поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.05.2017 Криминал

Бәчек халкы акылга зәгыйфь авылдашларының кабер ташларын аударуда гаепле булуына ышанмый

Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы вәхшилектә шикләнелгән егетнең кулы шушы эшкә барганына авыл халкы ышанмый. Моңа бүген Бәчектә яшәүчеләр белән сөйләшкәч инандык.

Искәртеп үтик, кичә төшкә кадәр авылда яшәүче берәү зиратта кабаттан аударылган кабер ташларына тап була. Бу хакта аннан соң полициягә мөрәҗәгать итәләр. Шушындый ук вандаллык әле 30 апрельдә генә булган иде. Ул вакытта 93 кабер ташы мәсхәрәләнде. 4 майда шушы авылда яшәүче психик авыруы булган 20 яшьлек егетнең гаебе ачыкланганы турында язган идек. Бу юлы да кабер ташларына зыян салу җинаятендә кабаттан шушы егет Р. Ш. гаепләнә. Аның әти-әнисенең психик хастаханәгә яткыру турында ризалык биргәнлеге билгеле булды.

Зиратта 113 кабер ташы аударылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре зиратта эзләрне ачыклау, тикшерү юнәлешендә эшли. Шул сәбәпле, безгә дә зират эченә үтәргә рөхсәт булмады. Зиратта тикшерү эшләре тәмамланмыйча, авыл халкын да кабер ташларын торгызу өчен эчкә үткәрмиләр.

"Без шок хәлендә. Җир генә йотсын инде бу кешене, дибез. Нинди кеше булырга мөмкин ул, шундый актык эшкә барырдай?! Зиратка нинди үче бар?" – ди авыл апалары.



Авылда яшәүче акылга зәгыйфь егетнең гаепләнүенә килгәндә, алар бертавыштан: "Гомеремә дә ышанмыйм. 100 процент гарантия бирә алам. Елый торган беркатлы бер җүләр генә бит ул, нәрсә әйтсәң шуңа риза була торган. Бернинди явызлыгы юк. Бик юаш нәсел, алар авылның әүлияләредер. Кеше белән телгә килә торган кешеләр түгелләр. Ышанмагыз, җан кисәгем, ышанмагыз! Без ышанмыйбыз, авыру булганга гына шуңа тагалардыр дибез", – диләр.

Авылның башлангыч сыйныф укытучысы Фәния Закирова да, "Авыл кешесенең кулы бара торган эш түгел бу, шик төшкән егетнең дә гаиләсе бөтенләй явыз түгел", дип саный. "Кайнатам белән иремнең апасыныкын аударганнар, кайнананыкына тимәгәннәр. Әле бармадык, полиция тикшерү эшләрен төгәлләч кенә барабыз", – диде.



"Бик гади кешеләр алар, уйларында бер явызлык юк", – ди кибеткә килгән халык һәм сатучы гаепләнүче егет Р. Ш. гаиләсе турында. "Бер кеше генә башкара алырлык эш түгел бу. Үзебез дә аптырашта ", – дип уфтана халык.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 15.05.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»