поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.12.2009 Җәмгыять

КАЛЬЯН АГУЫ АСТЫНДА...

Берничә ел элек сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану дип җенләнә башладым. Эчмим-тартмыйм, кичләрен шартлаганчы ашамыйм, иртән физик күнегүләр ясыйм... Фигурам күзгә күренеп яхшырды, дуслар да: “28 яшеңне мәңге бирмисең сиңа”, – дип комплиментлар әйтеп кенә тора. Ләкин соңгы арада ирем белән кальян тартып мавыгабыз. Ул чакта чын-чынлап ял итәм, бөтен арыганнар эреп юкка чыга. Кальянны тәмәкедән зыянсызрак, ияләнү барлыкка китерми, диләр. Әлеге сүзләр дөрес микән? Кальян төтене организмга ничек тәэсир итә?
Алинә. Казан”

Иң беренче кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табыла. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалану үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары, кальян Иран һәм башка гарәп илләре буйлап тарала. Инде XIII гасырда әлеге мода Европага үтеп керә, аны тарту хатын-кызларның яраткан шөгыленә әйләнә. Ә кальянның бүгенге кыяфәте – төрекләр фантазиясе җимеше.

 

Казанга исә ул чагыштырмача күптән түгел, 4-5 ел элек килде. Кальянның бүгенге коточкыч популярлыгын, ул бизнесның чәчәк атуын адым саен урнашкан кальянныйлар дәлилли. Яшьләр аны тартып ял итә хәзер. Туган көннәргә, вак-төяк бәйрәмнәргә кальян бүләк итешү, чит илдән күчтәнәчкә шуны алып кайту дисеңме... Хәзер хәтта эшмәкәрләр арасында да кальянныйда очрашулар уздыру, килешүләрне шунда төзү модасы китте. Хәер, моның белән шаккатырам димә! Тарихка күз салсак, кальян тарту – элек-электән сәяси проблемаларны чишү юлы булган. Ике илнең югары дәрәҗәдә эшләүче вәкиле бергә кальян тартса, димәк, әлеге дәүләтләр хезмәттәшлек итәргә әзер. Ә 1841 елда Осман империясе солтаны француз посолына кальян артында утырырга тәкъдим итмәгәч, халыкара низаг чыккан.

 

Модага ияреп

 

Сораштыру күрсәткәнчә, кальян төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Гадәттә, тәмәке тартучылар башка китми, дип зарлана. Соңыннан баш әйләнү, косасы килүдән иза чигүчене дә беләм. Менә берничә фикер...

 

– Кальян тартканнан соң минем баш авыртмый, махмырдан интеккәндәге кебек түгел. Ярты ел тартмыйча торган да, ике атна саен тарткан да бар – ияләшү юк. Ләкин соңгы вакытта кальянга “утырту” өчен аңа наркотик матдәләр кушулары турында ишеттем. Бер егет “кәеф” тотып, өй түбәсеннән ташланган хәтта. Кайбер шәһәрләрдә кальянныйларны тикшерү, ябу очраклары да булган икән, имеш. Менә бусы инде уйландыра, – дип фикерен уртаклашты Зилә.

 

Марат исә башкача уйлый:

 

– Организмга шулкадәр төтен суыру ничек зарарсыз булсын инде? Шул ук күмер, тәмәке агуы ич ул! Кальян белән мавыкмавың мең артык, моны яшьләр киләчәктә аңлар. Алга киткән илләрдә әлеге мода күптәннән артта калды. Минем аны тартып караганым да юк, кирәк тә түгел, Аллага шөкер. Кальяннан башка да дөньям түгәрәк.

 

– Мин тартып караган иң шәп кальян суда да, аракыда да түгел, карбызда иде. Американың Майами шәһәрендә булды ул хәл. Океан артында кальян бу кадәр популяр түгел, халыкның аңа артык исе китми. Ә чып-чын карбызда ясалган кальян яхшылардан санала. Менә Төркиягә баргач, анда да исем китеп кайтты. Ул илдә яше-карты “котырып” кальян тарта! Әй, бүген бездә дә шулайрак ич инде... – диде Зәринә.

 

– Беренче тапкыр өйдә дуслар белән 3 ел элек тарттык. “Ияләшү барлыкка китерәме, юкмы? Наркотик түгелме?” кебегрәк сораулар биреп, куркып калуымны хәтерлим әле. Шуннан соң тагын 3-4 тапкыр тарттым, ләкин сәламәтлекне какшатканы әлегә сизелми. Тәмәкедән күпкә зыянлырак, яман шеш авырулары китерергә сәләтле икәнен беләм белүен. Яшьләргә кальян белән саграк булырга киңәш итәр идем, юньле нәрсә түгелдер ул, – диде Камил.

