“Төп нигездә кеше калмады, әти-әни дә, әби дә, абыем – да гүр ияләре, – ди ул. – Әтинең чардуганында истәлек тактасы гына тора, шуңа күрә аңа тимәгәннәр. Ә менә башка туганнарымның кабер ташларын аударганнар. Аллага шөкер, берсе дә ватылмаган. Май башында абыем кайтып рәткә китергән иде. Ташлар ныграк булсын өчен цемент белән катырып куярга кирәк. Безнең каберлекләр алдарак, ачыклыкта тора. Зыян салучы эчкә кермәгән. Ватасы-җимерәсе килгән кеше үзенекен ничек тә эшли инде ул. Зиратка йозак элеп куеп булмый бит. Авылга тикшерүчеләр килгән, гаепле кешене тапканнар һәм алып киткәннәр дип ишеттек. Ул – акылга зәгыйфьрәк кеше”, – ди Әхмәт Садриев.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Бәчек авылы зиратындагы вәхшилектә шикле егет тоткарланган. 30 апрельдәге хәлләрдән соң шушы авылда яшәүче психик авыруы булган 21 яшьлек егетнең гаебе ачыкланган, диләр. Ул бу хакта әти-әнисенә үзе сөйләгән. Тикшерү дәвам иткән арада егетне авылда калдырган булганнар. Бу юлы да кабер ташларына зыян салуда аннан шикләнәләр. Әти-әнисенең аны психик хастаханәгә урнаштырырга ризалык биргәнлеге дә мәгълүм. Авылда берәү дә шикле егетнең дә, аның гаиләсенең дә усаллыгын күрмәгән. Егет беркайда да дәваланмаган. Авыруы нәселдән килә.
Авыл халкы аптырашта. “Ни дип әйтергә дә белмибез. Зыян салучыны беркем күрмәгән бит”, – ди Рәмис Абдулганиев. Ул әнисе белән Яшел Үзәндә яши. Авылда төп нигезне саклап калганнар. Рәмис зиратта бабасының кабер ташын цемент белән катыра. “Аударганнар, бераз кителгән урыны да бар. Шуңа күрә ныгытырга кирәк, – ди ул. – Безнең авыл зираты чип-чиста. Имам-хатыйп Хәйдәр Сибгатуллин тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Аңа мең рәхмәт! Ел саен зиратта өмә үткәрә, бу хакта хәбәр биреп, читтә яшәүче авылдашларыбызны да чакырып кайтара. Авыл халкы бик бердәм. Өмә вакытында аерым каберлекләрне генә түгел, барысын да рәттән карап чистартабыз. Зиратта мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган? Аллаһы Тәгалә барыбызга да сабырлык бирсен”.
Авыл халкы ышанмый
Имам Хәйдәр Сибгатуллинны өендә очраттык. Авылдагы тетрәндергеч хәлләрне ул да бик авыр кичерә. “Башка сыймый торган хәлләр. Беренче тапкыр гына да түгел. Тәүге очрак 2012 елда булды. Ул вакытта хокук саклаучылар килеп тикшерде. Чуашстанның Әлмән авылыннан (әлеге торак пункт күршедә генә урнашкан – ред.) акылга зәгыйфь инвалид егет гаепле, диделәр. Ул хәзер өендә. Үзем күргәнем юк, сәламәтлеге нык какшаган, урын өстендә ята, дип сөйлиләр. 2014 елда зиратта авышкан берничә ташка тап булдык. Ул чакта аларны рәтләп куйдык. Зурга җибәрмәдек. Быел исә ике тапкыр фаҗигале хәл кичерергә туры килде. Соңгысында зыян килгән 113 кабер ташының дүртесе бөтенләй җимерелгән. Аларны яңадан куеп булмый. 30 апрельдә андыйлар берәү генә иде”, – ди Хәйдәр Сибгатуллин. Килеп чыккан хәлләргә бәйле рәвештә, имамның күңелен тырнаган тагын бер нәрсә бар. Җинаять кылуда шикләнүче 21 яшьлек егетне алып китүдә, шул исәптән заманында үзе дә хокук саклаучы булып эшләгән Хәйдәр Сибгатуллинга гаеп тагучылар да бар икән. Дин әһеле бу хакта сөйләгәндә күз яшьләрен дә тыя алмый.
