поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.12.2009 «Яшьти» әдәби сәхифә

ЯШЬТИ БУЛАТ САДРЕТДИНОВ

4-5 ел элек телевизор экраннарыннан күреп тә, шигырьләрен укып та белә идек Булатны. Берара тавыш-тыны чыкмады да, хәзер яшь шагыйрь янә безнең арада. Яр Чаллы шәһәренең 58 нче мәктәбендә 9 нчы сыйныфта укучы бу егетнең инде 3 китабы дөнья күргән! “4 нчесе турында да уйлап йөрим”,– ди Булат. Үзе республикакүләм “Йолдызлык”, “Ватан”, “Сөембикә варислары”нда 1-2 урыннар алган, соңгы елларда “Алтын каләм” фестивалендә 2н че, “Иделем акчарлагы”нда 3 нче урын алырга да өлгергән.

Булатның шигырьләре балалар өчен язылган. Үзе турында, табигать турындагылары да бар.

 

Булат, синең шигърият өлкәсендә остазың кем? Әбием. Ул үзе шигырьләр язмый, бабам яза иде элек. Ә беренче шигырьне 4 яшемдә яздым.

 

Яшь каләм ияләренә еш кына: “Үзең язмагансың, берәрсе булышкан, әниең язып биргән” һ.б. шундый кинаяле караш ташлыйлар. Мондый очраклар булмадымы? Юк, андый караш тоймадым. Мин үзем язам. Беркайчан да булышканнары юк.

 

Чәчмә әсәрләр дә язасың, дип беләм... Әйе. Алар “Көмеш кыңгырау”да да басылды, Нәсимә Исхаковнага рәхмәт инде, ул мине күреп алды, үстерде. Аның белән күп районнарда чыгыш ясап кайттык.

 

1 нче китабың чыкканда сиңа ничә яшь иде? 6 иде. Урында басып тора алмыйм, авыз колакта, колак еракта иде. Тасвирлап бетереп булмый,бик сөендем.

 

Китап чыгару ни бирә? Иҗат процессы чыкканчы-чыккачка аерыламы? Тагын да яңа китаплар чыгарасы килеп, тагын да күбрәк,әйбәтрәк яза башлыйсың.

 

3-4 ел элек син йолдыз идең. Аннары күренмәдең, тукталыш идеме бу? Бераз ял иттем. Укытучылар да укуың кала, диде. Игътибарымны шуңа юнәттем.

 

Көн режимың тыгызмы? Мәктәптән кайткач – музыка мәктәбенә китәм (2шәр дәрес була), аннары радиога барам – “Яшьтәш” тапшыруын алып барам, һәм төнгә кадәр айкидо түгәрәгендә булам.

 

Буш вакыт булса, нишлисең? Китап укыйм йә шигырь язам.

 

Хәзерге моментта сине нәрсә борчый? Татар теле бетә, диләр. Минемчә, алай түгел. Яшь талантлар булганда, ул бетмәячәк әле...

 

Әти-әниең шундый актив тормыш алып баруыңа, яшьтән үк шагыйрь булып китүеңә ничек карый? Горурланалар. Алар йөзенә тап төшермәскә тырышам.

 

БЕЛЕМ КИРӘК

 

Быел инде мин зур егет,

Мәктәпкә барачакмын.

Өр-яңа дусларым белән

Шунда очрашачакмын.

 

Бераз гына куркып торам,

Ничек укырмын диеп,

Укытучы апам мине

Яратыр микән диеп.

 

Сагындырып искә төшә

Кайчагында бакча да.

Кире алмаслар шул инде,

Бик барасым килсә дә.

 

Юк инде, мәктәпкә барам,

Белем алырга кирәк.

Хыялларны чын итәргә,

Үсәргә кирәк тизрәк.

 

БАЛЫККА БАРДЫК

 

Безгә бер балык эләкми,

Инде күпме утырып.

Өстәвенә йокы килә,

Черки талый үтереп.

 

Башкаларга кара, бабай,

Аларга бит эләгә!

Балык каптыру серләрен

Алар кайдан өйрәнә?

 

Безнең дә җимнәр шундый ук,

Кармак та бит бертөсле.

Их! Балык каптыру ләззәте

Читләтеп үтте безне.

 

Әйдә, кайтып киттек, бабай,

Ялынмыйк маймычларга.

Чуртаннар «каптырып» кайтыйк

Магазиннан акчага.

 

ӘТКӘЙНЕ МАКТАУ ШИГЫРЕ

 

Минем әткәй иң уңган,

Иң шәп әти дөньяда!

Бәхәсләшмим, булса булыр

(Һм-м-м, бар микән?)

Тагын берәр семьяда.

