поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.05.2008 Җәмгыять

КИРЕ ҖИБӘРСӘЛӘР - АСЫЛЫНАМ!

Каршымда яңа гына унтугыз яшен тутырып килүче егет утыра. Дөресен әйткәндә, аны егет дип тә булмый - малай гына, күрер күзгә 15-16 яшь бирерлек. Күз карашы бик самими, бераз курку да бар кебек. Менә шушы малай, әле өч көн элек кенә "Ватан сакчысы" дигән горур исем йөрткән. Ә бүген әнисе белән агасы, яклау эзләп, аны минем янга алып килгәннәр. Чөнки өч көн элек Кукмара районының Чишмәбаш авылы малае Илмас Гайфиев армиядән качып кайткан. Хәер, качкан дию бик үк хакыйкатькә туры килми. Аны әнисе Рамилә апа, таксига 45 мең сум түләп, Омск каласында урнашкан хәрби частьтан урлап кайткан.

- Бер айдан бераз гына артыграк хезмәт итүгә, чылтыратып акча сорый башлады. Ниндидер кесә телефоннарына 100-150 сумлап акча салдык, почта белән 500, 950, 1000, 5000 сум җибәрдек. Соңгысында 7 мең үк сорады. Әле бит узган елның 7 декабрендә генә киткән иде, барлы-юклы биш ай эчендә шул чаклы акча ник кирәк икән? Без авылда үзебезгә дә аның кадәр акча тотмыйбыз. Омскига тикшерергә киттем. Барып җиттем, частьларын эзләп таптым. Карасам, минем малай урамда хәер сорашып йөри. Өсте-башы пычрак,  үзе ябык, хәлсез. Эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук чамалап алдым. Сораган 7 мең сумы "дед"ларга икән. "21 апрельгә табып бирмәсәң, үтерәбез!" - дигәннәр. Минем улым шуны түләү өчен хәер эстәргә чыккан.  Шуның өчен үстердем мени мин аны!? Тиз генә такси тоттым да, Кукмарага алып кайтып та киттем, - ди Рамилә апа.?- Килеп төшү белән үк шулай талый башладылармы? - дип сорыйм, башын иеп диванга утырган Илмастан.

- Юк, башта карантинда идек, аннан соң "учебка"да. Карантинда бөтенләй тимәделәр, ә "учебка"да вакытта казармага дедлар кереп кесә телефоннарыбызны алып чыгып киттеләр.

- Телефон алып барган идең мени?

- Аны безгә Казанда ук биреп җибәрделәр. Армиягә китүчеләргә ТР Президенты Минтимер Шәймиев бүләге.

- Талап-кыйнап алдылармы?

- Куркытып, янап кына.

- Ник командирларыгызга әйтмәдегез?

- "Дед"лар бездән кәгазь яздырып алдылар. Имеш без, үзебезнең телефоннарыбызны Фәлән Фәләновичка ике йөз сумга сатабыз.

- Акча бирделәрме соң?

- Кыйнамаганнарына рәхмәт...

- Каршы чыгучылар булдымы?

- Без Казаннан утыз биш кеше килдек, берәү дә каршы дәшмәде, куркыттылар... Телефоннарны биргәннән соң бәйләнүче булмады. "Ант" кабул иткәнче барысы да үз җае белән барды. "Присяга"дан соң Омский читендәге бер кошчылык фермасына эшкә куйдылар. Шуннан башланды  инде - кич саен кыйнау, акча таптыру, "дед"ларның күңелен ачу...

- Анысы ничек?

- Ысуллары күп. Менә берсе болайрак: караватка менеп утырасың,  күзләреңне сөлге белән бәйлиләр. Син машина йөрткән булып кыланасың, кычкырып барасың имеш. Шул вакыт берәрсе "шлагбаум" дип кычкыра да, берәр нәрсә белән башка китереп суга. Кемдер телен тешли, иренен, борынын җимерә...

- Ә кара янган җирләрегезне командирлар күрмиме?

- Күрми. Алар бит кара янмаслык итеп кыйный. Йодрыкларына, карават башыннан тартып алган тимергә сөлге чорнап сугалар. Яки сөлгене төенлиләр дә, шуны суга манып, юешләп кыйныйлар. Ә инде берәрсе кызып китеп "синяк" чыгарса, андый "салабон"ны командирлар күзеннән яшерәләр. Төнлә казармаларда солдатларның ничек яшәгәнен офицерлар белми дә.

- "Дед"ларга солдат акчасын гына биреп котылып булмыймы?

- Безгә ай саен 430 сум бирәләр. Аны кул куеп алабыз да, "дед"ларга илтеп бирәбез. Әле ул гына җитми, тагын таптыралар. Алар бит ашханәгә ашарга йөрми, җиләк-җимеш ашап, аракы-сыра эчеп казармада гына ята. Бөтен кара эшне "салабон"нар эшли, аларга ашарга-эчәргә ташый, киемен юа... Ашханәдә без ашап та өлгермибез, "дед"лар өстәлдәге ризыкны сыпырып кына җыеп алып чыгып китә. Болай начар ашатмыйлар үзе, яшь солдатка эләкми генә...

- Өеннән акча килмәгәннәр нишли?