– Җинаятьне тикшерү, эзенә төшү өчен Бәчеккә Федераль куркынычсызлык хезмәте, полиция хезмәткәрләре килде. Егет үзе гаебен таныган. Моңа мин дә ышанмадым. Ул ябык кына малай, моңарчы авыл кешесенә зыян салганы булмады. Узып киткәндә бөтен кешегә сәлам биреп, елмаеп кала. Беренче тапкыр хокук саклаучылар белән сөйләшкәндә, алар төрле версия корды.
Якындагы чуаш авылларына барып карарга да тәкъдим иттеләр. Бәлки, ялларда авылга кайткан яшьләр татар зиратында вәхшилек кылгандыр, дигән сүз дә булды. Шулай сөйләшеп торганда, авылда үз гаебен танучы бар икәнен әйттеләр. Ул урынга мин дә бардым. Тикшерүчеләр әйтүенчә, аяк киеме эзе дә туры килгән. Теге юлы, яңгыр яуганлыктан, кабер ташларында бармак эзләре калмаган. Бу юлы белмим. Хәзер кабер ташлары кызылга буялган, дип әйтәләр. Димәк, тикшерүчеләр эшләгән. Ә халык шуны да аңламый. Акылга зәгыйфь авылдашыбыз ник кызыл буяу белән буяп йөрсен, диләр. Беренче тапкыр аны тоткарламадылар, күрсәтмә генә алдылар. Ул өйдә калды. Бу юлы исә алып киттеләр. Хәзер миңа, юкка гаепсез кешене утыртасың, диләр. Бик авыр сүзләр әйтәләр. Ничә ел буе авыл яшәсен, мәчет эшләсен дип янып йөрдек. Ахыры ничек бетте? 21 яшьлек егетнең гаебе расланмаган әле, эш дәвам итә. Законлы илдә яшибез бит. Гаеплене суд ачыклый. Бик авыр хәлдә калдым. Мәчеттән китәргәме әллә дип тә уйлыйм. Бүген өмәгә дә күңелем үсмәде. 1 майда бөтен кабер ташларын да торгызып чыктык. Өмә үткәрдек. Читтә яшәүчеләр шалтыратып, карый алмассызмы дип үтенде. Егетләр белән бер ишебез коры үләнне җыйды, икенчеләр рәттән ташларны күтәреп чыкты. Аларны төзәтү берни түгел, киресенчә савап кына. Арттан уйламыйча сөйләп йөрүләре генә йөрәкне әрнетә, – ди Хәйдәр Сибгатуллин.
“Ахыры хәерле булсын”
Без Бәчеккә барган көнне җирле үзидарә башлыгы Наил Гатауллин өйдә юк иде. Эш буенча район үзәгенә чакырганнар. Аның тормыш иптәше Резидә апа белән сөйләштек.
– Утыз җиде ел мәктәптә эшләү дәверендә, андый баланы очратканым юк иде, – ди Резидә Гатауллина җинаятьтә шикле егет турында. – Төрле балалар була: кайберәүләр соңрак ачылып китә, икенчеләрнең үсеше тоткарлана. Бу бала әти-әни дип тә әйтә белми иде. Ул мәктәптә бер ел гына укыды. Хәреф тану, санау турында әйткән дә юк, таякны да туры итеп сыза алмады. Рәсем, язу дәфтәрләрен махсус комиссия вәкилләренә алып бардык. Анда педиатрлар да, невропатологлар да бар. Тикшергәннән соң, укый алмый дигән нәтиҗәгә килделәр. Аның бертуган апасы да бар. Ул җиңеләйтелгән программа буенча мәктәпне тәмамлады. Әти-әнисе гомер буе авылдагы хуҗалык көтүендә. Кечерәк чакта уллары да алар белән йөри иде. Хәзер юк. Булган хәлләргә үзебез дә аптырадык. Гаепле кешенең авылдашыбыз икәненә күңел барыбер ышанып бетми. Таш бит ул, аны аудару өчен әзмәвер көче кирәк, бала көче кенә җитми. Камил акылы булган кеше ул адымга бармый. Нинди генә диндә, нинди генә милләттә булсак да, зират – зират инде ул. Аллаһы Тәгалә бар, моны беркем дә инкарь итми. Кайчан да булса моның очы чыгар әле. Ахыры хәерле булсын.