 

Әткәем шундый да булган,

Бар эшне эшли ала.

Балаларга белем бирә,

Хәтта печән дә чаба.

 

Билгеле инде, уңганлыгы

Миңа охшаган аның!

Әгәр улы мин булмасам,

Уңмас иде, мөгаен.

 

Шундый шәп малаең булу

Ошыйдыр ул сиңа да.

Безгә бергә бик тә рәхәт

Яшәү шушы дөньяда.

 

КОЛАК МӘСЬӘЛӘСЕ

 

«Булат – олы колак», – диеп

Үрти малай-шалайлар.

Акыл билгесе икәнен

Белмиләрдер шул алар.

 

Кайберәүләр кызыксына:

– Ник колагың шулай зур?

– Сулар сибеп үстерәмен,

Шуңа уңган, шуңа мул!

 

– Колагы зур, үзе уңган,

– Булдыра, – ди бер кеше.

 Мин үзем дә шулай уйлыйм,

 Бик сирәк минем ише.

 

Көзге каршына бастым да

Колагыма сокландым.

Аптыраткан кешеләргә

Шушы шигырьне яздым.

 

ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР

 

...ка

Әтием прокурор, дип,

Малай, мактанып йөрмә.

Ул бит син түгел, әтиең,

Ә син бары тик шәүлә.

 

* * *

 

Чыпчык сикерә:

Тып та тып.

Әйтерсең

Канатлы туп.

 

* * *

 

Өстәлгә менеп утырдым,

Аягым урындыкта.

Башым буш тартма шикелле,

Рифма чыкмый «ни черта».

 

* * *

 

Үзәкне өзәрлек итеп

Җырлый Зөһрә апам.

Ихтыярсыз уйлап куям,

Их, мин дә җырчы булсам.

 

* * *

 

Шигырь язырга утырсам,

Качыш уйный рифма.

Барыбер эзләп табармын,

Күрен, әйдә, карышма.

 

МАЭМАЕМ

 

Каникулда авылыма

Кунакка кайткан саен:

–          Һау, сагындым! – дип каршылый

Иң яраткан маэмаем.

 

Тәпиләре белән мине

Кочаклап җиргә ега.

Әүмәкләшәбез икәүләп,

Ак карда бата-чума.

 

Тау шуабыз ярыша-ярыша,

Ару-талуны белми.

Шундый рәхәт үтә яллар,

Һич тә китәсе килми.

 

Саубуллашыр вакыт җиткәч,

Моңсулана маэмаем:

–          hay, hay, сау бул!

Тизрәк кайт! Көтәрмен, – дип,

Озата киткән саен.

 

ЯҢГЫРЛАР

 

Ничә төрле яңгыр барын

Белми идем шул әле.

Санап чыккач аптырадым,

Гаҗәпләндем бит әле.

 

Йә ләйсән яңгыры ява,

Йә гөмбәнеке, диләр.

Бусы артыкка китте, дип,

Кайсыберсен тиргиләр.

 

Икмәк һәм бәрәңгенең дә

Бар икән яңгырлары.

Яшенлесе, яшенсезе,

Кар катыш салкыннары.

 

Җәйге яңгыр үстерә, ди,

Минем күк малайларны.

Эх, тизрәк килсен иде

Яңгырлы җәй айлары.

 

ТОМАН

 

Иртән мәктәпкә барырга

Чыксам, аптырап торам.

Бар дөньяны ап-ак итеп

Уратып алган томан.

 

Яңгыр түгел, үзе юеш,

Күзгә берни күренми,

Сөйләшсәң, авызга керә,

Хәтта тәннәр чемерди.

 

Юлда барган машиналар

Фараларын яктырткан.

Бәрелешә күрмик диеп,

Кисәтәләр ерактан.

 

Үзе рәхәт, үзе серле,

Атлыйм әкерен генә.

Ап-ак томанга уралып

Барам мин мәктәбемә.

 

БЕР КЫЗГА

 

Безнең сыйныфта бер кыз бар,

Гел минем янда йөри.

Йә елмаеп конфет бирә,

Йә китабымны сорый.

 

Үзе мату-у-ур, сөйкемле,

Талпына, оча янымда

Ак күбәләк шикелле.

 

Яныма елмаеп килсә,

Дулкынланып тик торам.

Хәтта телем дә әйләнми,

Сөйләшә алмыйм, тотлыгам...

 

Гел янымда бөтерелсә,

Харап минем эшләрем.

...Өйгә дә ияреп кайтса,

Белмим инде, нишләрмен?..

 

...Үзе матур, сөйкемле...

Миңа гел елмаеп карый,

Юкка түгел шикелле.



Матбугат.ру
№ | 10.12.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»