- Кыйныйлар инде. Язга чыгу белән бушлатларны, алмаш киемнәрне сатып, акчасын "дед"ларга биреп бетердек. Моннан безгә солдат чемоданнары биреп җибәргәннәр иде, аларны да бирдек. Безнең өстә бер комплект кием генә калды. Әгәр юсаң, икенче көнне кияр әйбер юк. Шуңа күрә бөтен яшь солдатлар пычракка батып, тракторист кебек йөри, барысы да ач...

- Ник командирларга әйтмәдегез?

- Әгәр исбатлый алмасак, бөтенләй үтерәләр ич.Җиде мең сум китермәсәм, мине 21  апрельдә үтерәбез диделәр.

- Ышандыңмы?

- Әгәр аларның кыланмышын күрсәгез, үзегез дә ышаныр идегез. Шуңа күрә хәер сорарга чыгып киттем бит инде. Авылда әти-әнидә акча югын беләм.

- Солдатка хәерне  күп бирәләр идеме соң?

- Кемдер бер сум бирә, кемдер кесәсендәге бөтен вак акчасын учка салып китә. Көненә 100-110 сумлап җыела инде. Сугып егып китүче исерекләр дә бар. Кайчагында аракы салып бирәләр...

- Эчә идеңме?

- Анда эчү кайгысы мени... Биш ай буена туйганчы ашаган да булмады. Атна-ун көн санчастьта яттым - юынган  булмагач бөтен тәнне сыткылар басты. Безгә бит юынырга да ирек бирмиләр иде, өскә бер ләгән салкын су сибәбез дә, мунчадан чыгып йөгерәбез. Санчастьта ашау-эчү мулдан, туйганчы шунда ашадым. Кыйныйлар гына...

- Табиблармы?

- Юк, "дед"лар, "Син монда качып ятасың, акча эшләмисең", - диләр. Ун көн эчендә биш тапкыр кыйнап чыктылар. Аларга акча кирәк бит. Әгәр без хәер сорашмасак каян килсен? Дедлар анда виноград ашап кына яшиләр.

- Качкан өчен нәрсә буласын беләсеңме?

- Беләм, әмма түзәр чамам да калмады. Мин армиягә илгә хезмәт итәргә дип бардым. Ә мине тавык фермасында эшләттеләр, кыйнадылар, ач тоттылар, юындырмадылар, хәер сораштырдылар...

Сүзгә, Илмасның моңарчы дәшми утырган агасы, Равил Нурмый улы да кушыла.

- Без әле генә Казан гарнизоны комендатурасында булдык. Тикшерүче өлкән лейтенант Илмасны кире Омскига җибәрәбез, җәберләүчеләрне җәзага тартабыз, башка тимәсләр ди. Әгәр анда кире барса, үтерәләр бит аны. Моннан унбиш ел элек Мурманскидан бер энемне алып кайтып җирләдем инде мин. "Качты", - дип өйгә килеп эзләп тинтерәтеп бетерделәр, ә ул үлеп яткан икән. Гәүдәсен җиде айдан бер йорт чормасыннан табып алдылар, череп беткән, сөякләре генә калган иде. Үтергәннәр. Инде монысын да цинк табутта кайтарсыннармы!? - ди ул.

- Иртәгә Илмасны госпитальгә салалар, корчаңгы йоктырып кайткан. Юынмый йөргәч шулай инде. Кире генә җибәрә күрмәсеннәр. Әле дә аңа карыйм да, елыйм. Бала кайтканнан бирле ашап туя алмый, - ди ана кеше.

- Мин комендатурада әйттем. Әгәр дә кире үземнең частька җибәрәләр икән - асылынам! Чечняга җибәрсәләр-җибәрсеннәр, Омскига гына булмасын. Анда мине барыбер яшәтмиләр, үзем асылыну артыграк, - ди Илмас үзе.

Бу кешеләр чыгып киткәч тә шактый уйлап утырдым: кем саклый безнең илне? Телевизордан көн-төн танклар, әллә нинди ракеталар күрсәтеп шапырыналар. Баксаң, алар белән кыйналган, мәсхәрәләнгән, ач, корчаңгы малайлар идарә итә, хәлсез кулларына корал тота икән. Бу хакта командирлар белми дә. Әллә белеп тә күрмәмешкә салышамы? Ә "Ватан сакчысы" исемен йөртүче солдат кулын сузып хәер сорап йөри. Аны бу бәладән беркем дә коткарырга теләми. Ярый әле Илмас Гайфиевның әнисе тәвәккәл хатын булып чыккан. "Вамин-Татарстан" ширкәте фермасында аена мең сум хезмәт хакы алып сыер савучы апа муеннан әҗәткә батса баткан - улын армиядән урлап кайткан. Афәрин, Ана! Инде солдатны кире җибәртмәскә иде.

Мин эшнең асылын аңлатып, егетне коткаруларын үтенеп республика хәрби комиссары, генерал-майор С.Н.Погодин, Казан гарнизоны коменданты подполковник Д.Г.Хәйруллин, Казан гарнизоны прокуроры, юстиция полковнигы М.А.Дилмөхәммәтов исемнәренә хатлар юлладым. Бәлки ярдәме тияр. Ничек кенә теләсәм дә, бу кешеләргә башкача булыша алмыйм. Аңа һәм армиядәге башка егетләребезгә Ходай Тәгалә үзе ярдәм итсен...


Искәндәр СИРАҖИ
Татарстан яшьләре
№ 55 | 29.04.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»