 

Өйдән туйган чакларда...

 

Дусларыма кальянныйда сәгатьләр буе утыру, андагы мохит ошый. Берсендә иптәш кызыма: “Өйдә утырып туйдым, яңа атмосферага чумасы килә”, – дип зарлангач, кальянныйларны тезеп китте. Тиздән үземә дә Казанда иң яхшылардан саналучы кальянныйларның берсендә булырга туры килде. Алар көндезге 12дән иртәнге 2гә, ә җомга һәм шимбә көннәрендә 4-5кә кадәр эшли икән. Кергәч тә, бөтенләй үзгә мохиткә килеп эләгәсең. Ишектән каршы алучылар берничә кешегә исәпләнелгән аерым бүлмә-кабинкага кертеп утырталар. Күрше өстәлдәге парның лыгырдавын ишетмисең, аларны күрмисең дигән сүз. Ул бүлмәдә йомшак диван, мендәрләр, телевизор урнашкан, талгын гына музыка уйный. Бер төймәгә басу белән официантлар йөгереп килә. Тулы бәхет өчен берәр чибәркәй синең өчен шәрык биюе дә башкара. Кальянныйларда утыруның сәгате 50-100 сумга төшә. Шуңа өстәп, 350-1500 сумыңны кальян өчен чыгарып саласың. Көндез килгән клиентлар өчен ташламалар да каралган. Кальян дигәннән, аның нинди генә төре юк: суда, сөттә, коньякта, аракыда, шәрабта ясалганы... Җиләк, манго, виноград, кокос, кыскасы, җаның нинди җиләк-җимеш тәмен тели, шундыен китереп бирәләр. Бөтен процесс шлангтан төтен суырып утыруга бәйле.

 

Бәрәңге урынына кальян

 

Казанга кальян эпидемиясе килеп җитүенә иптәш кызым Гөлнараның сүзләреннән соң тәгаен ышандым.

 

– Җомгаларның берсендә дустым белән чираттагы тапкыр кальян тартырга киттек. Авыр эш көненнән соң ял итәбез, имеш. Ышанасызмы, берсендә дә буш урын юк! Бөтенесендә официантлар: “Алдан шалтыратып, өстәлгә заказ бирергә идегез”, – дип җилкә сикертә. Ә алар бит шәһәрдә дистәләгән. Җомга һәм шимбә көннәрендә бөтен Казан кальян тарта диярсең. Шулай итеп, ике сәгать чамасы буш урын эзләп, Казанны аркылыга-торкылыга әйләндек. Ниһаять, төнге 11ләр тирәсендә аулак урында урнашкан бер кальянныйда урын табылды. Ник ул гына буш калган дисәк, утсыз бүлмә икән ул! Диваннары каты, телевизоры да юк, хезмәткәрләре дә озак көттерә... Дөм караңгыда утырмасыннар дип, шәмнәр кертеп куйган официантка рәхмәт яусын.

 

Төскә-биткә безнең халык булмавы күренеп торган кальянчы да тиздән килеп җитте. Әхмәт дип таныштырды үзен, Пакыстаннан икән. Монда укырга килгән, ә кичен шулай акча эшли. Аның әйтүенчә, шәрык илләреннән килгән кешегә Казанда кальянчы булып урнашуның бер авырлыгы да юк. Эшен беләме-белмиме, ике куллап алалар.

 

– Сездә халык ничек бәрәңге ризыклары дип үлеп торса, бездә кальянны шулай яраталар. Бабайлар урамда телевизор карый-карый тарта хәтта. Ләкин Пакыстанда яшел алма тәме килгәне генә кулланыла, элек-электән ул яхшырак төр санала, – диде Әхмәт.

 

– Ул тәмнәрне кальянчылар бутап та бирә, дип ишеткәнем бар. Имеш, халык барыбер аңламый.

 

– Юк инде, ник алай эшлик, ди. Менә бездә бүген... – дип дистәләп тәмне санап китте ул.

 

– Кальянның зыяны бармы?

 

– Уйлап карагыз инде, коточкыч әшәке нәрсә булса, халык шулкадәр тартыр идеме?! Бер минут буш тормыйбыз, кальянныйларда кеше өзелми бит. Юк белән баш катырмыйча, рәхәтен тоегыз.