Лаеклы ялдагы укытучы сүзләренә караганда, Бәчек – бик тыныч авыл. Читтән килеп йорт сатып алучылар да юк. Сораучылар бар, әлбәттә. Тик Бәчектә әти-әни нигезен сатмыйлар. “Авылның үзенчәлеге дә шунда. Торса тора ул йорт, ун елмы, егермеме... Кайсылары бәрәңге дә утыртмый, әмма нигезне саклыйлар”, – ди Резидә ханым.
Тукайның апасы каберенә тимәгәннәр
Бәлки, үз гаебен таныган егетне башта ук хастаханәгә алып китсәләр, бу хәл кабатланмас та иде, ди авылдашлары. Ул зиратның ни икәнен белмәскә, анда мәетләр ятуын аңламаска дә мөмкин. Белсә, андый эшкә бармас иде, диләр. 30 апрель ай тулган вакытка туры килгән. Әллә шуңа да бәйлеме дип фаразлыйлар. Ә соңгысын ничек аңлатасың? Бәчектә яшәүчеләр арасында, әйдәгез, бөтен кабер ташларын бер читкә чыгарып куеп, истәлек такталары элеп чыгыйк, диючеләр дә булган. Каравылга чыгарлар иде, зиратны ничек саклап бетерәсең?
Бәчек зиратында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның яраткан апасы Бибисаҗидә дә җирләнгән. Ул авылга 1942 елда күченеп килгән, 1956 елда вафат булган. Бибисаҗидә апа кабере янәшәсендә аның кызы – озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Өммеһания кабере. Ул каберлекләргә зыян килмәгән. Бәлки, эчтәрәк булулары коткарып калгандыр. Зиратта өмәдә катнашучылар биредәге иң борынгы каберлекне дә күрсәтте. Ул Казан ханлыгы чорыннан калган. Җинаятьче аңа да тимәгән. “Изге бабай” кабере риваятьләргә бәйле. Авыл халкы әйтүенчә, биредә хаҗдан кайтучы вафат булган. Ул, кайда үлсәм, шунда күмегез, дип әйтә торган булган. Шулай эшләгәннәр дә. Каберлекне Татарстан Тарих институтыннан килеп тикшергәннәр. Аның турында Каюм Насыйри хезмәтендә дә телгә алынган.
“Бакча башында җирләсеннәр”
Мәчеткә өйлә намазына җыелган картлар зиратка камера кую фикерен әйтте. “77 яшькә җитеп мондый хәлне күргәнем юк иде, – ди гомер буе Бәчектә яшәүче Кәлим Гыйләҗев. – Шаккатыргыч хәл инде бу. Бөтен Татарстанга оятка калдык. Үз күзең белән күрмәгәч, тиктомалдан гаепне беркемгә дә кушып булмый. Тикшерүчеләр ачыклар әле. Хәзер үлгәннәргә дә тынгылык юк, анда барасы да куркыта”. Соңгы елларда авыл мәчетен эчтән дә, тыштан да яңартканнар. Бу ел башында Хәйдәр Сибгатуллинны имам-хатыйп итеп билгеләгәннәр.
Мәчет картлары сабыр булырга куша. “Фаразлау – ислам динендә тыелган гамәл. Кирәкмәгән эштән читтәрәк торыйк. Кабер ташларын футбол тубын типкән кебек аударып чыкканнар. Зираттан кем үч ала?” – дип аптырый алар. Мәзәген-чынын бергә кушып, мәетләрне бакча башында җирли башласыннар, дип тә өстәделәр. Чүп өстенә чүмәлә: “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе барган көнне авылда көтү дә чыкмаган иде. Егетнең әти-әнисен тикшерүчеләр янына чакыртып алганнар. Картлар шуның өчен дә борчыла.