поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.05.2017 Җәмгыять

Ахмаклык? - “Владис” нәшрияты Татарстанның башкаласын Уфа дип күрсәткәч гауга чыккан (ФОТО)

Балалар өчен энциклопедиядә татарлар турында дөрес түгел мәгълүмат биргән өчен "Владис" нәшрияте гафу үтенә. Нәшрият редакторы Юлия Седанова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән телефон әңгәмәсе вакытында шул хакта белдерде.

Ростов-на-Дону шәһәренең “Владис” нәшриятында басылып чыккан балалар өчен язылган “Россия” исемле энциклопедиядә татарлар аз санлы халык дип аталган, Татарстанның башкаласы Уфа шәһәре дип күрсәтелгән. 

“Безгә бик оят. Бу автор хатасы. Без инде аның белән элемтәгә кердек. Елена Гриценко бу хакта белгәч, бик борчылды, гафу үтенде. Ничек шулай килеп чыкканын аңламыйбыз да, ул инде белемле кеше, журналист үзе. Без бик гафу үтенәбез. Алга таба хатаны төзәтү өчен, сатуга куелган китапларда, кайсы биттә хата киткәнен күрсәтеп, искәрмә бите өстәп чыгарга тырышачакбыз. Ихтыяҗ була калса, алдагы тиражны төзәтмә кертеп чыгарачакбыз. Бәлки, Интернетта безгә рәсми рәвештә гафу үтенергәдер дип уйлап торабыз. Шушы китапларга бәяләмәләр урнаштырылган урыннарда, бәлки, гафу үтенербез, чөнки бик оят”, - диде“Владис” нәшрияты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте редакторы Юлия Седанова.


3 мең тираж белән чыккан китаплар якынча ярты ел вакыт сатуда булганын әйтте.



Редактор әйтүенчә, хата уңаеннан шалтыратучылар булган. “Уфадан шалтыраткан иделәр. Шалтыратучы, гомумән алганда, китапка карата уңай бәя бирде, әмма шундый хата киткәнен һәм ак маркер белән сөртеп, өстенә “Казан” дип язып куйганын һәм баласы белән укуын дәвам иткәнен әйтте. Без инде дөресен генә әйткәндә, атна буе борчылып йөрибез. Хатаны төзәтергә тырышачакбыз”, - дип белдерде Юлия Седанова.

“Уфаны Татарстан башкаласы итеп күрсәтү ахмаклык күрсәткече”

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев үз фикерен белдереп: “Уфаны Татарстан башкаласы итеп күрсәтү ахмаклык күрсәткече, белемсезлек галәмәте. Бездә, кызганычка каршы, географик белем – кискен мәсьәләләрнең берсе. Яшьләр географияне белмиләр”, - дип билгеләп узды.

Аның фикеренчә, матбугатта да бүген хаталар бик күп китә. “Журналистлар басмаларында тикшерелмәгән фактлар, хаталар җибәрә. Адым саен очрый торган күренеш. Мин үзем студентларга һәрвакыт: “Сез һәр язган сүзегез өчен җаваплы”, - дим. Мин гомер буе шушы принциптан чыгып эшләдем һәм бөтен кешене шуңа өндим. Журналистлар да шундый булырга тиеш. Кайвакыт тиз-тиз бастырабыз дип, йә даталарны, йә исемнәрне, йә дәрәҗәләрне бутыйлар. Ул да фактологик хата бит”, - дип искәртә Искәндәр Гыйләҗев.

“Мондый җитди хаталар җәмгыятьнең белем дәрәҗәсен күрсәтә”

“Мондый җитди хаталар җәмгыятьнең белем дәрәҗәсен күрсәтә. Бу элементар культура дәрәҗәсе. Ул журналистларга да карый. Мәсәлән, совет чорында бер өтердә хата китсә дә, гадәттән тыш хәл була иде. Хәзер рәсми сайтларны да карыйм – журналистлар хата өстенә хата ясый, чөнки аларга текстның дөрес булуы түгел, беренче чыгуы кирәк. Алар шуңа игътибар итә. Хата булу-булмау зур проблема түгел алар өчен”, - ди Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов.

Әлеге җитди хатага карата социаль челтәрләрдә тискәре бәяләмәләр урнаштырылып бара. “Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров Фейсбукта бу хатаны күрсәтеп, мәгълүмат урнаштырган. “Балаларны шундый китаплар белән укытабыз, аннары “алар ник надан, ник белмиләр” дип аптырыйбыз”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Кулланучылар “Бик белгән кеше язган моны; фотосын карагыз әле сез; ярый инде, Улан Батор димәгәч. Киртәсенә кергән; бигрәк акыллы кешеләр яза икән тарихны, болай булгач, ерак китәчәкбез инде; башкорт милли хәрәкәтенең куркыныч төше; киләчәккә карап язганнар, дәреслекне кат-кат яңартып тормас өчен” кебек һ.б. комментарийлар калдырганнар. “Гомер буе Башкортстанда Уфада яшәдем, шалт - күрше республикага җибәрделәр; фотода болан тотучыларны куйганнар; минемчә, бу күрәләтә белеп эшләнгән эш” кебек фикерләр бар.

Уфадагы популяр бер сайтта мондый хаталар бердәнбер түгеллеген язалам. Әйтик, “РОСМЭН” фәнни-популяр нәшриятыннан чыккан ике китап бар. “Авторлар фикеренчә, Уфа Урал таулары чылбырында урнашкан, анда башкорт милләтле уфалылар яши. Ә шәһәрнең иң күркәм урыны Смоленск соборы. Сүз уңаеннан, аны 60 ел элек үк сүткәннәр. Бу, әлбәттә, ГОСТ дәреслекләре түгел, әмма алар 7 һәм 15 мең тираж белән дөнья күргән. Укучылар аларны укып, 1 нче сентябрьгә “яңа” белемнәр белән киләчәк”, - диелә чыганакта. Анда юристларның мондый басмаларны контрольдә тотучы орган булмавы турында әйткән сүзләре дә бар. “Коммерциянең үз кагыйдәләре: лицензия кемдә булса – сүз дә аның артыннан”, - диелә.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 16.05.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»