 

Озак көттермичә, кальянчы яшел алма тәме килгәнен алдыбызга китереп тә куйды. Кальян тарту рәхәтме дисезме? Дөресен әйтәм – баштагы артык-портык уйлар югала, организм хәлсезләнә, бармак очларын сизми башлыйсың. Шәм яктысында тормыш турында уйланып, шәрык музыкасы тыңлап, иркенләп утырдык. Кальянның күмерен алыштыру бушлай дигәч, анысы өчен дә Әхмәтне чакырдык. Соңыннан туңдырма, сок, кальян, бу бүлмәдә утырган хакны - 800 сум чамасы түләдек тә... саф һавага! 10-15 минуттан җилләп, баш томалану юкка чыккан кебек булды, - дип сөйләде Гөлнара.

 

Ләкин бу – беренчел тәэсир. Чынлыкта кальяннан нәрсә көтәргә була? Сәламәтлегебез бу ләззәт өчен ничек түли икән?

 

Файдамы, агумы?

 

Акча экономияләргә тырышучылар аны өендә тарта. 2-3 мең сумга кальян, күмер белән тәмәкесен сатып алып, фатирда көйрәтәләр. Мондый ысул кальянныйда тартуга караганда куркынычсызрак. Чөнки махсус урыннарда кальян шлангының һәр клиенттан соң юылуы икеле-микеле. Гадәттә, бер кальянны көненә 4-5 компания тарта. Шланг көнгә бер тапкыр гына чистартылган очракта, биредә туберкулез яки гепатит йоктыру куркынычы да бар.

 

Табиблар кальян турында нинди фикердә? Әлеге өлкәдәге ачышлар төрле нәтиҗә бирә, ләкин берсе дә кальян файдасына түгел. Дөресен генә әйткәндә, бу кадәр төтен суыруның организмда эзсез калмавын аңлау өчен артык акыллы булу да кирәкми.

 

Белегез: кальян тарту зарарлы! Еллар буе кап-кап тәмәке тарту кадәр ук булмаса да, зыяны барыбер бар. Тәмәке үпкәнең өске өлешен бетерсә, кальян төтене тирәнгәрәк үтеп керә. Гади тәмәке белән чагыштырганда, аның составында мышьяк, кургаш, хром күбрәк. Әлбәттә, алар үпкәгә утыра. Көнбатыш галимнәре әйтүенчә, кальянны күп тарту үпкәдә яман шеш, куллар экземасы китереп чыгарырга сәләтле. Тәмәкенең кычкырып торган кимчелеге сумала белән никотин булса, кальян канны кислородка ярлыландыра. Нәтиҗәдә, кальян тарту баш әйләнүгә, сүлпәнлеккә китерергә мөмкин.

 

Дөньякүләм Сәламәтлек саклау Оешмасы тикшерүләре күрсәткәнчә, кальянлы кичәләрдә бер кеше организмына 400ләп тәмәке төтене керә. Шулай булгач, үпкәләргә килгән авырлыкны табиб булмасаң да чамалау кыен түгел. Махсус җайланма, ягъни кальян зарарлы матдәләрне киметә дигән төпле дәлил дә юк. Даими тартучы кеше аңын югалтырга, аның баш мие зарарланырга мөмкин икән.

 

Казанның баш психотерапевты Гомәр Зыятдинов:

 

– Кеше химик матдәләр ярдәмендә ял итү юлларын эзләгәндә кальянга килеп төртелә. Аңардан башка да тынычлану ысуллары күп бит. Кальян төтене дә, тәмәкенеке дә зыянлы. Елга 1-2 мәртәбә кальян тарту организмга әллә ни зарар ясамаска мөмкин. Ләкин аның белән мавыгырга, чама хисен онытырга ярамый, – ди.

 

Кальян шаукымы алга киткән илләрдә әллә кайчан узды. Европаның кайбер илләрендә кальянның зыянын аңлап, аны тартуны бөтенләй тыйдылар. Ә безнең яшьләр бу ләззәтнең организмга ясаган тискәре йогынтысын әлегә белми, ишетми. Монда матбугат чараларының да гаебе шактый: алар кальян эпидемиясен җитәрлек дәрәҗәдә тәнкыйтьләми, начарлыгын бармак бөгеп санамый. Интернетны ачсаң, бетмәс-төкәнмәс рекламага, пропагандага юлыгасың. Ә кемдер кеше сәламәтлегеннән, әлеге мәгънәсез бунттан файдаланып акча эшләп калырга ашыга, тагын да йомшаграк диванлы кальянныйлар ача, ярымшәрә чибәркәйләрне биетә.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 49 | 09.12.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»